Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170
-
Мәктәбебездә соңгы кыңгырау! 23.05.2015

Бүген мәктәбебезнең иң өлкән класс укучылары иң беренче ФГОС классы 4 класслар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әти-әниләр, авыл халкы килеп укучыларны котлады, аларның чыгышын карадылар. Укучыларыбызга алдагы укуларында зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, әти-әни тигезлеге белән үсүләрен телибез! Безнең мәктәпне, анда узган балачакларын онытмаслар дип ышанабыз!
-
Безнең бакчабыз! 18.05.2015

Мәктәп-балалар бакчабызның тәҗрибә участогында язгы эшләр гөрли. Кишер, чөгендерләр чәчелде, суган, сарымсак утыртылды, помидор, борыч, кыярлар күчерелде. Алмагачлар, чия, сливалар шау чәчәкккә күмелде. Ә декоратив бүлектә күпьеллык чәчәкләр чәчәк аттылар. Кыскасы, бар коллективның, укучыларның уртак тырыш хезмәте салынган бакчабыз көннән-көн ямьләнә, күзләрне иркәли!
-
Варислар сафына кабул иттек! 12.05.2015

Бүген мәктәбебезнең иң өлкән класс укучылары 4 классларны Татарстан Варислары берлегенә кабул итү сборы булды. 4 класс укучылары үзләренең оешма турында белемнәрен күрсәттеләр, гимнын башкардылар һәм Варислар сафына кабул ителделәр. Хөрмәтле 4 класс укучылары! Сезне зур бәйрәмегез белән котлыйбыз! Укуыгызда зур уңышлар, сәламәтлек телибез!
-
Һәйкәлләргә венок куябыз! 08.05.2015

Бүген 8 май көнне укучыларыбыз, бакча балалары, педагоглар коллективы мәктәп ишек алдындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга багышланган обелискка һәм Мирҗәм авылындагы Дан мемориалына веноклар куйдылар. Чара мәктәп-бакча директоры Котдусов Р.Ф. чыгышы белән башланды, укучыларыбыз шигырьләр сөйләделәр һәм веноклар урнаштырылды.
-
Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашу 07.05.2015

6 май көнне мәктәп-бакчабызда "Бөек Җиңүгә 70 ел!" исеме астында Пешәнгер, Мирҗәм, Каргалы авылларының тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу оештырылды. Очрашу "Урак өсте" күренеше белән башланып китте, бакча балалары, укучылар һәм укытучылар катнашында концерт номерлары белән дәвам итте. Дания, Сина, Фәүзия, Әлфия, Фирая, Хәдичә, Бибисара апалар үзләренең сугыш еллары хатирәләре белән уртаклаштылар. Очрашу чәй табыны артында төгәлләнде.
-
Каргалы авылында обелиск ачу тантанасы 07.05.2015

7 май көнне мәктәп-бакчабыз укучылары һәм укытучылары күршедәге Каргалы авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга багышланган обелиск ачу тантанасында катнаштылар. Тантана укучыларыбызның әдәби-музыкаль композициясе белән башланып китте, җитәкчеләрнең тәбрикләүләре, килгән кунакларның, авыл халкының чыгышы белән дәвам итте. Шушы тантанада чыгыш ясаган барлык укучыларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Мәктәп күләмендә өмә 30.04.2015

Бүген мәктәп-бакча территориясен, спорт мәйданчыгын, агачлыкны, тирә-якны җыештыру өмәсе оештырылды. Өмәдә барлык хезмәткәрләр, укучылар катнашты.
-
Молодец, Гөлфия! 28.04.2015

Мәктәп-бакчабызның 3 класс укучысы Галәветдинова Гөлфия Бөек Җиңүнең 70 еллыгы сурәтләнгән картина чигеп, мәктәпкә бүләк итте. Картина Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган почмакка урнаштырылды. Гөлфиягә уңышлар телибез һәм рәхмәт белдерәбез!
-
Тукайга багышланган чара 27.04.2015

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан мәктәп-бакчабызда кичә оештырылды. Анда укучылар Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, шул ук вакытта үз белемнәрен дә күрсәттеләр. Балалар бакчасы нәниләренең дә Тукай шигырьләрен, әкиятләрен яхшы белүләре күренде. Һәр төркемнән җиңүчеләр, актив укучылар билгеләнде, аларга бүләкләр тапшырылды.
-
4 класста мониторинг
22.04.2015
Бүген 4 класс укучылары рус теленнән белемнәрне бәяләү буенча йомгаклау эше башкардылар. Биремнәр фонетика, орфография, синтаксис, лексика, сүз төзелеше, морфология буенча 4 вариантта тәкъдим ителде. Укучылар билгеләнгән вакытта биремнәрне башкарып чыктылар. 24 апрель көнне булачак эштә дә укучыларга уңышлар телибез!









