Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Информатикадан ачык дәрес 05.03.2018

9 класс укучылары информатикадан "Астпрограмма төзү алгоритмы" диген темага ачык дәрес күрсәттеләр.
-
Информатикадан кызыклы уеннар 05.03.2018

Информатикадан кызыклы уеннар үткәрелде. 6 класс укучылары җиңүче булдылылар
-
Аҗаган-2018 05.03.2018

Мәктәбебездә 3 март көнне "Аҗаган-2018" хәрби патриотик спорт ярышлары үткәреде. 5-10 класс укучылары бик күп спорт төрләре буенча үзара көч сынаштылар.Уенчылар спортзалда махсус киемнәрдән хәрби командалар үтәделәр, стройда атладылар, җырлап үттеләр. Шулай ук граната ату, противогаз кию,физик күнегүләр , автомат сүтү-җыю, яралыны яу кырынннан алып чыгу, интеллектуаль конкурста катнаштылар.11 класс волонтерлары җаваплы укытучылар белән гадел хөкем иттеләр.Нәтиҗәдә 5-6 класс командалары арасында 6 кл командасы-1 нче, 7-8 класс командалары арасында 7 һәм 8 кл-шулай ук беренче, 9-10 класслар арасында 10 класс командасы 1 урынны яулады. Җиңүчеләргә күчмә кубоклар тапшырылды.
-
Неделя математики, физики и информатики
04.03.2018
C 5-10 марта неделя математики, физики и информатики
-
"ГТОны бөтен гаилә белән"акциясе 03.03.2018

Бүген мәктәптә "ГТОны бөтен гаилә белән" исеме астында спорт бәйрәме уздырылды. Уеннарда һәр класстан спортны яраткан гаиләләр көч сынашты.Спорт чарасы кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Педагог на все времена 27.02.2018

Мәктәбебездә "Педагог на все времена" проекты кысаларында тәҗрибә уртаклашу дәвам итә. Бүген озак еллар Шушмабаш урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән белем биреп лаеклы ялга чыккан Яббарова Н.А. 9 нчы сыйныфларда "Совет Социалистик Республикалар Союзы төзелү" темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Тәҗрибәле укытучы үзенең матур сөйләме, кызыклы, файдалы эш төрләре белән укучыларны бик тиз үзенә җәлеп итте. Ә укытучылар өчен бу чын мәгънәсендә осталык дәресе булды.
-
Матросовчылар кемнәр алар? 24.02.2018

Бүген 5-7 нче сыйныфларда "Матросовчылар кемнәр алар? " дип исемләнгән сыйныф сәгате узды. Укучылар Матросовның тормыш юлын искә төшерделәр, батырлык төшенчәсе турында фикер алыштылар. Шулай ук, авылдашыбыз Матросов батырлыгын кабатлаган Кәрим Исхаков турындагы мәгълуматларны да бик игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
Акция "Армейский сундучок" 24.02.2018

16 февральдән-28 февральгә кадәр мәктәбебездә "Армейский сундучок" акциясе игълан ителде. Укучыларыбыз әтиләренең, бабайларының армиядән сакланып калган истәлекләрен җыеп күргәзмә оештырдылар. Күпме истәлекле ,алар өчен кадерле әйберләр килмәде күргәзмәгә. Фотолар, альбомнар, солдат хатлары, киемнәре, кулъяулыклар, солдатның бер көнлек ашау кирәк-яраклары. Акциядә укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.
-
"Ягез әле,егетләр" 22.02.2018

22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган 5-8 класс егетләре катнашында "Ягез әле, егетләр" бәйгесе үткәрелде. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Бүген без егетләрне төрле өлкәдәге һөнәрләрләрен сынадык. Егетләребез бәйгедә кадак та кактылар, бәрәңге әрчеделәр, төрле интелектуаль сорауларга җавап бирделәр.Бәйрәм бик күңелле булды
-
Бәйрәм белән! 22.02.2018

Ватанны саклаучылар көне -
Чын ирләрнең бүген бәйрәме.
Туар таңнарыбыз тыныч булсын,
Артсын бәхет-шатлык күләме!
Бәйрәм унаеннан укучыларыбыз үз куллары белән әтиләргә бүләк ясадылар. Күңел җылысын бире пэшләгән эшләре бик матур килеп чыкты. Әти-әни тигезлеге белән үссен балалар!
















