Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә. 09.10.2017

Максат:
1.Балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык,куаныч китерүен төшендерү,бу байлыкларны тудыручы игенчеләр хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү.2.Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3.Игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте ,икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.
-
Бездә бүген өлкәннәр көне. 06.10.2017

Әби-бабайларыбызны бәйрәмнәре белән чын күңелебездән котлыйбыз.Аларга саулык -сәламәтлек,озын гомер ,гаиләләрендә тынычлык телибез.
-
5 октябрь- Укытучылар көне ! 05.10.2017

Шул форсаттан файдаланып, кадерле укытучыларыбызны авыр һәм мактаулы хезмәтләре белән тәбрик итәбез! Аларга, ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы һәм хәерле озын гомер телибез.
Халык күңелендә Сезгә дигән
Меңәрләгән чәчәк бәйләме
Әгәр аны алдыгызга куйсак
Булыр иде таулар кадәрле…
Кояшны да бүләк итәр идек
Кояш биек, ә без кечкенә
Чәчәктән дә матур, назлы бүләк
Тапмадык без бүген һич кенә
-
Көзге табигатькә экскурсиягә чыктык. 03.10.2017

Җиргә яфрак коелган
Сап-сары келәм булган
Яфракларны без җыярбыз
Букет ясап куярбыз -
1 октябрь-Өлкәннәр көне. 01.10.2017

Кадерле әби-бабаларыбыз!
Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән! -
"Ат көне"уздырылды. 30.09.2017

30 сентябрьдә Яңа Кырлайда "Ат көне" үткәрелде.Арча районы атлары бизәлеп мәйдан әйләнүдә ,җигелеп йөк ташуда осталыкларын күрсәттеләр.
-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге.(мәктәпкә хәзерлек төркеме һәм зурлар төркеме) 29.09.2017

Тема: Көзге келәм.
Максат :Кул чукларын төсле кәгазьгә төшерергә өйрәтү,контур буенча тигез итеп кисү алымын камилләштерү."Төрле төстә"ге яфраклардан келәм ясау.Коллектив белән килешеп ,уртак фикергә килеп эш итә белергә өйрәтү.Көзге төсләр гүзәллеген күреп соклану хисен тәрбияләү. -
27 сентябрь-тәрбиячеләр һәм балалар бакчасында эшләүчеләр көне. 27.09.2017

Чын күңелебездән барлык тәрбиячеләрне һәм бакчада эшләүче хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.Сәламәтлек,сабырлык,эшләрендә уңышлар телибез.
-
Рәсем эшчәнлеге.(зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме) 25.09.2017

Тема :Каен һәм имән яфракларын ясау.
Максат:Агачларга хас билгеләрне чагыштырырга һәм төрле өлешләрен ,пропорцияләрен күрсәтеп сүрәтләргә өйрәтү.Коры өслектә акварель белән эшләү техникасын аңлату.Туган як үсемлекләре гүзәллеген күрә белергә өйрәтеп, балаларның нәфасәти хисләрен үстерү. -
Без бүген өмәдә. 22.09.2017

Без бүген бакчабызда өмә үткәрдек.Чәчәк орлыкларын җыйдык, чәчәкләрне йолкып түктек,







