Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Рәсем эшчәнлеге.(кечкенәләр төркеме) 27.11.2017

Тема: "КОНФЕТТИ"
Максат:Балаларны бармаклары ярдәмендә рәсем ясарга өйрәтүне ,төсләр белән таныштыруны ,төсләр буенча белгәннәрен ныгытуны дәвам итү; рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру; көнкүреш күнекмәләрен үстерү. -
Бездә бүген Әниләр бәйрәме. 24.11.2017

Көннәр якты булсын өчен,
-Әни кирәк!
Йокы татлы булсын өчен
-Әни кирәк!
Җил- яңгырдан саклар өчен
-Әни кирәк!
Усаллардан яклар өчен
-Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен
-Әни кирәк!
Дөнья ямьле булсын өчен
-Әни кирәк!
Иң кирәкле кеше җирдә
-Әни димәк!!!
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә танып-белү (ФЭМП) эшчәнлеге. 22.11.2017

Максат :2 кечкенә саннан 8 саны ясау.8 санын 2 кечкенә санга таркатырга өйрәтү.Үсә һәм кими бару тәртибендә (15 эчендә)санау күнекмәләрен ныгыту.Санның күршеләрен табарга өйрәтү эшен дәвам итү.Шартлы үлчәү белән предметның озынлыгын ,киңлеген үлчәү күнекмәсен ныгыту.Рәсем дәфтәре битендә дөрес ориентлашу,геометрик фигураларның урынын дөрес әйтү.
-
Әниләр бәйрәменә әзерләнәбез. 20.11.2017

Әниләр бәйрәменә ныклап әзерләнәбез.Башларыбызга киеп биергә дип ,матур башлыклар ясыйбыз.
-
Кар яугач бигрәк рәхәт! 17.11.2017

Табигать ап-ак булган. Бүген прогулкага чыккач ап-ак карларны күзәттек.Кар тәгәрәтеп, Кыш бабай да ясап куясы килде.
-
Әниләр көненә бүләк ясыйбыз. 15.11.2017

Ә бу көн ничек килеп чыккан соң? 1998 елның 30 нчы январь көненнән Россия Федерациясе Президенты указында түбәндәгеләр язылган: “ Аналарның социаль статусын үстерү максатыннан ноябрь аеның соңгы ялын Әниләр көне дип билгеләргә” Һәм менә шул көннән алып инде без ел да әниләр көнен ноябрь аенда билгеләп киләбез.
-
"Түбәтәйле " уены 13.11.2017

Тема: Киемнәр безне бизи.
Бурычлар :1.Балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну уяту.
2.Бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү , сөйләмдә парлы ,кушма ,ясалма сүзләр куллану күнекмәсен бирү.
3.Милли киемнәрнең исемнәрен ,бизәлешләрен сөйләмдә куллануны системалаштыру. -
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге.(мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркеме) 09.11.2017

Тема :Урамда машина хәрәкәте.
Максат : Машина өлешләрен дөрес пропорциядә биреп төсле кәгазьләрдән машина кисәргә өйрәтү.Симметрияле итеп ,бөкләп берничә детальне (тәрәзә,көпчәк) берьюлы кисәргә өйрәтүне дәвам итү.Кайчылар белән сак эшләү күнекмәләрен ныгыту.Образлы фикерләү сәләтләрен үстерү,эшләгән эшләргә бәя бирергә өйрәтү.Коллектив эшкә тарту. -
Русский язык.(подготовительная группа) 07.11.2017

Тема: Дом и двор.
Задачи: Обогащение активного словарного запаса новыми наречиями времени.Совершенствование умений и навыков отвечать на вопросительные предложения с вопросительным словом: Кто? Что? Что делают?Сколько ? Какой?Развитие логического мышления,внимания и памяти.Оформление рабочей тетради. -
Режим моментларында төрле уеннар уйныйбыз. 03.11.2017

Режим моментларында төрле уеннар уйныйбыз.Балалар рус телендә яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәре әйтеп ,туп тәгәрәтеп уйнарга яраталар.







