Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Колак ишетү органы гына түгел 15.03.2018

Башлангычлар атналыгының дүртенче көнендә 4 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес узды. Күмәк эшләр, эзләнүләр аша укучылар колакның ишетү органы гына түгел, ә бәлки тигезлек саклау органы икәнен дә үзләштерделәр. Дәрес ФГОС үрнәгендә мавыктыргыч биремнәр белән үрелеп барды.
-
Батырлар бәйгесе 15.03.2018

Дәресләрдән соң башлангыч класс малайлары өчен "Батырлар бәйгесе" узды. Егетләребез һәрьяклап сыналды: җитезлектә, тапкырлыкта, батырлыкта көчләрен күрсәтте. Чара музыка, тәнәфесләр белән күңелле узды. Малайлар "Батыр" һәм "Тапкыр" медальләренә лаек булдылар. Афәрин!
-
Китапханәдә 15.03.2018

2018 ел - Татарстаныбызда Л.Н.Толстой елы дип игълан ителде. Атналык кысаларында укучылар Л.Н.Толстойның балалар өчен язылган әсәрләре белән танышты. Ул әсәрләр укучыларда кызыксыну уятты. Китапханәче Зарипова Ч.Ф. тарафыннан уздырылган китап укучылар конференциясе балалар өчен китапханәгә юлны кабаттан яңартты.
-
15.03.2018 «День добрых дел» 15.03.2018

"Весення неделя добра" кысаларында 15 март "День добрых дел" уткәрелде.Безнең мәктәпнең актив тимурчы отрядлары ярдәмгә мохтаҗ , ялгыз әби-бабайларга,тыл ветераннарына ярдәмгә ашыктылар.Ишек алларын,капка төпләрен карлардан чистарттылар. "Янар йолдызлар" отряды Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә куелган һәйкәлне кардан чистарттылар.
-
Ни өчен салават күпере төрле төстә? 14.03.2018

Башлангычлар атналыгының өченче көне файдалы мәгълүматларга бай булды. 1 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес узды. Укучыларга салават күперенең ничек барлыкка килүе, төсләренең эзлеклеген дөрес итеп санау һәм истә калдыру күнекмәләре бирелде. Дәрес төрле тәҗрибәләргә бай иде: укучылар салават күперенең төсләрен сабын куыгында да, махсус физик прибор аша да күрделәр. Дәрес ахырында укучылар теманы үзләштерүләрен проект эше аша күрсәтә алдылар. Дәрес бик күңелле һәм җанлы үтте.
-
Без бергә 14.03.2018

Көннең икенче яртысы "Без бергә" дип аталган республикакүләм халык иҗаты конкурсының беренче этабына багышланды. Укучыларыбыз төрле номинацияләрдә көч сынашты. Конкурсның икенче этабы 21 мартта Ашытбаш мәдәният йортында узачак. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Яшь эзләнүчеләр 13.03.2018

Мәктәбебезнең икенче сыйныф укучылары бүген балалар табибәсе Сәйфетдинова Г.Ә. белән очрашуда булды. Яшь эзләнүчеләрне иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булган күз күреме, күз авырулары темасы кызыксындырды. Мәктәп укучылары арасында күз авырулары елдан-ел арта бара. Табибә авыруларны булдырмау өчен дөрес туклану, сәламәтлекне ныгыту, компьютер, телевизор артында утыруның вакытын чикләү, уку гигиенасы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлатты, күзләр өчен күнегүләр өйрәтте, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Очрашу һәркем өчен бик файдалы, кызыклы булды.
-
13.03.2018 День «Слово есть поступок» 13.03.2018

"Весення неделя добра" кысаларында 13 март "Слово есть поступок"көне уңаеннан укучылар Л.Н.Толстойның балалар өчен язылган әсәрләре белән танышты. Ул әсәрләр укучыларда кызыксыну уятты.
-
Галәм фантазияләре 13.03.2018

Башлангыч сыйныфлар атналыгының икенче көне. "Көндәлек - укучы көзгесе" дип исемләнгән чарада һәр укучының көндәлек тотышы тикшерелде, үрнәк көндәлек ияләренә грамоталар тапшырылды. 2 сыйныфта сынлы сәнгать фәненнән ачык дәрес уздырылды. Укучылар Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышлап фантастик пейзаж ясадылар. Әйләнә-тирә дөнья, технология фәннәре белән бәйле булган әлеге дәрес бик күңелле, мавыктыргыч булды. Дәрескә әти-әниләрнең дә килүе һәркем өчен файдалы булды.
-
Кызыклы математика 13.03.2018

3 һәм 4 сыйныф укучылары арасында "Кызыклы математика" дип исемләнгән чара уздырылды. "Дуслар" һәм "Тапкырлар" командасы үзара көч сынашты. Математика - фәннәр патшасы. Укучылардан тапкырлык та, зирәклек тә соралды. Ләкин укучыларыбыз сынатмадылар, барлык биремнәрне дә җиренә җиткереп башкардылар. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
















