Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170
-
Ата-аналар җыелышы 16.01.2015

16 январь көнне мәктәп-бакчабызда ата-аналар өчен ачык шөгыльләр һәм дәресләр күрсәтелде, гомуми һәм класс җыелышлары үткәрелде. Әти-әниләр укыту-тәрбия процессындагы яңалыклар, взнос түләүдәге үзгәрешләр белән таныштылар, балаларының дәресләрен карадылар, класс җитәкчеләренең отчетын тыңладылар.
-
Рәхәт тә соң чаңгы шуу! 13.01.2015

Каникулдан килүгә мәктәп-бакчабызда чаңгы шуу сезоны башланып китте. Укучыларыбыз физкультура укытучысы Раушан Фарадисович белән берлектә чаңгы юлы салдылар һәм шуа башладылар. Мәктәп-бакча артындагы болынлыкның бик якын булуы рәхәтләнеп шуарга мөмкинлек бирә. Бакчада тәрбияләнүче балалар да укучылардан калышмый - алар мәктәп ишек алдында шуалар. Киләчәктә чаңгы ярышы уздырылыр дип көтелә.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 09.01.2015

8 январь көнне Арча шәһәрендә мәгариф учреждениелары профсоюз членнары арасында шахмат ярышы үткәрелде. Анда хезмәттәшебез Магсумова Гөлсинә Хайрулловна 3 урынны яулады. Аны җиңүе белән тәбрик итәбез!
-
Каникулда узган чаралар 06.01.2015

5 январь көнне мәктәп-бакчабыз спортзалында "Күңелле эстафета" үткәрелде. Бу чарага укучыларыбыз бик теләп килделәр һәм анда актив катнаштылар. Ике командага бүленеп төрле ярышларда катнашу укучыларга бик ошады. Каникулның бу көне бик күңелле һәм кызыклы үтте!
-
Котлыйбыз! 29.12.2014

Кадерле дуслар! Яңа ел белән сезне! Яңа 2015 ел уңышлар, шатлык-сөенечләр, ак бәхетләр алып килсен!
Илләр - имин, дөнья - тыныч,
Күкләр аяз булсын!
Сөенеп-шатланып кына
Яңа еллар узсын!
-
Сыннар 24.12.2014

Мәктәп-бакчабыз Яңа 2015 нче елны каршы алырга әзерләнә: укытучылар-укучылар концерт-тамашалар әзерли, сыннар ясыйлар. Бәйрәм алды күңелле дә, мәшәкатьле дә!
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыган карата чаралар 13.11.2014

Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан күп чаралар оештырылачак. Бүген исә мәктәбебездә беренче мәктәпкүләм әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмәләр атна саен бер көн оештырылыр дип планлаштырылды.
-
Математика - фәннәр патшасы 12.11.2014

2014 ел - математика елы уңаеннан мәктәбебездә "Математика - фәннәр патшасы" исемле ярыш булып үттте. Ярышта катнашкан 2 класс укучылары үзләренең математика буенча тирән белемгә ия булуларын күрсәттеләр. Афәрин!
-
Котлыйбыз!
10.11.2014
7 ноябрь көнне мәктәбебезнең 3 укучысы Арча шәһәрендә узган "Юный математик" олимпиадасында катнаштылар. Һәм 4 класс укучысы Ахмадиев Рамил II урынны яулады. Аны җиңүе белән котлыйбыз! Зур уңышлар, сәламәтлек телибез!
-
"Сөмбелә таҗына кем лаек?" 31.10.2014

31 октябрь көнне мәктәбебездә "Сөмбелә таҗына кем лаек?" исемле әкият-тамаша булып узды. Тамаша әкият рәвешендә башланып китте, ярыш формасында төгәлләнде. Сөмбелә таҗына 3 класс кызы Хәкимова Алия лаек булды.









