Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Саф һавада уеннар. 16.04.2018

Саф һавада төрле уеннарны яратып уйныйбыз.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2018

Буген космонавтика көнең билгеләп үттек. Максат: Балаларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләүләрен, хәтерләрен үстерү, космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.
-
" 2018- Татарстанда Л.Н.Толстой елы 11.04.2018

Китапханәдә күренекле әдипнең балалар өчен язылган әкиятләрен, хикәяләрен укыдык. Балалар дусларны авыр вакытта ташлап калдырырга ярамаганлыгын, туганнар белән тату яшәргә, кошларны, хайваннарны яратырга кирәклеген аңладылар. Бу чараны китапханәче Рәзинә Ахметзянова белән берлектә оештырдык.
-
Рәсем эшчәнлеге (мәк. әз., зур төркеме) 09.04.2018

Тема: Без көймәләр йөздерәбез .Максат: Рәсемдә характерлы билгеләрен дөрес биреп, язгы табигать күренешен бирә белү күнекмәсен ныгыту; кәгазь битенә рәсемне дөрес урнаштыра белергә өйрәтү; төрле краскалар белән буяу күнекмәсен үстерү; образлы күзаллау, эстетик күзаллауларын үстерү. рәсемгә карата предметның зурлыгын дөрес билгеләү, чиста-пөхтә эш итә алуларына ирешү.
-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге.(мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме) 06.04.2018

Тема: "Сыерчык оясы"
Максат:1.Балаларга турыпочмаклык кисәргә өйрәтү;
2.Киселгән өлешләрдән сыерчык оясы төзү;
3.Пөхтәлек тәрбияләү. -
Кошларны күзәттек 04.04.2018

Саф һавага чыккач ,яз хәбәрчеләре - сырчыкларны,кара каргаларны күзәттек.
Өй түрендә бакчада
Талчыбык куначада
Сыерчык канат кага
Яз килүгә шатлана.
Аларны күреп,без дә шатландык.Сыерчыкларга оялар куйдык -
2 апрель-Халыкара балалар китабы көне. 02.04.2018

2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Барыбызга да яхшы таныш танылган әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә билгеләп үтелә бу көн.
-
Рәсем.(мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме) 29.03.2018

Тема :"Китап бите кыстыргычы"
Максат: Балаларны Россия халыкларының декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре белән таныштыруны дәвам итү.Бизәкне озынча яссылыкта урнаштыру күнекмәсен ныгыту.Халык осталары эшләнмәләрен күреп соклана белүне үстерү.Халык иҗатына карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. -
Юл билгеләрен өйрәнәбез. 26.03.2018

Максат: Балаларны юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итү,хезмәт күрсәтүне белдерүче ,тыючы, кисәтүче юл билгеләрен аеру күнекмәләрен ныгыту.Урамда һәм юлда ,урамны аркылы чыкканда үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау.Урам һәм юл элементлары турында белемнәрен ныгыту.
-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге(мәктәпкә әзерлек төркеме) 23.03.2018

Тема:Яз килә.
Максат:Характерлы билгеләрне дөрес чагылдырып,катлаулы булмаган сюжет уйлап табу.Кисү алымнарын камилләштерү өстендә эшләү.Күзаллау сәләтләрен үстерү,фантазияләрен баету.Эшнең нәтиҗәсен күрү,дөрес бәя бирә белү күнекмәсен ныгыту.







