Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Бакчада эшлибез. 17.05.2018

-
А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә кунакта 14.05.2018

Башлангыч мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән "Сертотмас үрдәк" экиятен карадык. Максат: А Алиш иҗатына кызыксыну тәрбияләү. Сүздә торырга, вәгъдәне үтәргә кирәклекне балаларга аңлату.
-
9 май - Җиңү бәйрәме. 08.05.2018

Бүген бездә кунаклар бар. Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз. Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булгандыр… Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит.
Әйе, сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган. Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән. Сугыш гарасаты тынганнан соң байтак еллар үтсә дә, аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле…
-
Без бүген агачлар утырттык. 07.05.2018

-
" Я - пешеход" 04.05.2018

Безнең балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче Каюмов Алмаз юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча оештырылган балалар рәсемнәре арасында " Я - пешеход" конкурсында лауреат исеменә лаек булды.
-
Рәсем эшчәнлеге. Тема: Г. Тукай иҗаты буйлап 27.04.2018

Максат: рәсемдә таныш әкият геройларын чагылдыра белергә өйрәтү эшен дәвам итү; төрле буяу чаралары кулланып, чиста-пөхтә эш итә алуларына ирешү
-
" Безнең күңелләрдә син Тукай..." 26.04.2018

Башлангыч класс укучылары белән берлектә Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттек. " Нәни тел остасы" конкурсы үткәрелде. Г. Тукай әкиятләрен, шигырьләрен сәхнәләштердек . Кичә балаларга бик ошады.
-
Конкурс" Юный полиглот" 24.04.2018

Район күләмендә үткәрелгән " Юный полиглот" конкурсында катнашып Абдуллина Илзирә 2 дәрәҗәле дипломант исеменә лаек булды. Аңа алдагы көнендә тагында зур уңышлар телибез.
-
Физкультура эшчәнлеге 20.04.2018

Максат:Төгәллек, җитезлек тәрбияләү. Йөрү, йөгерү, сикерү, туп ату күнекмәләрен үстерү. Өйрәнгән күнегүләрне ныгыту. “Кем җитез?” ярыш - уеның оештыру.
-
Бездә бүген өмә булды 18.04.2018








