Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Котлыйбыз! 11.01.2015

Мәктәбебезнең хоккей командасы яшьләр арасында узган хоккей ярышларында районда 2 нче урынны яулады. Җиңү җиңел генә бирелми, бу ныклы шөгыльләнү нәтиҗәсе дә. Егетләрне уңышлары белән котлыйбыз!
-
Белемле булу-гәүһәрле булу 10.01.2015

Каникул вакытында да мәктәбебездә укыту-тәрбия бирү процессы туктатылып тормый. Бүгенге көннәрдә информатика фәне буенча республика олимпиадасына әзерлек эшләре алып барыла. Район данын 8 класс укучысы Каримов Камил яклаячак. Уңышлар телибез, Камил!
-
Рус теленнән имтиханга әзерләнәбез 09.01.2015

Бүген мәктәбебездә Ашытбаш, Шушмабаш, Апаз мәктәбе чыгарылыш класс укучылары өчен рус теленнән консультация үткәрелде. Консультацияне мәктәпләрнең рус теле укытучылары алып барды. Укучыларга аңлаешлы , бай материал, файдалы презентация, күрсәтмә материаллар ярдәмендә уздырылган консультацияләр зур методик ярдәм. Рус теле укытучыларына олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Ресурс үзәк үз эшен башлап җибәрде 08.01.2015

Бүген мәктәптә БДИга әзерләнү буенча ресурс үзәк эшли башлады. Ашытбаш, Апаз, Шушмабаш мәктәбе чыгарылыш класс укучылары математика буенча консультацияләрдә булдылар, алар белән бу мәктәпләрнең математика укытучылары эшләде. Укучылар үзара фикер алыштылар, мәсьәлә чишүнең төрле алымнарын карадылар.Көн ахырында укучылар җылы чәй һәм тәм-томнар белән сыйландылар.Иртәгә сезне тагын көтәбез!
-
SMS дети акциясе 06.01.2015

"Самостоятельные дети" проектында катнашучы укучылар Яңа ел бәйрәме алдыннан бүләкләр әзерләү белән мәшгуль булдылар.Үзләренең яшьтәшләренә, аз керемле гаиләләргә, кечкенә балаларга күңел җылысы салып эшләнгән бу бүләкләр Яңа ел атмосферасы тудырды. Проект әгъзалары үзләре дә бу акциядән чиксез канәгатьләнү алып таралыштылар. Афәрин, егетләр, кызлар!
-
Каникуллар кызыклы үтә 06.01.2015

Бүген ягъни 6 январь көнне Гөлсинә Камилевна һәм Лилия Мөдәрисовна җитәкчелегендә башлангыч класс укучылары тау шуарга барды. Балалар тавышы Биләнгәр елгасын шаулатып торды.
-
Шушмабаш урта мәктәбендә шаулап-гөрләп "Күңелле стартлар" уздырылды 05.01.2015

Кышкы каникулларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрәбез. 5 январь көнне мәктәбебездә башлангыч класс укучылары өчен "Күңелле стартлар" уздырылды. Балалар җитезлектә, өлгерлектә, тырышлыкта көч сынашты. Чара һәркемгә ошады.
-
Могҗизалы иҗат дөньясы 30.12.2014

Мәктәбебезнең "Могҗизалы иҗат дөньясы" стенды һәрдаим яңартылып тора. Бүген исә ул "Карлар ява тын гына..." исеме астында бизәлде.Укучылар иҗади якын килеп авыл өйләре һәм кар бөртекләре ясадылар. Якынлашып килүче Яңа ел ак кар бөртекләредәй күп итеп бәхет-шатлыклар алып килсен! Бәйрәмнәр котлы-мөбарәк булсын!
-
профсоюз ярышлары 29.12.2014

Бүген бездә профсоюз членнарының теннис,шашка,шахмат буенча зона ярышлары булып узды.5 мәктәп һәм 2 детсад катнашты: Яңа Кырлай мәктәбе, ,Яңа Кишет мәктәбе,Ашытбаш мәктәбе, Носы мәктәбе һәм Шушмабаш мәктәбе, Яңа Кенәр детсад һәм Арчаның №1 детсад. Ярышларда катнашып җиңү яулаган укытучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз.
Гараев Р.К. 2 урын (теннис),
Касимова Г.К. 1 урын (шахмат),
Вильданов Р.Г. 2 урын (шахмат),
Нуризянов Э.Т. 2 урын (шашка)
-
Проект «Снежная сказка»
29.12.2014
Проект «Снежная сказка» - создание снежных фигур, украшающих территорию школы и села Шушмабаш.
















