Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Әниләр бәйрәме 29.11.2017

28 ноябрь көнне Шушмабаш мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан Бәйрәм концерты узды. Концертта укучыларыбыз үзләренең күпкырлы эшчәнлеген: фольклор күренешләр, спектакльдән өзекләр, кызыклы интермедияләр, матур җыр-биюләр тәкъдим итте. Шыгрым тулы залда көчле алкышлар ярдәмендә караучы тамашачылар чыгышларга югары бәя бирде.Бәйрәм концертын әзерләүче укытучыларга зур рәхмәт!!!
-
Соревнования JS "Робототехника" 28.11.2017

Учащиеся нашей школы участвовали на республиканском соревновании JS "Мобильная робототехника" в г. Буинск.
-
"Әнием -якты кояшым" әниләр бәйрәме 25.11.2017

Шекә башлангыч мәктәбендә әниләргә багышланган кичә үткәрелде.
Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 26ноябрь(иртәгә) көненә туры килә.
Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.
-
Самостоятельные дети 23.11.2017

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан һәм Әниләр көне уңаеннан "Самостоятельные дети " проекты членнары "Сәламәт бала-сәламәт әни" акциясен уздырдылар. Авылыбызның үзәк урамында әниләребезне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, аларга кояш төсендәге ленталар беркеттеләр, үзләренең ярату хисләрен белдергән "Йөрәк"ләр өләштеләр.
-
Секреты дружного класса 21.11.2017

18 ноябрь көнне Арча шәһәрендә "Тату сыйныф серләре" ата-аналар комитетлары конкурсының муниципаль этабы булып узды. Конкурста Шушмабаш урта мәктәбенең 7 нче класс ата-аналар комитеты катнашты .Ата-аналар, укучылар, класс җитәкчесе Гөлназ Ильясовна бердәм команда булып чыгыш ясадылар.Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Педсовет 20.11.2017

Сегодня прошел очередной педсовет. Тема "Инновационная деятельность как условие формирования профессиональной компетентности педагогов"
-
Яшь карлыгачлар бәйрәме 17.11.2017

Бүген безнең Шушмабаш мәктәбендә 2 класс укучыларының иң шатлыклы көннәре. Класстагы 21 укучыны “Карлыгач” балалар оешмасына кабул иттек. Без икенче класс укучыларының нәрсәгә сәләтле булуларын, укуларын, тәртипләрен, үз-үзләренең башка кешеләр белән мөнәсәбәтләрен тикшердек. Бу атнада группа вожатыйлары тарафыннан үткәрелгән “Карлыгач” атналыгында 1-көн “Әйдәгез таныш булыйк!” уеннар көне, 2нче көн “Тапкырга -табышмак”- уен-ярышында үзләренең бик тапкыр, бик зирәк булуларын, бик авыр табышмакларга да җавап табулары, 3нче көн “Әкиятләр илендә күңелле стартлар”, 4 көн “Уеннар, уеннар, уеннар” көнендә вожатыйлар тарафыннан күңелле уеннарда катнаштылар. Күп төрле һөнәрләр белгәч, без 2 класс укучыларын “Карлыгач”балалар оешмасына керергә лаеклы дип саныйбыз. Бүгенге бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Карлыгачлар шәһәре
Исеме юк картада
Хыялыбыз шикелле
Чиксез дә ул, якты да
Яши анда балалар.
Уйнап, җырлап, гөрләшеп
Түшләрендә значок
Балкып тора нур чәчеп.
-
Олимпиадалар башланды
15.11.2017
Мәктәбебез укучылары 14.11.17 көнне экология фәне олимпиадасының муниципаль этабында катнаштылар. Һәм матур нәтиҗәләр белән кайттылар: 8 - класстан - Каримова Алинә,
10 класстан - Хадиев Ильгиз, 11 класстан - Вильданов Фазыл - өчесе дә призерлар.Тырыш укучыларны һәм аларны укыткан укытучылары - Хадиева Рузилә Рафиковнаны һәм Самигуллина Чулпан Миннуловнаны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Линейка-атналык күзәтүләргә йомгак 14.11.2017

Дүшәмбе көн мәктәп күләмендә линейка үткәрү көне. Анда атналык дежур торучы класс йомгак ясый, укучыларны ирешелгән уңышлар белән таныштыра, кимчелекләрне барлый. Узган атнада дежур торучы 9 класс укучылары тулы отчет тәкъдим итте. Аннан соң төрле конкурсларда катнашып җиңү яулап кайткан укучылар бүләкләнде.
-
"Карлыгач" балалар оешмасына кабул итү атналыгы игълан ителде. 13.11.2017

2 класстагы 21 укучыны Арча районы "Карлыгач" балалар оешмасына кабул итүгә әзерләү максатыннан 13 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр "Карлыгач"лар атналыгы игълан ителде. 1 нче көн:"Әйдәгез дуслашыйк",2 көн:"Тапкырларга- табышмак", 3 көн: "Әкиятләр илендә күңелле стартлар", 4 көн: "Уеннар,уеннар,уеннар",5 көн: "Карлыгачларга кабул итү тантанасы".
















