МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Старые Турнали, ул. Комсомольская, д.68 |
| Телефон: | 8(84366) 51-6-57 |
| E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
| Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Язгы кояш нурында ! 11.03.2021

Көннәр матурланды, кояш көлеп карый. Саф һавада уеннарны бик яратып уйныйлар, кар әле бетмәгән, рәхәтләнеп чана шуалар.
-
Әбиемнең күнел сандыгы. 10.03.2021

Кичәнең максаты: балаларда ана теленә, аның традицияләренә, милли- җырлы-биюле уеннарына, гореф- гадәтләренә ихтирам, мәхәбәт тәрбияләү. Әбиләргә карата хөрмәт, аларга инсафлы булу, ихтирам итү күнекмәләре тәрбияләү. Аларның гаиләдәге абруен, күрсәткән хезмәтләрен хөрмәтләү. Халык иҗаты, халкыбызның мирасы аша әдәплелеккә өйрәтү.
-
Мин әнием сиңа рәхмәтле! 09.03.2021

Онлайн форматта булса да, балаларның әниләренә булган рәхмәтләре җыр - бию аша чагылды. Әниләренә ясап биргән бүләкләре әниләрне бигрәк тә шатландырды.
-
Өлешләрдән бөтен җыябыз. 03.03.2021

-
Сыерчык оялары ясадык. 26.02.2021

Район күләмендә үткәрелгән конкурсларда балалар әти- әниләре белән берлектә бик теләп катнашалар. Сыерчык оялары ясауда да алар актив катнаштылар.Бик җыйнак, матур оялар булды.
-
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне. 19.02.2021

Гаиләнең, терәге – ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борыңгыдан әти кеше – гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмэт белән караганнар, бу бүгенге көндә дә шулай кала бирә. Ни әйтсәңдә гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аның җилкәсендә. Әтиләр ил терәге, гаилә таянычы да. Безнең әтиләребез, картатайларыбыз, без тыныч яшәсеннәр, матур уйнасыннар, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Без бу кадерле кешелэребезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә, хөрмәтлеләребез, ныклы сәламәтлек, балаларыбызга урнәк булуыгызны, гомерләрегез озын булып, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп итсен!
-
Кисеп ябыштыру шөгыле 17.02.2021

Занятиеның максаты:балаларны кәгазь белән эш итүне өйрәтергә дәвам итү, аппликацияне ясау ысуллары белән таныштыруны дәвам итү; бармак моторикасын үстерү, күз үлчәмен ныгыту, тәрбияче инструкциясе белән эш итүне ныгыту; табышмакларга дөрес җавап табырга өйрәтү; шигырьне игътибар итеп тыңларга өйрәтү.
-
Муса Җәлил- патриотик шагыйрь. 15.02.2021

Муса Җәлилгә багышланган әлеге кичәдә балалар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Бик күп шигырьләр ятлап сөйләделәр, җырлар җырладылар, кайбер әсәрләреннән өлешләрен сәхнәләштерделәр. Әлеге искә алу кичәсе Муса Җәлилнең батырлыгына соклану хисләре тәрбияләде. Муса Җәлилнең батырлыгы, исеме үлемсез!
Максат: 1. М.Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең тарихи әһәмиятен ачыклау.
2. Балаларның эзлекле фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү
3. Балаларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң,
горурлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау.
Китаплар күргәзмәсе, М. Җәлил портреты, рәсемнәр, иҗади эшләр күргәзмәсе,
Муса Җәлил турында күренекле шәхесләр сүзләре язылган плакатлар.
-
Муса Җәлилнең туган көненә багышланган бәйрәм 15.02.2021

Максат: 1. М.Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең тарихи әһәмиятен ачыклау.
2. Балаларның эзлекле фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү
3. Балаларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң,
горурлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау.
Китаплар күргәзмәсе, М. Җәлил портреты, рәсемнәр, иҗади эшләр күргәзмәсе,
Муса Җәлил турында күренекле шәхесләр сүзләре язылган плакатлар.
-
Рәсем ясадык 12.02.2021

Балалаларның иң яраткан шөгылләре- рәсем ясау.Һәр көнне рәсем ясап, балалар кул моторикасын яхшырталар,уйлау сәләтләрен арттыралар.












