Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
21 март-Нәүрүз бәйрәме. 21.03.2018

Нәүрүз − төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме.
«Нәүрүз» сүзе фарсы теленнән «яңа көн» дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә. Урта, Кече Азия илләрендә 21 нче мартта Яңа елны каршылыйлар. Иран, Әфганстан һәм башка кайбер илләрдә ул дәүләт бәйрәме итеп кабул ителгән. Биредә ул язны каршылап, язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменә әйләнгән.
Нәүрүзне безнең халкыбыз да бәйрәм итә. Бу көнне балалар йорттан йортка кереп, «нәүрүз әйтеп» йөргәннәр. Нәүрүз такмагын әйтеп, алар хуҗаларга бәхет, уңыш теләгәннәр. Хуҗалар исә балаларга бүләкләр әзерләгәннәр: нәүрүз боткасы өчен ярма, йомырка, май биргәннәр. Аннан бөтен авыл халкы нәүрүз боткасына җыелган, бәйрәм иткән.
Көн белән Төн бил алышыр вакыт җитә,
Елый-елый, кышкы юллар агып китә.
Нәүрүз килә! Ил-йортыма Нәүрүз килә!
Көлтә-көлтә шатлык чәчеп, кояш көлә. -
Рәсем эшчәнлеге.(мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме) 19.03.2018

Тема :"Төлке һәм куян " әкиятендә кунакта.
Максат : Рәсемдә таныш әкияттән образларны дөрес бирә белергә,сюжетлы композиция төзергә өйрәтү,төсләрне дөрес куллану,сайлау күнекмәләрен ныгыту.Төрле буяу материалларын куллану алымын ныгыту. -
Тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклаша. 16.03.2018

Бүген тәрбиячеләр Арчаның №11нче балалар бакчасына барып,тәҗрибә уртаклашып кайттылар.
-
Шахмат уйнарга яратабыз. 14.03.2018

Буш вакытларыбызда шахмат уйнарга яратабыз.Шахмат уены балаларның уйлау сәләтен арттыра,фикерләү сәләтен үстерә ,бер-берсе белән дус-тату уйнарга өйрәтә.
-
Cуганның үсешен күзәтәбез. 12.03.2018

Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тораЭкология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә.Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барыла. Кышын тәрәзә тәпләрендә суган үстерү , аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызык.
-
8 МАРТ Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2018

Кадерле хатын-кызлар - әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чынкүңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен сезгә Ходай.Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез.Бәйрәм белән!!!
-
Бүген бездә Әниләр бөйрәме! 07.03.2018

Бакчабызда бүген Әниләребезнең бәйрәме.Без аларны чын күңелебездән матур бәйрәмнәре белән котлыйбыз.Аларга саулык,сәламәтлек,озын гомер,эшләрендә уңышлар телибез.
-
Чаңгы ярышында катнаштык. 06.03.2018

Авыл җирлеге тарафыннан 8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган чаңгы ярышында катнаштык.
-
Әниләр бәйрәменә бүләк әзерләдек. 05.03.2018

Тиздән безнең кадерле Әниләребезнең бәйрәмнәре якынлаша.Без дә аларны котларга бүләкләребезне ясап куйдык.
-
Рәсем эшчәнлеге "Чүлмәктә матур чәчәкләр"(зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме) 02.03.2018

Максат :Өйрәнелгән рәсем ясау алымнарын дөрес кулланып , чүлмәктә матур чәчәкләр ясау.Төсләрне ,бизәк элементларын дөрес сайлап ,бизәкне дөрес урнаштырырга өйрәтү.Эстетик кичерешләрен ,образлы күзаллауларын үстерү.Эшдәгән эштән кәнагатьлек хисләре алырга күнектерү.







