Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Кошлар - безнең дусларыбыз! 30.01.2016

Мәктәбебез укучылары, кышкы салкыннарда кошларга ярдәм итү максатыннан, бик матур җимлекләр ясап куйдылар. Хәзер үзләре дә, балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә кошларны көн саен сыйлап торалар.
-
О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха
27.01.2016
Көннәр бик салкын булган очракта укучыларның мәктәпкә килү тәртибе.
-
Грипптан сакланыгыз! 26.01.2016

-
Китаплар презентациясе 25.01.2016

23 нче январь көнне Арча шәһәрендәге "Казан арты" музеенда "Каурый каләм" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзаларының шигырьләре һәм Г.Ахунов әдәби премиясе ияләренең әсәрләре тупланган җыентыкларның презентациясе булып үтте. Башта "Шигъри тәлгәшләр" җыентыгына шигырьләре кергән авторлар чыгыш ясады, аннары Г.Ахунов премиясе алган яшьләр сәхнәгә чакырылды. Алар арасында безнең мәктәп-балалар бакчасы педагог-оештыручысы Рания Галәветдинова да бар. Аның шигырьләре ике җыентыкта да урын алган. Һәм ул шушы тантанада чыгыш ясады, китапларга ия булды. Хезмәттәшебезне тәбрик итәбез, иҗади уңышлар телибез!
-
I яртыеллык нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышлары булды. 23.01.2016

Кичә мәктәп-балалар бакчасында I яртыеллык нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышлары уздырылды. Әти-әниләр башта һәр класста ачык дәресләр карады, соңыннан класс җыелышларында катнашты.
-
Ачык шөгыльләр дәвам итә. 22.01.2016

Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләре бакчага ачык шөгыльләргә килде. Сөйләм теле буенча үткәрелгән шөгыльдә балалар кыш айлары, кышлаучы кошлар, җимлекләр ясау турында сөйләштеләр, кошларны санадылар, аларның тавышларын тыңладылар, рәсемнәрен ясадылар. Әти-әниләр балаларны кызыксынып күзәттеләр, нәтиҗәләр ясадылар.
-
Әти-әниләр ачык шөгыльләр карады. 21.01.2016

Балалар бакчасында әти-әниләр өчен ачык шөгыльләр күрсәтелде. Кечкенәләр төркемендә әти-әниләр сөйләм үстерү буенча шөгыль карадылар. Нәниләренең тырышып үзләренчә җавап бирүләрен, соңыннан пумала белән рәсем ясауларын күрү әти-әниләр өчен бик күңелле булды.
-
Рәхәт тә соң чаңгыда! 15.01.2016

Каникулдан килүгә мәктәп-бакчабызда чаңгы шуу сезоны башланып китте. Укучыларыбыз укытучылар белән берлектә чаңгы юлы салдылар һәм шуа башладылар. Мәктәп-бакча артындагы болынлыкның бик якын булуы рәхәтләнеп шуарга мөмкинлек бирә. Бакчада тәрбияләнүче балалар да укучылардан калышмый - алар мәктәп ишек алдында шуалар. Киләчәктә чаңгы ярышы уздырылыр дип көтелә.
-
Хәерле сәгатьтә! 11.01.2016

Менә көтеп алган кышкы каникуллар узып та китте... Рәхәтләнеп саф һавада уйнап, кунакларга барып ял иткән укучыларыбыз көч туплап мәктәп-бакчага җыелды. Алар бер-берсен бүлдереп каникулдагы вакыйгаларны сөйлиләр, кем кая барган, кем нинди кызык хәлләргә юлыккан... Ә нәниләр белән башкача - аларның кайберләре бакчаны онытырга да өлгергән. Шулай булса да, борчылырга урын юк. Иң мөһиме - нәниләребез, укучыларыбыз тулы составта, сау-сәламәт! Яңа елның тәүге эш һәм уку көне башланып китте. Хәерле сәгатьтә!
-
Безнең җиңү 04.01.2016

31 декабрь көнне Арча шәһәре стадионында "Зима - 2015-2016" конкурсына йомгак ясалды. Һәм безнең мәктәп-балалар бакчасы территорияне яңа елга карата бизәү буенча 3 урынга һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Бу җиңү - коллективның уртак хезмәт һәм иҗат җимеше нәтиҗәсе. Һәр хезмәткәргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм тәбрик итәбез!









