МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Старые Турнали, ул. Комсомольская, д.68 |
| Телефон: | 8(84366) 51-6-57 |
| E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
| Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Авазларны ныгытуга уеннар 12.10.2021

Сөйләм потологиясе булмаган очракта, 4 яшендә бала алфавиттагы барлык авазларны дөрес әйтергә тиеш. Ләкин бу практикада расланып бетмәскә мөмкин, чөнки сөйләмгә тәэсир итүче башка күп төрле факторлар бар. Бу – сөйләм тирәлеге, ата-аналарның балага артык озак вакытлар кечкенә итеп акраулары һәм аның теле белән сөйләшүләре, бала сөйләменә өлкәннәрнең игътибарсызлыгы һ. б.Алда әйтеп киткәнчә, баланың фонемаларны ишетеп кабул итү һәм аеру сәләтен үстерүгә дә зур игътибар бирергә кирәк. Бала үзенең ялгышын үзе ишетми. Ул “суа” дип түгел,...... “шуа” дип әйтәм дип уйлый. Шул ук вакытта кеше ялгышын ишетергә мөмкин.Шулай ук тел торышы да авазның дөрес булмаган әйтелешенә җайлашкан була, махсус әзерлек күнегүләреннән башка дөрес сөйләмгә күчә алмый. Күпкенә очракта бу озакка сузылган шөгыльләр булырга мөмкин.Дөрес әйтергә кушып кына, хәтта фонемаларны ишетеп кабул итү һәм аеру сәләте яхшы булган бала да тиз генә тиешенчә әйтә алмас. Чөнки моның өчен тел күнегергә тиеш. Аның өчен күп төрле артикуляция күнегүләре бар, кирәк булганда, бу күнегүләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авазларны ныгытуга уеннарның бик зур ярдәме бар.
-
Музыкаль тәрбиянең әһәмияте 11.10.2021

Җыр - музыка- кешенең гомерлек юлдашы. Шуның белән бергә ул- бик яхшы тәрбия чарасы да. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә, аннары кеше тормышында уен, хезмәт, мәхәббәт һэм көнкүреш җырлары киңрәк урын ала.Музыка аралашуга, иҗади эшкә этәргеч ясый, эстетик хисләрне уята. Тыңлаучының хисләренә һәм акылына тәэсир итеп аны уйландырырга мәҗбүр итә. "Җырсыз кеше-канатсыз кош"- ди халкыбыз. Кеше үзенең кичерешләрен, ниләр уйлавын, сагышын һәм куанычын җырга салып көйли.Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Җыр халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Халык теле белән әйтсәк:"Җыр- күңелгә куаныч, күңелсезгә юаныч". Җыр - моң ,сәнгать яраткан кеше матурлыкны аңлый. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була.Ә нечкә күңелле , матурлыкны аңлаган кеше беркайчанда начарлык эшләми: кешеләрне, әти- әнисен хөрмәтли, туган авылын ярата,чит җирләрдә туган ягын сагынып яши, йомшак күңелле, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.Кешенең эстетик зәвыгына бала чакта ук нигез салына. Балалар бакчасында инде ул шактый формалаша. Бу очракта балалар бакчасын йортның фундаменты белән чагыштырып була. Дөрестән дә , хәзерге музыка педагогикасы һәм психологиясе 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге чорны баланың сәләтләрен үстерүдә иң мөһим һәм нәтиҗәле еллар дип саный. Җыр- музыка балаларда шатлык, гаҗәпләнү, күңел күтәренкелеге яки моңлану кебек төрле хисләр уята. Музыкаль сәнгать тормышның төрле ягын сурәтләп баланың рухи дөньясын баета.«Мин үземнең эшләү дәверемдә музыканың балаларга шатлык китерүен теләдем. Матур итеп җырлап күрсәтү, музыка коралларында уйный белү, билгеле, музыка дәресен тиешенчә үткәрергә мөмкинлек бирә, балаларда күңел күтәренкелегеһәм кызыксыну уята. Нәниләргә эстетик тәрбия бирү һәм аларның эчке дөньясын баетуга бетен көчемне куям. Музыка дәресләрен грамоталы , кызыклы, эчтәлекле итеп оештырырга тырышам» - ди тәрбиячебез Рәзинә Фәргатовна
-
4 cаны белән танышу 08.10.2021

Балалар 4 саны белән таныштылар, төрле уеннар ярдәмендә 4 саны турында кузаллауларын ныгыттылар.Геометрик фигураларны искә төшерделәр, таякчыклар ярдәмендә геометрик фигураларны бик кызыксынып төзеделәр. Мондый эш алымнары балаларның игътибарын үстерүдә ярдәм итә.
-
Игра - это средство самовыражения 06.10.2021

Дошкольный возраст — это пора, когда ребенок особенно отзывчив и восприимчив к творческой, игровой, познавательной деятельности. Детям очень нравится играть, и взрослым важно понять, что достигнуть взаимопонимания с ребенком можно с помощью игры, фантазии и воображения. Если родители хотят помочь ребёнку в его развитии, сохранить его психическое здоровье, то они должны любую деятельность с ребёнком превращать в игру. Играя с детьми, взрослые преодолевают свою авторитарную позицию и чувство превосходства над ребенком; развивают в себе детские черты: непосредственность, искренность, эмоциональность Игры являются средством общения ребенка с родителями - они отражают систему внутрисемейных отношений. В совместной игре детей и взрослых проявляется способность семьи к созданию атмосферы взаимной поддержки. Игра является привлекательной, главной и самой развивающей деятельностью для дошкольника, она служит естественным средством самовыражения.
-
Экскурсия в берёзовую рощу 04.10.2021

Сегодня ходили на экскурсию в березовую рощу. Любовались красотой осенней природы. Наблюдали за изменением природы, листопадом, состоянием растений осенью. Сравнивали, находили различия и сходства, устанавливали взаимосвязь.
-
Бәйрәм белән котладык 01.10.2021

1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.
Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайларга һәрчак тиешле игътибарны бирмибез.
Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк!” Без дә бүген “Өлкәннәр көне” уңаеннан Иске Төрнәле балалар бакчасында озак еллар бакча мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыккан Гайнетдинова Илсөяр апаны чын күңелдән бәйрәм белән котлап кайттык. -
"Өлкәннәр көне" 01.10.2021

Буген зур бәйрәм - "Өлкәннәр көне".Әби - бабаларыбызны чын күңелебездән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз.Сезгә нык сәламәтлек, имин тормыш, гаилә бәхете, якыннарыгыз кадер хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.Шушы чәчәк бәйләмен бездән кабул итеп алыгыз!
-
Красота рядом с нами 30.09.2021

Продолжали с детьми узнавать и называть деревья на территории детского сада. Расширили знания о характерных особенностях сосны и ели. Познакомились с семенами хвойных деревьев. Систематизировали знания о некоторых особенностях строения дерева.
-
Көзге яфраклар 29.09.2021

Көзге яфраклар ясадык. Өрәңге яфрагы аеруча кызыклы, үзенчәлекле яфрак. Көз төсмерен күрсәтә торган төс атамаларын да ныгыттык.. Көз турында шигырьләр,сөйләп,җырлар җырлап шөгыльне тәмамладык.
-
27 сентября -День воспитателя 27.09.2021

27 сентября в России отмечается общенациональный праздник - День воспитателя и всех дошкольных работников, главная идея которого - помочь обществу обратить больше внимания на детский сад и на дошкольное детство в целом. Он был учреждён по инициативе ряда российских педагогических изданий в 2004 году и поддержан авторами многих базовых дошкольных программ, педагогами детских садов и родителями.












