Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170
-
Укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды. 22.10.2015

Бүген мәктәп-бакчабызда 1,2.3,4 класс укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды. Авыл китапханәчесе Сабирҗанова Рәйфә Нурияздан кызы укучыларны көндәлек, аны тутыру тәртибе, районыбызның һәм республиканың тарихи объектлары, истәлекле урыннары белән таныштырды.
-
Болгарга сәяхәт 17.10.2015

16 октябрь көнне коллективыбыз белән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына сәяхәт иттек. Изге урыннарда сәяхәтебезне дөньядагы иң зур Коръән сакланган Истәлек билгесе дип аталучы музейдан башлап, Болгар цивилизациясе музеенда дәвам иттек. 2013 нче елның маенда ачылган 8500 дән артык археология табылдыклары тупланган әлеге музей - искиткеч кызыклы урын. Андагы археология табылдыклары Болгар шәһәренең тарихи үсеше, дөньяда тоткан урыны турында сөйлиләр. Аннан соң тәҗрибәле, һәр сорауга тулы җаваплар бирүче экскурсовод Люция ханым безне шәһәрчектәге Җәмигъ мәчете, Зур манара, Успение чиркәве, Ак пулат, Кара пулат, Хан сарае, Төньяк һәм Көнчыгыш төрбәләр, сәхәбәләр һәйкәле, Кече манараларга алып барды. Район үзәгендәге "Болгар" кафесында төшке ашны ашагач, Ак мәчеткә аяк бастык. Татарстан Республикасының архитектур хәзинәсе саналган Ак мәчет безне үзенең искиткеч гүзәл гөмбәзләре, манаралары, ярым айлы колонналары, мәчетне көзгедәгечә чагылдырган сулыгы, эчендәге матурлыгы белән гаҗәпкә калдырды. Дөяләр патшалыгына да керми мөмкин түгел - анда да булдык. Сәяхәткә барган һәрберебез истәлек фотолары, Болгар сувенирлары һәм әлбәттә онытылмаслык тәэсирләр белән белән кайттык.
-
Ярминкәдә 12.10.2015

10 октябрь көнне Казан шәһәренең Агропромышленный паркында узган ярминкәдә безнең мәктәп-балалар бакчасы да катнашты. Тәҗрибә участогында үстерелгән уңыштан тыш ярминкәгә Шүрәле, аты белән Былтыр да алып барылды.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 12.10.2015

Район күләмендә үткәрелгән "Минем яраткан укытучым" конкурсына мәктәп-бакчабыздан 4 укучының эше җибәрелгән иде һәм аларның барысы да призлы урынга лаек булган. Җиңүчеләр - Котдусов Руслан, Зарипов Илназ, Хәбибиуллина Лилия һәм Хәкимова Алияне тәбрик итәбез! Киләчәктә дә шундый иҗади, актив укучылар булып калуларын телибез!
-
"Надо жить честно!" конкурсы үткәрелде 09.10.2015

Бу атнада мәктәп-бакчабызда антикоррупция буенча "Надо жить честно!" район конкурсының мәктәп этабы үткәрелде. Район этабына 1 класс укучысы Котдусов Русланның һәм 4 класс укучысы Закирҗанова Гөлинәнең эшләре җибәрелде. Район этабында да уңышлар телибез сезгә, укучылар!
-
Районкүләм укытучылар көне үткәрелде
03.10.2015
Кичә районыбызда үткәрелгән укытучылар көнендә безнең мәктәп-балалар бакчасыннан 5 педагог катнашты. Искиткеч матур итеп оештырылган бәйрәмдә мәктәбебезгә "Яңа уку елына әзерлек буенча җиңүче" дипломы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Шулай ук дәүләт түләүләре түләү конкурсы буенча да мәктәбебез III урынга чыгып, грамота һәм бүләккә ия булды. Ә педагог-оештыручыбыз Галәветдинова Р.Ә. "Иң күп түләүче педагог" номинациясендә II урынга лаек булды. Бу бәйрәмнән барыбыз да күтәренке кәеф белән яңа үрләр яуларга рухланып кайттык.
-
Укытучылар көне белән котлыйбыз! 02.10.2015

Мәктәп-бакчабыз сайтында кунак булган барлык укытучыларны, хезмәттәшләребезне һөнәри бәйрәмебез - УКЫТУЧЫЛАР көне белән тәбрик итәбез!
Илләребез тыныч, гаиләләребез имин булсын, мәктәпләребез һәрчак гөрләп торсын, Ходай сәламәтлектән аермасын дигән изге теләкләрдә калабыз!
-
Бәйрәм белән Сезне, өлкәннәр! 01.10.2015

Кадерле ветеран укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләребез, укучыларыбызның әби-бабайлары, дәү әти, дәү әниләре!
Сезне иң гүзәл, иң лаеклы бәйрәм - Өлкәннәр көне белән тәбрик итәбез! Сау-сәламәт булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, хөкүмәтебезнең ихтирамын тоеп озак яшәвегезне телибез!
-
"Время доверять" акциясе үткәрелде 30.09.2015

Бүген мәктәбебезнең 1-4 класс укучылары белән "Время доверять" акциясе кысаларында класс сәгате үтте. Укучыларыбызга ышаныч телефоны турында аңлатылды, кызыклы уеннар оештырылды.
-
Кишер, чөгендер уңышы җыю 29.09.2015

Кичә мәктәп яны тәҗрибә участогыннан кишер һәм чөгендер уңышын җыеп алдык. Бу күңелле өмәдә барлык укучылар һәм хезмәткәрләр дә катнашты. Җәй буе тырышып эшләвебез бушка китмәгән - яшелчәләр ишелеп уңганнар! Аеруча кишер барыбызны да шаккатырды. Иң зурын сайлап үлчәп тә карадык, 810 грамм авырлыкка җиткән! Кыш буена җитәрлек уңыш - витаминнар чыганагы җыелганга барыбыз да шатландык.









