Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Якынлашып килүче Яңа ел белән! 24.12.2017

Хөрмәтле коллегалар!
Сезне барыгызны да декабрь бураннары алып килгән Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
-
Яңа еллар, яңа шатлыклар 23.12.2017

Шекә башлангыч мәктәбендә Чыршы бәйрәме үтте. Укучылар җырлап, биеп күңел ачтылар. Кыш бабай белән Кар кызы яңа ел белән котлап, бүләк өләште. Яңа еллар уңышлы булсын.
-
Мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре 23.12.2017

23 декабрь көнне мәктәпнең Яңа ел чыршысы урнаштырылган, матур итеп бизәлгән заллары иртәнге 9.00 дан кичке 20.00 гә кадәр шау -гөр килеп торды. Бу көнне өч сменада чыршы бәйрәмнәре үткәрелде.Балалар Кыш бабай, Карсылу, әкият геройлары Шүрәле,Убырлы белән очраштылар. Бөйрәмгә багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар. Кыш бабайдан баллы күчтәнәчләр алдылар. Чыршы бәйрәменә әти-әниләр, әби-бабайлар дә күп булып килгәннәр иде. Балаларының уңышларына сөенеп рәхәтләнеп ял итеп киттеләр алар.
-
Кар сыннары ясадык 21.12.2017

Чыршы төсле, утлар балкый, яна.
Ай кояшны кочкан, күктән йолдыз ява.
Тотынышыйк, дуслар, кулны кулга,
Ак бәхетләр телик барсына.
Яңа елга язсын бергә аяк басарга.
Яңа ел, яңа өмет,
Шатлык, яңа бәхет килә.
Каршы алыйк, әйдәгез,
Бергә-бергә дуслар белән. -
Районный семинар профсоюзной организации работников образования 21.12.2017

Сегодня на базе нашей школе прошел районный семинар профсоюзной организации работников образования
-
Биология укытучыларының зона семинары 21.12.2017

21 декабрь көнне мәктәбебездә биология укытучыларының зона семинары үтте. Шушы зонага кергән укытучылар тәҗрибә уртаклаштылар: Хадиева Рузилә Рафиковна - ачык дәрес бирде, аттестация үтү яңалыклары белән таныштырып чыгыш ясады, Самигуллина Чулпан Миннуловна – мастер класс күрсәтте,” Ел укытучысы” конкурслары биреме булган методик семинарга әзерләнү һәм катнашу турында чыгыш ясады. Коллегаларыбыз да үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Эшлекле сөйләшүдә методистыбыз - Ильшат Рашатович Сафиуллин да катнашып үзенең киңәш – тәкъдимнәрен җиткерде. Мәктәбебезнең укыту – тәрбия буенча урынбасары Лилия Шагимулловна Фатхрахманова биология фәнен укытуның торышы белән таныштырды. Очрашу һәркем өчен нинди дә булса яңалык биргәндер, дигән өметтә килгән кунакларга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Тәҗрибә уртаклашу 21.12.2017

21 декабрь көнне мәктәбебездә районыбызның профсоюз җитәкчеләренең һәм биология укытучыларының зона семинары үтте. Биология укытучысы - Хадиева Рузилә Рафиковна - 6 класста “Чәчәкле үсемлекләрнең органнары” темасын гомумиләштерү дәресен күрсәтте.
-
Республиканская акция "Подари чудо" 20.12.2017

Видя детское счастье еще хочется больше и больше делать приятное детям. Такие дети обделены вниманием, без мамы не могут обходиться более 10 минут. Мы всех жителей района призываем – не оставайтесь в стороне от чужой беды. Среди нас много детей, требующих нашего внимания. Подарите новогоднее чудо каждому ребенку, будь это яблоко, конфетка, ручка, открытка. И вы увидите счастье в детских глазах. 20 декабря мы участники проекта «SаМоSтоятельные дети» провели Республиканскую акцию «Подари чудо».В этот день мы были в гостях у Губайдуллина Рамиля и Закирова Искандара.
Спешите делать добро!
-
Поздравляем! Наша школа - лучшая профсоюзная организация. 19.12.2017

Поздравляем! Наша школа - одна из лучших профсоюзных организаций республики .
-
Котлыйбыз! 16.12.2017

Мәктәбебезнең театр коллективы Татарсан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестивалендә уңышлы чыгыш ясап III дәрәҗәле диплом белән бүләкләнделәр. Театр коллективы җитәкчесе Вильданова Г.Ш .га, аның укучыларына яңадан-яңа иҗат уңышлары юлдаш булсын!
















