Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Һава торышын билгеләп барабыз. 02.02.2018

Көндәлек күзәтүләрдән чыгып,һава торышын табигать почмагында билгеләп барабыз.Балаларда табигатькә карата мәхәбәт тәрбиялибез.Кошларны мөстәкыйль ашатырга ,агач һәм куакларны сакларга ,урамга чыккач,чаңгыда шуганда,уйнаганда агач ботакларын сындырмаска өйрәтәбез.Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгытабыз.
-
Физкультура эшчәнлеге. 31.01.2018

Максат: Сакчыллык,игътибарлылык,җитезлек,бер-берсенә ярдәмчеллек тәрбияләү.Юнәлешне үзгәртеп йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен ныгыту.Көч һәм этәреш ясап ераклыкка сикерергә өйрәтүне дәвам итү.Скакалкада сикерергә күнектерүне дәвам итү.Уеннар аша өйрәнгәннәрне кабатлау һәм ныгыту.
-
Рәсем эшчәнлеге.(мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме) 29.01.2018

Тема:Агачларны бәсләр каплады.
Максат: Рәсемдә чынбарлык күренешләрен гәүдәләндерергә өйрәтү.Рәсем ясауның төрле техникалары белән таныштыруны дәвам итү.Балаларның композиция төзү күнекмәләрен ныгытырга ,сурәтләрне предметларның кайда урнашуларына карап(алда,уртада,арткы планда ),аларның күләмнәре аермасын күрсәтеп урнаштырырга өйрәтү.Иҗади фантазияләрен ,кызыксынучанлыкларын ,пөхтәлекләрен үстерү. -
Тәрбиячеләр тәҗрибә уртаклаша. 25.01.2018

25 январь көнне Арчаның 4нче балалар бакчасында район күләмендә семинар булып узды.Тәрбиячеләр үз фикерләрен әйтеп,тәҗрибә уртаклашып кайттылар.
-
Ябыштыру эшчәнлеге.(мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме) 23.01.2018

Тема : Күңелле клоуннар.
Максат : Клоуннарның тән әгъзалары торышын үзгәртеп төсле кәгазьдән кисәргә өйрәтү.Симметрияле һәм парлап кисүдә композицион күнекмәләрне һәм алымнарны ныгыту.Клоун фигурасын төрле детальләр белән тулыландырырга өйрәтү.Композиция төзү күнекмәләрен ныгыту. -
Без бүген китапханәдә. 19.01.2018

Татарстанда 2018 ел Лев Николаевич Толстой елы итеп билгеләнде.Шул уңайдан китапханәче белән бергә кичә үткәрдек.Балаларны Л.Н.Толстойның тормыш юлы белән таныштырдык.Аның китапларын карадык,әкиятләрен укыдык,шигырьләрен өйрәндек.
-
Әвәләү эшчәнлеге.(мәктәпкә әзерлек төркеме) 17.01.2018

Тема : Чаңгычы.
Максат : Гәүдә өлешләрен дөрес пропорциядә биреп, хәрәкәттә кеше фигурасы әвәләргә өйрәтү.Кием формасын дөрес бмрү,өлешләрне тоташтыру.Чеметү ,тигезләү алымнарын ныгыту,эшләгән эшкә бәя бирергә, куаныч таба белергә өйрәтү. -
Режим моментларында төсләр өйрәнәбез. 15.01.2018

Режим моментында кечкенәләр белән төсләр ,геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгытабыз,санарга өйрәнәбез.Балаларда математикага кызыксыну тәрбиялибез.
-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге(зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме) 11.01.2018

Тема : Автобус.
Максат: Предметларның образын төзү өчен кирәк өлешләрне кисү күнекмәләрен үстерү.Турыпочмаклыкның почмагын түгәрәкләп кисәргә өйрәтүне дәвам итү.Полоскадан бер үк төрле турыпочмаклык кисәргә өйрәтүне дәвам итү.Композиция төзү күнекмәләрен үстерү. -
Русский язык.(подготов.группа) 09.01.2018

Тема: Дикие животные.
Задачи:
Формировать умений и навыков аудирования и говорения в новых и знакомых учебно-игровых ситуациях.
Обогащение активного словарного запаса существительными, обозначающими диких животных и их детенышей; обозначающими действия животных и людей.







