Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Хәрби-патриотик айлык
01.02.2018
Бүген мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык башланып китте.Бу ай дәвамында төрле спорт чаралары планлаштырылган. Айлык бик файдалы үтәр дип ышанып калабыз.
-
"Тамчы-шоу"да җиңүче 29.01.2018

Мәктәбебезнең "Сөембикә варислары" командасы "Тамчы-шоу" халыкара-интеллектуаль уенында чираттагы җиңү белән кайттылар. Бу мәктәп тарихындагы 6 нчы зур җиңү!!! "Татар ханнары" темасы буенча 7 класс укучылары Сагдуллин А., Гараева Н., Хадиева Р., көндәшләрен зур өстенлек белән җиңеп, үзләрен чын белгечләр итеп күрсәттеләр. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләре Сөнгатуллин РТ.ны чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
Ачык ишекләр көне 29.01.2018

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә ачык ишекләр көне узды. Баласының укуы , тәртибе белән кызыксынучан әти-әниләр ачык дәресләр карадылар, баласының уку мөмкинлекләре, дәресләрдә катнашу дәрәҗәсе белән таныштылар, үзләре дә бу фәннәрнең төрле кызык яңалыкларын , тормыш-көнкүрештәге әһәмиятен ачыкладылар. Аннан сон "Баланың виртуаль дөньясы: Интернет -дусмы, әллә дошманмы?" темасына ата-аналар җыелышлары үтте. Класс җитәкчеләре эшлекле уен формасында әти-әниләрне виртуаль дөньяга алып керделәр, төрле сайтлар эшчәнлеге турында информация бирделәр.
-
ПОЛОЖЕНИЕ о проведении XVIII Открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК 2018»
23.01.2018
ОБЩИЕ ПОЛОЖЕНИЯ.
ссылка (http://www.yold.ru/node/14)
-
Республиканское родительское интернет-собрание 18.01.2018

19.01.2018 с 12.00 до 13.30 состоится Республиканское родительское интернет-собрание «Виртуальная жизнь ребенка: интернет – друг или враг?».
Он-лайн трансляция собрания будет вестись на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г.Тимирясова по адресу: https://ieml.ru/. -
Шахмат ярышы 17.01.2018

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә "Арча хәбәрләре" газетасы призына шахмат ярышы булып узды. Ярышта Арча, Балтач, Саба районнары командалары көч сынашты. 1 урынны Балтач гимназиясе, 2 урынны Саба гимназиясе, 3 урынны Ашытбаш урта мәктәбе командалары яулады.Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм кубоклар белән бүләкләнде. Безне хөрмәт итеп килгән барлык спортчыларга, тренерларга, иганәчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Күренекле тарихчы, педагог, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулуга багышланган кичә 16.01.2018

Шушмабаш урта мәктәбендә 16 нчы гыйнвар көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина Эльвира Альберт кызы күренекле тарихчы, педагог, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулуга багышланган кичә үткәрде. Анда авылыбыз китапханәчесе Зарипова Чулпан Фәргать кызы һәм мәдәният йорты хезмәткәре Мөхәммәтшина Динә Габделхак кызы да катнашты. Укучыларга бик тулы эчтәлекле мәгълүмат җиткерелде.
-
Тылсымлы сүзләр 11.01.2018

Халыкара РӘХМӘТ көне уңаеннан мәктәбебездә акция үтте. Элеге акциядә башлангыч класс укучылары да бик теләп катнашты. Агачыбыз тылсымлы сүзләргә баеды.
-
"Барыбыз да чаңгыга!!" акциясе 05.01.2018

Бүген Шушмабаш урта мәктәбе коллективы "Барыбыз да чаңгыга!" акциясендә катнашты. Укучылар,укытучылар, әти-әниләр чана-чаңгыда шудылар, рәхәтләнеп кышкы уеннар уйнадылар,эстафетада катнаштылар.Ахырдан Кыш бабай дискотекасында туйганчы биеделәр, тәмле күчтәнәчләрдән авыз иттеләр.
-
Арча районы администрация башлыгының чыршы бәйрәме 26.12.2017

26 декабрь көнне мәктәпнең олимпиада да , төрле бәйгеләрдә актив катнашып җиңүче укучылар Тазетдинов Динарис, Каримова Алинә, Нигматзянова Наилә,Ахмадуллина Лилия Арча районы администрация башлыгының чыршы бәйрәмендә катнашып кайттылар. Бәйрәм чарасы бик күңелле булды.
















