Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
Ачык ишекләр көне 22.01.2015

Бүген мәктәбебездә ачык ишекләр көне үткәрелде. Барлык классларда ачык дәресләр, тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Тәрбия сәгатьләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Мәктәп фойесында кул эшләре күргәзмәсе эшләде. Очрашуның икенче өлешендә "Мәктәптә патриотик тәрбия бирү эшчәнлеге" темасы буенча ОБЖ укытучысы Гараев Р.К., "Хәтер" электрон китабы презентациясе белән Нуриева Р.Р. чыгыш ясады.Әти-әниләр белән үткәрелгән эшлекле уен ата-аналар һәм укытучылар арасындагы хезмәттәшлекне тагын да ныгыттты. Ә инде ачык ишекләр көненең кульминацион ноктасы әти-әниләр арасында узган волейбол ярышы булды.Очрашуда катнашкан әти-әниләр күтәренке рух, позитив энергия алып таралыштылар.
-
Тарихи мизгелләр 21.01.2015

Тарих атналыгы кысаларында, 5-6 нчы сыйныф укучылары мәктәбебез музее эшчәнлеге белән таныштылар. Тарих укытучысы Сагдуллина Р.Р. укучыларны музей бүлекләре белән таныштырды. Һәрбер бүлектән укучылар яңа мәгълуматлар алдылар., үзләрен кызыксындырган сорауга җавап таптылар.
-
Татар теле язмышы 21.01.2015

Бүген, мәктәбебездә 5-11 нче сыйныфларда "Татар теле язмышы" дип исемләнгән әңгәмә үтте. Чараны татар теле укытучысы Сабитова Т.Ә.үткәрде. Укучылар тел, милләт язмышы турында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Туган телебездә иҗат итүче әдипләрнең шигырьләрен тыңладылар, анализ ясап, үзләренә телнең кадере турында нәтиҗә ясадылар.
-
Тарихчылар безнең арада 20.01.2015

Бүген, тарих атналыгы кысаларында, 5-6 нчы сыйныфлар арасында "Син тарихны беләсеңме?" исеме астында , тарих укытучысы Вилданов Р.Г. КВН үткәрде. Укучылар ике командага бүленеп , тарихтан мавыктыргыч сорауларга җавап бирделәр. Өстенлек 5 нче сыйныфлар ягында булды. Афәрин!
-
Мәктәптә татар теле һәм тарих атналыгы 19.01.2015

19 нчы гыйнвардан мәктәбебездә татар теле һәм тарих атналыгы башланды. Укучыларны кызыклы чаралар, эшлекле дәресләр, мавыктыргыч иҗади эшләр көтә.
-
Яшен 19.01.2015

Мәктәбебездә дежур торган һәрбер сыйныф атнаны йомгаклап "Яшен" гәҗите чыгара. Без дә үз чиратыбызда игътибар иткән өлкәләрне йомгаклап, нинди уңышларыбыз барлыгын яктыртып гәҗит чыгардык.
-
Котлыйбыз! 19.01.2015

Бүген, линейкада, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Г. Нуриев кубогын откан көрәш командасын тәбрикләү тантанасы булды. Мәктәбебез егетләренең көрәш командасы районда 1 урынны яулады. Егетләребезне әзерләүче тренерларга, физкультура укытучыларына, егетләрнең үзләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!!!
-
дежурство 17.01.2015

Бу атнада без - 8нче сыйныф укучылары мәктәпкүләм дежур тордык. Сыйныфларның үз-үзләрен тотышына, бүлмәләрнең чисталыгына, генераль җыештыру үткәрү-үткәрмәүләренә игътибар иттек.
-
ТНВ бездә кунакта! 15.01.2015

Бүген безнең мәктәптә шатлыклы зур вакыйга - безгә бүген кунакка ТНВ килде. Иртәдән мәктәптә "Мәктәп" тапшыруын төшерү күңелле ыгы-зыгысы башланып китте. Тапшыруны алып баручы 3 нче һәм 6 классс укучыларының осталыклары оператор абыйны да таң калдырды. Шулай булмыйча, Айгөл, Лилия, Камилә, Лилия үзләре
" Яшь ТНВ" да алып баручылар бит! Мәктәп тормышының күңелле мизгелләрен сез февраль аенда карый алачаксыз.
-
Шугалакта балаларның шат авазы тынмый 11.01.2015

Мәктәпнең шугалагы каникул буена балаларның шат авазыннан яңгырап торды. Суык дип , буран дип тормадылар укучылар, килеп карын да көрәделәр, туйганчы тимераякта да шудылар.Кышның шушы матур мизгелләре әле сәламәтлекне дә ныгытучы төп чара икәнен исәпкә алсак, әле январь, февраль айлары бар- мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк!
















