МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Старые Турнали, ул. Комсомольская, д.68 |
| Телефон: | 8(84366) 51-6-57 |
| E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
| Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Пазл җыябыз. 06.04.2021

Пазл җыю- балаларның уйлавын, кулының шомаруын, фикер йөртү сәләтен үстерә.
-
Кошлар- безнең дусларыбыз 01.04.2021

Иске Төрнәле балалар бакчасында «Кошлар — безнең канатлы дусларыбыз, аларны саклау төп бурычларыбызның берсе» дигән темага шөгыль узды.
Безнең балалар бакчасында балаларга экологик тәрбия биргәндә, кошларның да ни дәрәҗәдә әһәмиятен аңлату шулай ук төп бурычыбыз булып тора.
Иң беренче чиратта, без төп шөгыльләр вакытында матур әдәбият әсәрләре аша балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләсәк, саф һавага чыккан вакытта кошларның үзләрен якыннан күреп,аларны танырга өйрәнәбез, кошлар турында белемнәрне ныгытабыз һәм кошларга карата сак караш тәрбиялибез.
Ел фасылларына туры китереп, кошларга ярдәм итәбез.
Кыш көне әтиләр ярдәме белән җимлекләр булдырсак, яз көне сыерчык оялары ясатабыз.Кыш көне балалар җимлеккә килгән песнәкләрне, чыпчыкларны, күгәрченнәрне күзәтеп, танып, аларга көнбагыш, ярма бөртекләре салып кошларны кышкы салкында саклап калырга өйрәнсәләр, яз көне сыерчыкларның матур итеп сайрауларын ишетеп хозурланалар.
Менә шулай итеп, безнең балалар бакчасында балаларның кошлар турында белемнәре камилләштерелә, табигатькә карата сак караш тәрбияләнә.
-
Юлда булсаң уяу бул. 01.04.2021

-
Пластилин әвәләү 31.03.2021

Безнең бакчада пластилиннан ясалган әйберләр бик күп. Алардан ясалган күргәзмә дә бар . Бу әйберләр баларның үз куллары белән ясалган әйберләр.
-
Сайрар кошларны каршылап... 29.03.2021

Яз җитүгә җылы яклардан безнең "канатлы дусларыбыз" - кошлар әйләнеп кайталар. Дусларыбыз дип атаганбыз икән, димәк аларны шатланып, якты йөз һәм бүләкләр белән каршы алырга кирәк. Ә туган ягына әйләнеп кайткан кошларга иң яхшы бүләк - үз ояң-нигезең булу.
-
Физкультура дәресе. 25.03.2021

Безнең физкультура дәресендә бердәм форма - сары футболка, кара шортик.
-
Дидактик уеннар 19.03.2021

Дидакти́ческие и́гры — это вид учебных занятий, организуемых в виде учебных игр, реализующих ряд принципов игрового, активного обучения и отличающихся наличием правил, фиксированной структуры игровой деятельности и системы оценивания, один из методов активного обучения (В. Н. Кругликов, 1988). Дидактическая игра — это такая коллективная, целенаправленная учебная деятельность, когда каждый участник и команда в целом объединены решением главной задачи и ориентируют своё поведение на выигрыш. Дидактическая игра — это активная и(или) интерактивная учебная деятельность по имитационному моделированию изучаемых систем, явлений, процессов.
-
Татар малае, татар кызы бәйгесе 18.03.2021

МБМБУ «Арча 5 нче балалар бакчасында «Татар малае, татар кызы» бәйгесе узды. Безнең балалар бакчасыннан, әзерлек төркеменә йөрүче Бариева Алия катнашты.Иң зирәк кыз номенациясендә җиңү яулады. Афәрин, Алия.
-
Иртәнге аш 17.03.2021

Иртәнге аш балалар өчен бик файдалы. Безнең бакчада аны 8.30 сәгатьтә ашыйлар. Рационда боткалар, батонга ягылган май, сыр, чәй бар.
-
Канатлы дусларга 15.03.2021

Кошлар – безнең канатлы дуслар, дибез. Ә аларны саклау – һәрберебезнең уртак бурычы. Без бакча балалары белән канатлы дусларыбызга ярдәм йөзеннән сыерчык оялары ясап, аларны элү хәстәрен күрәбез. Бакчада «Сыерчык оясы» бәйгесе игълан ителгәч, төркемебездәге балалар әти-әниләре белән бергәләп язның җырчы хәбәрчеләре – сыерчыкларга бик матур оялар ясадылар. Иң яхшы оя ясаучыларны билгеләп үттек. Барлык оялар да балалар бакчасында үсеп утыручы каен агачларында урын алды. Ерак юллар үтеп туган якларына кайткан кошлар безнең матур ояларыбызда куана-куана сайрыйлар. Алар шулай итеп безгә рәхмәт әйтәләр, күрәсең. Хәзер инде кошларга күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды.












