Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү эшчәнлеге. 01.11.2017

Тема : Р һәм рь авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу
Максат :Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү.Тартык авазның калын һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү.
Р авазын камил әйтү күнекмәсен булдыру.
Сүзләрнең әйтелешләре ягыннан охшашлыгын ,аермасын таба белү күнекмәләрен булдыру.
Сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәсен үстерү.
-
Рәсем эшчәнлеге.(Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме) 30.10.2017

Тема :"Автобус"
-Транспортның төп өлешләре,детальләре формасын,пропорцияләрен,урнашу тәртибен рәсем аша җиткерергә өйрәтү.
-Карандашны төрлечә басып,рәсемне пөхтә итеп буяу осталыгын үстерү. -
Без бүген мәктәптә "Сөмбелә" бәйрәмендә. 27.10.2017

Бүген башлангыч классларның "Сөмбелә" бәйрәмен карарга кердек.
-
Бездә бүген "Сөмбелә" бәйрәме. 26.10.2017

Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул Сөмбелә
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә -
Көзге бәйрәмгә әзерләнәбез. 25.10.2017

Тиздән безнең бакчабызда көзге Сөмбелә бәйрәме булачак.Без бу бәйрәмгә ныклап әзерләнәбез. Көз турында матур шигырьләр,җырлар,мәкальләр,табышмаклар өйрәндек.Кәз турындагы кул эшләребезне дә инде алып килеп куйдык.
-
Безгә көз нәрсәләр алып килде. 23.10.2017

Максат:көз нигъмәтләре,күчтәнәчләре турында образлы күзаллауларын ныгыту. Гөмбә ,яшелчә, җиләк-җимеш ясый белүләрен, аларның формаларын , төсләрен ,хас үзенчәлекләрен дөрес чагылдырырга өйрәтүне дәвам итү.
-
Төзергә яратабыз. 20.10.2017

Буш вакытларыбызда төзү шакмакмаклары белән уйнарга яратабыз.
-
Без китапханәдә. 18.10.2017

Тема: Әдәп- Әхлак. Әдәплелек нәрсә ул?
Максат: Башка балалар белән аралашуда әдәплелеккә өйрәтү.Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, үз фикерләрен ачык,төгәл әйтә белү күнекмәләре формалаштыру өстендә эшне дәвам итү.Мактанмау,масаймау,тупас булмау ,кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт сыйфатлары тәрбияләү. -
Хәрәкәтле уен аша зурлыкны өйрәнәбез.(2 нче кечкенәләр төркеме) 16.10.2017

Балалар белән хәрәкәтле уен аша математика эшчәлегендә алган белемнәрне ныгытабыз.
-
Рәсем эшчәнлеге. 13.10.2017

Тема :"Миләш ботагы"
Максат : балаларны бармак башлары белән рәсем ясарга,бармаклар белән буяуны алырга,ахыргы нәтиҗәгә сөенергә өйрәтү; төп төсләр буенча белгәннәрне ныгыту; рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру ;көнкүреш күнекмәләрен үстерү.







