Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Җиңүче - безнең укучыбыз! 29.01.2015 Узган ел мәктәбебезне тәмамлап,КФУда белем алучы Сабитова Зилә үзенең уңышлары белән сөендерүен дәвам итә.10 сыйныфта укыганда ул "Ялкын" җурналы уздырган игезәкләр турындагы бәйгегә үзенең игезәк сеңелләре Әлфия белән Зөлфия турында мәкаләсе белән катнашкан иде.Шушы көннәрдә бәйгегә нәтиҗә ясалды. Без аны"Без икебез-бербөтен" игезәкләр бәйгесендә җиңүе белән котлыйбыз.Киләчәктә иҗади уңышлар телибез.

-
Каримов Камиль участник регионального этапа Всероссийской олимпиады по информатике 29.01.2015

Ученик 8 класса выступил в региональном этапе Всероссийской олимпиады по информатике в г. Казани. Набрал достойные баллы для своего уровня.
-
Суык дип тормыйбыз 29.01.2015

Безнең укучыларыбыз суык дип тормыйлар чаңгыда бик теләп шуалар.Физкультура дәресләре саф һавада чаңгы-чана шуып үтә.
-
"Ялкын" редакциясендәге очрашу 28.01.2015

28 январь көнне 10 нчы сыйныф укучылары Сабитова Әлфия һәм Зөлфия "Ялкын" редакциясендә очрашуда булып кайттылар.
-
Педагогик киңәшмә
28.01.2015
Дүшәмбе көнне мәктәбебездә педагогик киңәшмә уздырылды.Киңәшмәдә 1 яртыеллыкта уку-укыту нәтиҗәләре, дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фатхрахманова Л.Ш., класс җитәкчеләре чыгышы булды. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Хәтер" электрон китабының презентациясе белән укытучы Нуриева Р.Р. таныштырды.Өченче өлештә укытучылар "Укытучыларның эмоциональ киеренкелек һәм стресслардан саклану үзенчәлекләре" дип исемләнгән тренингта катнаштылар. Киңәшмә эшлекле атмосферада узды һәм файдалы мәгълүматларга бай булды.
-
Батырлар эзеннән 27.01.2015

Бүген мәктәбебезнең 10 класс укучылары класс җитәкчеләре Нуриева Р.Р. җитәкчелегендә "Шушмабаш авылының электрон хәтер китабын төзү" социаль проекты кысаларында хәрби комиссариатның архивында документларны өйрәнделәр, батыр авылдашларыбыз турында мәгълүмат тупладылар.
-
Шушмабашлар Кенәр мәктәбендә кунакта 24.01.2015

Шушмабаш мәктәбенең театр түгәрәгенә йөрүче укучылары җитәкчеләре Вильданова Гөлфия Шамилевна җитәкчелегендә Кенәр мәктәбендә кунакта булдылар. Алар укучыларга үзләренең иҗат җимешен - "Золушка-Зөхрә кыз" театральләштерелгән музыкаль тамашасын тәкъдим итте.Кечкенә артистларның чыгышын Кенәр мәктәбе укучылары бик ошатты, аларны алкышларга күмде.
-
Татар теле атналыгы дәвам итә 23.01.2015

Атналык кысаларында , татар теле һәм әдәбияты укытучысы , Сабитова Т.Ә. 5 нче сыйныфларда, Ә.Еникинең "Бала " хикәясе буенча ачык дәрес күрсәтте. Укучылар сугыш афәте китергән авырлыклар, бу кайгыларның , хәтта, балаларны да аямавы турында белделәр. Дәрес бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.
-
"Дөрес язу" бәйгесе 23.01.2015

Бүген, мәктәбебездә, 5-7 нче сыйныфлар арасында "Дөрес язу" бәйгесе үткәрелде. Һәр сыйныфтан өчәр укучы матур, дөрес язу буенча көч сыныштылар. Бәйге булгач , анда җиңүчеләр дә булырга тиеш. Менә алар:
Кәримова Алинә- I урын
Вәлиева Зилә- II урын
Шаймуллина Илүзә-III урын. Афәрин, кызлар!
-
"Йөгерек уку" бәйгесе 22.01.2015

Татар теле атналыгы кысаларында, 5-6 нчы сыйныфлар арасында "Йөгерек уку" бәйгесе оештырылды. Укучылар чарада бик теләп катнаштылар. Дөрес, сәнгатьле, аңлап йөгерек укуларын күрсәттеләр. Бәйгедә җиңүчеләр:
Кәримова Алинә- Iурын
Нигмәтҗанова Наилә- II урын
Мортазина Гүзәл - III урынга ия булдылар. Афәрин кызлар.
















