Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Туган телем - шагыйрьләр теле 21.02.2015

Мәктәбебездә "Туган тел" көне уңаеннан төрле чаралар үтте. Һәр сыйныфта "Туган телем-иркә гөлем" исеме астында тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Чаралар бай эчтәлекле презентация, туган тел турында шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды.
-
Татар теле-энҗе, мәрҗән тулы тел 21.02.2015

Китапханәче Хашимова Л.Ф., татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Ә. тарафыннан "Туган тел" көне уңаеннан күргәзмә оештырылды
-
Химиядән имтихан 21.02.2015

9 нчы класста химиядән пробный имтихан үтте.
-
Картиналарда сугыш язмышы.... 21.02.2015

"Могҗизалы иҗат дөньясы" рәсем күргәзмәсе яңадан үзенә чакыра. Күргәзмәдә танылган рәссамнарның сугышны сурәтләгән әсәрләре урын алды.
-
Котлыйбыз!!! 21.02.2015

-
"Язмышларга буйсынмас җаннар" 20.02.2015

Бүген мәктәбебездә "Язмышларга буйсынмас җаннар" дип исемләнгән зур очрашу булып узды. Очрашу Балтач районы Кариле авылының "таң йолдызы"-4 шигьри китап авторы, шашка буенча спорт мастеры, сәламәтлекләре чикләнгәннәр арасында узган "Татарстан энҗесе" конкурсы җиңүчесе , йөзләгән грамота һәм медальләр иясе Чулпан Габделганиева белән иде. Дөньяга, кешеләргә, яшәешкә, язмышка карата күңелендәге хисләрен шигырьләрендә белдерүче, кешеләр белән аралашучан, күпкырлы талант иясе, тормышка оптимизм белән караучы әлеге шәхес белән аралашу укучыларда , укытучыларда зур соклану хисе уятты. Язмыш тарафыннан кыерсытылган бик күпләрнең киңәшчесе, остазы да әле ул Чулпан. 10 елдан бирле Балтач районында инвалидларның "Фикердәш" оешмасының оештыручысы, әйдәп баручысы ничек бөтен эшкә дә өлгерә? Әле бик уңган пешерүче, кул эшләре остасы икәнен дә исәпкә алсак, безгә, укучыларга, өлге, зур үрнәк мисалы ул Чулпан Габделганиева.Очрашуда "Фикердәш" оешмасына йөрүче Алсу һәм Гүзәл дә катнашып, үзләренең зур конкурсларда, ярышларда җиңү яулау мизгелләре белән уртаклаштылар. Кызларга зур түземлелек, рух ныклыгы, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!!!
-
Ел укытучысы-2015 20.02.2015

Котлыйбыз! Ел укытучысы-2015 конкурсының район этабында катнашып, физика укытучысы Нуриева Рәмлә Равиловна "Лидер в образовании" номинациясендә җиңү яулады. Аңа эшендә иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Туган тел көне 20.02.2015

Туган тел ул –
Бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
Дәрдмәнд
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы
21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте.
Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар,
мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.
“Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп
таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора”,- ди ЮНЕСКО ның Генераль директоры Коитиро Мацуура.
21 нче февраль көнне, “Туган тел көне” уңаеннан мәктәбебездә Балтач районында яшәп иҗат итүче яшь шагыйрә Чулпан Габделганиева белән очрашу булды. Ул укучыларга үзе иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим итте. Туган як, туган телгә багышланган шигырьләрен укучыларыбыз сәхнәдән сөйләде. Шулай ук башка шагыйрьләрнең шигырьләре дә кичәдә яңгырады. Очрашу бик эчтәлекле булды.
-
"Күңелле стартлар" 19.02.2015

Бүген, башлангыч класс укучылары арасында "Күңелле старт" уеннары булып узды, физкудьтура укытучысы Гүзәл Рүзәлевна күңелле,хәрәкәтчән уеннар әзерләгән иде.Барлык уенчыларда уенда теләп катнаштылар.Җитезләр командасы 35 очко белән җиңеп чыкты аларны җиңүләре белән котлыйбыз
-
Безнекеләр кабат сынатмады
18.02.2015
Әтнә район үзәгендә, татарча көрәш буенча уздырылган бәйгедә безнең мәктәп командасы кабат беренче урынны яулап кайттылыр. Бу җиңүгә күп көч түккән тренерларына һәм укучыларга бик зур РӘХМӘТ! Афәрин баһадирлар!
















