Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Яңа елга бүлмәләрне бизибез. 18.12.2017

Тиздән Яңа еллар җитә.Бүлмәләргә дә Яңа ел төсе керсен дип ,бизәп куйдык.
-
"Голосок " конкурсында катнаштык. 15.12.2017

15 декабрь көнне Арчаның 11нче балалар бакчасында "ГОЛОСОК" җыр конкурсы булды.Безнең балалар бакчасыннан зурлар төркеменә йөрүче Абдуллина Иркә катнашты.Мактау грамотасы белән бүләкләнде.Иркә сине уңышларың белән котлыйбыз.Әти-әниеңне сөендереп бәхетле,тәүфыйклы кыз булып үсүеңне телибез.
-
Кар сыннары ясый башладык. 13.12.2017

Тиздән Яңа еллар җитә.Иң беренче итеп чыршы ясап куйдык.
-
Рәсем эшчәнлеге.(мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме) 11.12.2017

Тема :Суык бизәкләр төшергән.
-Дулкынлы сызыклар,бормалы-сырмалы бөтеркәләр һәм кар бөртекләрен пумала очын җиңел һәм салмак йөртеп рәсем төшерергә күнектерү,шөгыль темасына карата үз хис-тойгыларыңны җиткерә белергә өйрәтү.
-Рәсемне кыш бизәкләреннән гыйбарәт рама белән бизәгәндә ,дизайнерлык күнекмәләрен үстерү,төп сүрәтне үзәккә урнаштыра белүгә ирешү. -
Декабрь нинди булса- кыш шундый була.(сынамышлар) 08.12.2017

• Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.
• Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.
• Карсыз декабрь — коры яз билгесе.
• Декабрь башында көчле бураннар, кар яуса, июнь башында яңгырлар була.
• Декабрь җилле икән, март җылы була.
• Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соңара.
• Декабрьгә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш уңа. -
Кар бөртекләре. 06.12.2017

Максат : Кар бөртекләре кисәргә өйрәтү.Ак битне дөрес,тигез итеп бөкләргә өйрәтү, кайчы белән дөрес эш итәргә өйрәтүне дәвам итү.Башлаган эшне ахырына җиткерү ,үз эшеңә соклану хисләре тәрбияләү.
-
Театр түгәрәгенә йөрүче балалар бездә кунакта. 04.12.2017

Театр түгәрәгенә йөрүче башлангыч класс укучылары безгә "Тәмлетамак маҗаралары " дигән спектакль күрсәттеләр.Балалар кызыксынып,яратып карадылар.Аларга укуларында уңышлар телибез.
-
Әвәләү.(зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме) 01.12.2017

Тема :Алсу уйнарга чыккан.
Максат :Гәүдә өлешләрен дөрес пропорциядә биреп,кеше фигурасы әвәләргә өйрәтү.Кием формасын дөрес бирү,өлешләрне тоташтыру,чеметү,тигезләү алымнарын ныгыту.Эшләгән эшкә бәя бирергә өйрәтү. -
Режим моментларында. 29.11.2017

Режим моментларында рәсемнәр буярга яратабыз.
-
Рәсем эшчәнлеге.(кечкенәләр төркеме) 27.11.2017

Тема: "КОНФЕТТИ"
Максат:Балаларны бармаклары ярдәмендә рәсем ясарга өйрәтүне ,төсләр белән таныштыруны ,төсләр буенча белгәннәрен ныгытуны дәвам итү; рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру; көнкүреш күнекмәләрен үстерү.







