Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
"Биатлон 2018" 15.02.2018

Бүген мәктәбебездә биатлон ярышы узды. Бу ярышта башлангыч укучылары бик актив булды. Барлык укучыларда бик теләп катнаштылар һәм уңай нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
Кышкы ап-ак буранда Кар көри тимурчылар. Таеп егылмаска, Җитәкли тимурчылар. 14.02.2018

Тимурчылар – дөньяны яхшы якка үзгәртергә омтылучылар, яхшылык эшләргә тырышучылар. Алар аңлы, ирекле рәвештә һәм файда күрү максатын куймыча, башкаларга булыша.Бик көчле бураннардан соң олы кешеләргә генә түгел, сау-сәламәт кешеләргә дә йөрү кыенлашты. Юлларны кар көртләре басты.Безнең мәктәпнең актив тимурчы отрядлары бураннар басылгач ярдәмгә мохтаҗ ,ялгыз әби-бабайларга,тыл ветераннарына ярдәмгә ашыктылар.Ишек алларын,капка төпләрен карлардан чистарттылар.
-
"Аҗаган - 2018"
14.02.2018
Бүген Арчада мәктәпләр арасында "Аҗаган" уены булды. Анда районыбызның урта мәктәпләре көч сынашты.Бу уенда безнең укучыларыбызда катнашты һәм лаеклы 2 урынны яуладылар (җитәкчеләре Гараев Р.К.). Укучыларны һәм укытучыларын шушы җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Хоккей 13.02.2018

Бүген 10 класс командасы һәм мәктәпнең җыелма командалары арасында дусларча хоккей ярышында көч сынаштылар. Бу ярышта 10 класс командасы җиңү яулады. Афәрин егетләр!
-
Хоккей ярышы 12.02.2018

Бүген башлангыч класслар арасында ( 2 класс һәм 3,4 класс җыелма команда) хоккей ярышы булып узды.Кискен ярыштан соң 2 класс командасы җиңү яулады.аларны шушы җиңүләре белән котлыйбыз.
-
"Чаңгы юлы 2018" 10.02.2018

Бүген районыбызда "Чаңгы юлы 2018" үтте. Бу чарада безнең мәктәпттә читтә калмады.Укучылар һәм укытучыларда бу бәйрәмдә бик теләп катнаштылар.Һәр катнашучы тиешле араны шуып үтте.Бәйрәм барышында кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.
-
Шорт-трек 09.02.2018

Бүген башлангыч класс егетләре арасында шорт-трек ярышы булып узды. Укучылар бу ярыштан бик канәгать калдылар.
-
Шорт-трек 07.02.2018

Башлангыч класс кызлары арасында бүген шорт-трек ярышы булып узды. Шушы ярышта узенең җиңүчеләре дә ачыкланды. Аларны шушы кечкенә генә җиңүләре белән котлыйбыз һәм зур ярышларда уңышлар теләп калабыз.
-
Студентлар белән очрашу 04.02.2018

2 февраль көнне Шушмабаш урта мәктәбендә студентлар белән очрашу булды. Яраткан мәктәбен сагынып, укытучылары белән очрашу, дуслары белән аралашу мөмкинлеген күпчелек студентлар рәхәтләнеп кулланды бу көнне. Укучылар белән берлектә командада эшләү серләре, лидерлык сыйфатлары тәрбияләү, командада һәркемнең урынын билгеләү һ.б. алымнардан торган тренинг мавыктыргыч һәм файдалы булды. Ә ахырдан уздырылган квест һәркемнең күңеленә хуш килде.Киләсе елда да сезне көтеп калабыз!
-
Сталинград сугышы 02.02.2018

2 февраль Сталинград шәһәрен азат итүгә 75 ел уңаеннан мәктәбебездә балалар өчен төрле патриотик фильмнар күрсәтелде.
















