Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Регионара фәнни-практик семинарда катнаштылар.
03.12.2015
Мәктәп-бакчабыз укытучысы Лотфуллина Гөлия Харасовна һәм 4 класс укучысы Галәветдинова Гөлфия Марий Эл Республикасы Мари-Турек районының Сардаял төп гомуми белем мәктәбендә узган регионара фәнни-практик семинарда катнаштылар. Гөлия Харасовна семинарның пленар өлешендә "Особенности организации воспитательного процесса младших школьников в условиях сельской школы" темасына чыгыш ясады. Ә укучыбыз Гөлфия Галәветдинова ачык чара вакытында татар халык биюен башкарды.
-
"Талантларны барлар чак" фестивале 02.12.2015

Бүген мәктәп-бакчабызның 1 класс укучылары Низамова Алинә һәм Мостафин Раяз Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова исемендәге "Талантларны барлар чак" районара ачык конкурс-фестивалендә катнаштылар. Алинә - "Композиторлар әсәрләре", Раяз "Татар халык җырлары" номинациясендә үз сәләтләрен сынап карадылар. Нәни талантларыбызга зур рәхмәт белдәрәбез һәм шушы тәүге адымнарының дәвамлы булуын телибез!
-
Хезмәттәшебезнең иҗат кичәсе 30.11.2015

29 ноябрь көнне Пешәнгер авылы клубында мәктәп-бакчабызның педагог-оештыручысы, үзешчән шагыйрә Рания Галәветдинованың иҗат кичәсе оештырылды. Өч сәгать дәвам иткән кичәдә Рания иҗат иткән шигырьләр сөйләнде, җырлар яңгырады, видеоклип күрсәтелде. Яшь шагыйрәне әти-әнисе, беренче укытучысы, тормыш иптәше, балалары, авыл советы башлыгы һәм без - хезмәттәшләре котладык. Бакчабыз нәниләре Инзилә, Ильяс, Илшат, Инзиләләр үзләренең дәртле биюләрен, матур җырларын бүләк иттеләр. Укучыларыбыз хор белән "Туган авылым -Пешәнгер" җырын башкардылар, Зарипов Илназның шигырен, Галәветдинова Гөлфия белән Әхмәдуллина Гөлзирәнең мари биюен, Хәбибуллина Лилиянең чабата биюен да тамашачылар яратып кабул итте. Хезмәттәшләребез хоры башкаруындагы "Мәңге яшә, Арча!" җыры, Гөлия Лотфуллина, Лилия Нигъмәтҗанова, Булат Лотфуллин, Гөлия Усмановаларның җырлары, Энҗе Әхмәтҗанова, Лилия Мөхәммәтҗанова, Илсаф Галәветдиновларның нәфис сүзләре, Зәлия Бульмакова - татар халык, Гөлназ Котдусованың чегән биюе дә искиткеч күркәм килеп чыкты. Кичәне Кзыл-Игенче башлангыч мәктәбе укытучысы Хәят Сәләхова эчтәлекле, җанлы, килешле итеп алып барды. Хезмәттәшебезне әлеге гүзәл бәйрәме белән тәбрик итәбез! Иҗат кичәсендә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
4 класс укучылары тест тапшыра.
27.11.2015
Кичә 4 класс укучылары инглиз теленнән диагностик тест тапшырдылар.
-
"Юка боз" турында аңлату 25.11.2015

Бүген мәктәп-балалар бакчасында укучыларга һәм балаларга "Юка боз" турында аңлатылды.
-
Районкүләм олимпиада
25.11.2015
Бүген мәктәп-бакчабызның 4 класс укучысы Хәкимова Алия математика фәненнән районкүләм олимпиадада катнашты. Мәктәбебезнең данын яклап катнашуы, үзенең белемен сынап каравы өчен алдынгы һәм тырыш укучыбызга рәхмәт белдерәбез!
-
Балалар бакчасында мониторинг.
24.11.2015
Бу атнада балалар бакчасында балаларның һәр төрле эшчәнлегенә мониторинг нәтиҗәләре ясала, нәтиҗәләрдән чыгып тәкъдимнәр, карарлар кабул ителә. Тәрбиячеләргә уңышлар телибез!
-
"Карлыгач"ларны котлыйбыз! 20.11.2015

Бүген бакча нәниләре, укучылар һәм укытучылар каршында 2 класс укучыларын мәктәп-бакчабызның "Карлыгач" балалар оешмасына кабул иттек. Тантана барышында укучылар Казан шәһәрендәге паркларга, скверларга сәяхәт иттеләр, һәйкәлләр каршында җырлар башкардылар, "Карлыгач"ның кагыйдәләрен әйтеп, гимнын җырладылар. Бу көтелгән бәйрәмнәре белән котлап аларга бүләкләр тапшырылды, "Карлыгач" значогы тагылды.
-
Рәхәт тә соң саф һавада! 18.11.2015

Балалар бакчасы нәниләре кар яуганны түземсезләнеп көттеләр. Чөнки алар көндезге прогулка вакытында ап-ак карда рәхәтләнеп уйный алалар. Бүген дә саф һавада төрле-төрле уеннар уйнаган вакытта фотога төшердек нәниләрне.
-
"Карлыгачлар" сафына керергә әзерләнәләр.
16.11.2015
Мәктәп-бакчабызның 2 класс укучылары "Карлыгач" балалар оешмасына керергә әзерләнәләр. Алар Карлыгачларның гимнын, кагыйдәләрен өйрәнәләр, бәйрәм тантанасына җыр-биюләр әзерлиләр.









