МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Старые Турнали, ул. Комсомольская, д.68 |
| Телефон: | 8(84366) 51-6-57 |
| E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
| Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
9 май- Җиңү бәйрәме 09.05.2021

Һәр ел саен һәйкәл янында балалар белән бергә җыелып, 9 май – Җиңү бәйрәмен искә алабыз.Быел да сугышта һәләк булган авылдашларыбызны, сугыш ветераннарын искә төшереп, шунда кечкенә генә бәйрәм ясадык, балалар шигырьләр сөйләделәр, венок куйдык.Ил – күгебезнең тынычлыгы, иминлеге өчен без Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбызга рәхмәтле.
-
Район акциясендә катнашу. Тукай геройлары 30.04.2021

Район күләмендә үткәрелгән, интернет аша узган чараларда безнең балалар бик теләп катнашалар. #ТукайГеройлары Арча2021 исеме астында бик күп фотолар инстаграм челтәрендә урнаштырылды. Аеруча интернет аша узган чаралар балаларны, ата- аналарны нык кызыксындыра.
-
Авылыбыз белән таныштык 30.04.2021

Балалар белән бергәләп, авылыбызны әйләндек. Чишмәләрне карадык, табигатьне күзәттек.
-
Туган як табигате белән танышу. 28.04.2021

-
Габдулла Тукайның тууына 135 ел. 26.04.2021

Бүген бакчабызда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 135 ел уңаеннан бәйрәм иртәсе булды. Бәйрәмдә балалар Тукай геройлары булып киенделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр.Балалар Тукай иҗат иткән матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бик матур биюләр биеп, уеннар уйнап бәйрәм бик күңелле узды.
-
Шигьриятнең якты йолдызы конкурсы 23.04.2021

Безнең балалар бакчасыннан- Галиев Самир "Шигьриятнең якты йолдызы" конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Территорияне чистарттык 19.04.2021

Язга керү белән, гадәттәгечә, әйләнә-тирәбезне тәртипкә китерү, чүп-чардан арындыру эшләре башлана. 19 апрель көнне бездә территорияне чистарттык. Күңелебез чиста булса – әйләнә-тирәбездә дә чиста булыр!
-
Батарейканы тапшыр - планетаны коткар 14.04.2021

Күп санлы заманча уйлап табулар автоном чыганакларына мохтаҗ булган энергия – аккумуляторларда һәм батарейкаларда. Тик иртәме яки соңмы һәр батарейка сафтан чыга һәм аны ташларга кирәк була. Әлеге кечкенә матдәләрнең әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә көчле тәэсир иткәнен күпләр әле белми. Шул уңайдан безнең балалар бакчасында “Батарейканы тапшыр - планетаны коткар “ дигән экологик акция үткәрелде. Барлык төркемдә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре батарейкаларны утильләштерүгә алып килделәр. Безнең акция, анда катнашучыларга ташланган батарейкаларның туфракка, үсемлекләргә һәм хайваннарга зыян китерүен аңларга һичшиксез ярдәм итәр.
-
Космонавтика көне 12.04.2021

Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар. 12 апрель
Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр. Чыннан да,1957 нче елның 4 нче октябрендә Советлар Союзында Җирнең беренче ясалма иярчененең тиешле орбитага чыгарылуы күпләр өчен көтелмәгән вакыйга, могҗиза булды.Ясалма күк җисеме зур да, авыр да түгел иде: диаметры 580 мм, массасы 83,6 кг. Совет иленең космостагы көмешсыман ак шар рәвешендәге беренче “вәкиле” нең , 15 һәм 7,5 метрлы дулкында эшләгән ике радиотапшыргычы яңгыраган “бип-бип” дигән сигналлары космик эра башлануы турында игълан итте.
-
Эко- весна 08.04.2021

а2Бүгенге көндә экология дөнькүләм әһәмиятле, мөхим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән- техника казанышлары гына түгел, ә җир- суларның экологик торышы да хәл итә. Җитештерү эшчәнлеге арткан саен, экологик проблемалар да күбәя генә бара. Бу проблемаларның үзебез яши торган урында чагылуы да һәрбер тәрбиячедә борчу тудыра. Килеп чыккан хәлдән чыгуның бердәнбер юлы- кешеләрдә экологик аңлылык, культура дәрәҗәсе. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешеп була.
Моның өчен без үзебезнең Иске Төрнәле балалар бакчасында экологик шартлар тудыру максаты белән табигать почмагы булдырдык. Анда балаларның яшь үзенчәлегенә туры килә торган гөлләр утырттык. Беренчедән, балалар бүлмә гөлләрен танып белергә өйрәнсәләр, икенчедән аларны карарга, тәрбияләргә, сакларга өйрәнәләр.
Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтәләр, төпләрен йомшарталар, сулар сибәләр, матурлыкларын күреп сокланалар. Гөлләрнең тере табигать икәнен, аларны даими тәрбияләмәсәң шулай матур итеп үсә алмаячакларына инаналар.












