Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Тимераякта шуу 18.02.2015

Бүген,мәктәбебез шугалагында шорт-трек ярышлары булып узды.Анда тимераякта оста шуучыларыбыз көч сынашты.Башлангыч класс укучылары һәм шулай ук 5-8 класс укучылары арасында иң осталары билгеләнде.Аларга алга таба да тимераякта шууларын ташламасыннар иде дигән теләктә калабыз.
-
Укытучылар чаңгыда узыша 18.02.2015

Кичә, 17 февраль көнне, белем бирү йортлары арасында профсоюз беренчелегенә чаңгы ярышлары булып үтте. Барлык мәктәпләрдән дә укытучылар бик күп җыелган иде, безнең укытучылар да үзләренең көчләрен сынап, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 18.02.2015

Бүген мәктәбебез актлар залы тагын кинозал функциясен башкарды. 1-11 класс укучылары Балтач районы муниципаль бюджет кинооешмасы тарафыннан әзерләнеп алып килгән "Тайна четырех принцесс" һәм "Чаклун и Румба" кинофильмын карадылар.Бөек Ватан сугышында сугышчыларыбыз күрсәткән батырлыкларны тагын бер кат барлап, күңелдән сокланып һәм яратып карадылар укучылар бу фильмнарны.
-
Гомерем минем моңлы бер җыр иде... 17.02.2015

Китапханәче Хашимова Ләлә Фоатовна һәм татар теле укытучысы Сабитова Тәслимә Әфләтуновна 5-8 класс укучылары арасында патриот-шагыйрь Муса җәлил иҗатына багышланган " Нәрсә? Кайда? кайчан? " интеллектуаль уены үткәрделәр. Чара матур презентация, эчтәлекле материал, укучыларның сәнгатьле шигырь сөйләүләре, патриотик җырлар белән бергә үрелеп барды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 16.02.2015

11 февраль көнне 3 класс укучылары Гөлшат Ринатовна җитәкчелегендә "Без - Тукай оныклары" тапшыруына бардылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырьләрен сөйләделәр. 18 февраль көнне Яшь ТНВ каналында безнең кызларны карарга онытмагыз!
-
Казанга - олимпиадага 16.02.2015

14 февраль көнне 3 класс укучылары Фаттахова Айгөл һәм Елисеева Камилә, укытучылары Гөлшат Ринатовна җитәкчелегендә, Казанда рус теле буенча олимпиадада көчләрен сынап кайттылар. Нәтиҗәләр 16 февральдә билгеле булачак.
-
Гомерем минем моңлы бер җыр иде... 15.02.2015

15 февраль патриот шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан китапханәче Ләлә Фоатовна һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәслимә Әфләтуновна күргәзмә оештырдылар.
-
Шушмабашта көрәш ярышы 15.02.2015

Бүген Шушмабашта ООО СХП "Северный" җитәкчесе Хәйруллин Рөстәм Габдуллаҗанович призына көрәш ярышы булып узды. Район күләмендә узучы әлеге ярышны Арча мәгариф идарәсе начальнигы Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефарович ачып җибәрде. Ул көрәшчеләргә зур уңышлар , травмаларсыз матур ярыш үткәрүләрен теләде. Ярышта 20 команда көч сынашты. Көрәшчеләр бик оста уен күрсәттеләр. 1урынга Шушмабаш урта мәктәбе көрәшчеләр командасы лаек дип табылды. Көрәшчеләребезне, аларның тренерларын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз! ООО СХП "Северный" җитәкчесе Рөстәм Габдуллаҗановичка зур бүләкләре өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
М.Җәлилгә багышлана 15.02.2015

Рәсем укытучысы Муртазина Ф.С М.Җәлилгә багышланган рәсем конкурсы уздырды һәм күргәзмә оештырды.
-
"Аҗаган-2015" 15.02.2015

14 февраль көнне Шушмабашта "Аҗаган" хәрби-патриотик уен үткәрелде. Ярышта 10 команда: Ашытбаш, Апаз, Яңа Кенәр, Иске Ашыт, Ташкичү, Шурабаш, Ташкичү, Хәсәншәеш, Арчаның 2 нче мәктәбе, Шушмабаш командалары көч сынашты. Ярышның Гимн белән башланып китүе, командаларның бер-берсен сәламләве, авылыбызның отставкадагы хәрби хезмәткәре Җәләев Нуретдин абый чыгышы, әфган сугышы ветераны Шаймарданов Әнис Равилевич котлавы, авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В.чыгышы, мәктәп директоры котлавы бәйрәмне тантаналы төсмерләргә баетты. Ярышта Шушмабаш мәктәбе командасы-беренче, Яңа Кенәр мәктәбе-икенче, Апаз мәктәбе-өченче урынны яулады.
















