Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Ватанны саклаучылар көне! 23.02.2020

"Ватанны саклаучылар көне" белән! Бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә мәдәният учреждениеләре белән берлектә бик эчтәлекле һәм күңелле бәйрәм чарасы оештырылды. Кунакка әтиләр һәм отставкадагы хәрби прапорщик Галимҗанов Габделфәт абый чакырулы иде. Чараның беренче өлешендә әлеге матур бәйрәмнең тарихы һәм бүгенгесе белән таныштык, фильмнардан өзекләр карадык. Габделфәт абый үзенең һәм район хәрби комиссариатының котлауларын җиткерде...
Икенче өлештә җитезлек ярышларында көч сынаштык. Эстафета, төрле уеннар, мылтыктан ату...
Алдагы берничә көндә үткәрелгән ярышлар белән бүгенге бәйгеләрнең баллары берләштерелеп гомуми нәтиҗә ясалды...
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында 22.02.2020

Хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, инвалидларга, тыл һәм сугыш ветераннарына ярдәм күрсәтү максатында мәктәбебездә төрле чаралар уза. Айлык дәвамында укучылар ике командага бүленеп, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Шулай итеп, һәр команда очко туплап барды. Буген укучыларыбыз шашка ярышында көч сынашты.
-
Прием в 1 класс/ Беренче класска кабул итү 21.02.2020

С 1 февраля 2020 года начинается прием заявлений в 1 класс МБОУ «Кошлаучская ООШ» Арского МР РТ.
2020 елның 1 февраленнән Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул итү башланды.
Более подробная информация по приёму в ОУ здесь/ монда мәктәпкә кабул итү буенча тулы информация.
-
Неделя родного языка... 20.02.2020

Международный день родного языка – праздник необычный, но очень важный. Этот праздник учреждён решением 30-й сессии Генеральной конференции ЮНЕСКО в ноябре 1999 года и отмечается 21 февраля с 2000 года ежегодно с целью защиты языкового и культурного многообразия.
В честь этого дня была проведена викторина «Знатоки русского языка». Викторина - хороший способ закрепить и повторить изученные орфограммы.
Учащиеся с удовольствием приняли участие в мероприятии. Познавательный материал был подобран с учетом возрастных особенностей учащихся. Дети в процессе мероприятия были активны, работали с удовольствием. Они с азартом отгадывали загадки, ребусы, выполняли сложные интересные задания. В классе присутствовала атмосфера соревнования и деловой конкуренции. -
Туган тел атналыгы дәвам итә... 19.02.2020

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Шушы уңайдан мәктәбебездә туган тел атналыгы дәвам итә. Туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Могҗизалар кыры” уены үткәрелде. Әлеге чарада укучыларның тел буенча белемнәре сыналды. Җиңүче булып 4 нче сыйныф укучысы Минһаҗева Зәлинә калды.
Уен азагында Муса Җәлилнең “Җырларым” шигыре татар, үзбәк, кыргыз, төрекмән, башкорт һәм каракалпак телләрендә укылды...
-
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан очрашулар... 18.02.2020

1941нче елның 22 июне һәм 1945 елның 9 мае. Шушы ике көн арасында совет халкының Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясенә һәм аның союздашларына каршы 1418 көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе ята.
Фронт һәм тыл - бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзләрен аямаганнар...
Кызганычка каршы Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз инде бакыйлыкка күчеп беттеләр, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның да саны елдан-ел кими бара. Алар турында инде күп язылды, ләкин берәү дә башкаларның язмышын кабатламый.
Бүген без дә тыл ветераннарыбызның хәлләрен белеп кайттык. Аларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладык. Быел Бөек Җиңүгә дә 75 ел тула. Балалар, дәһшәтле сугыш елларында, тылда ал-ялны белми эшләгән хөрмәтле ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Әбиләребез тылдагы авыр хезмәтне, ачлыкны башыннан үткәргән вакытларын, әтисезлек хәсрәтен сөйләделәр. Бөек Ватан сугышы чорының тыл хезмәтчәннәре киләчәк буыннарга изге Җиңү һәм халкыбызның бөек һәм фидакарь хезмәт батырлыгы истәлеген тапшыручылар икәнен онытмыйк.
-
Туган тел атналыгы башланды 17.02.2020

И, туган тел, и, матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, берни белән дә алыштырып булмый торган “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Безнең туган телебез-татар теле зур тарихлы, бай, җырлы-моңлы тел...
Бүген мәктәбебездә “Туган тел” атналыгы башланып китте. “Газиз туган телем” дип исемләнгән интеллектуаль викторинада укучылар мәкальләрне дәвам иттеләр, табышмаклар чиштеләр, тизәйткечләрне тиз-тиз әйтеп телләрен шомарттылар. Шулай ук тел байлыгын үстерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгытуга да биремнәр эшләделәр... -
Муса Җәлил - Герой шагыйрь!.. 15.02.2020

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук хөрмәт уятырлык шәхесләр була. Шундый исемнәрнең берсе олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, онытылмаслык бөек шагыйрь – Муса Җәлил. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең символлары булып батырлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык, кебек сүзләр тора.Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек шәхес. Менә шуның өчен дә без, Җәлилнең милләтәше буларак, бу сыйфатларны яшьтән үк үзебездә тәрбияләргә тиешбез.
ТАССРның 100, Арча районының 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыклары уңаеннан мәктәбебездә үткәрелгән әдәби кичәнең темасы «Муса Җәлил-балалар шагыйре» дип аталды. Муса Җәлил дә үз телен, үз милләтен, илен, балаларны бик яраткан. Бүгенге кичәдә без аның тормышын күзалдыннан кичерердек, балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле укыдык. Әлеге чарада Кушлавыч авыл клубы, авыл китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашып күп өстәмә материал җиткерделәр.
-
Әфганстан - йөрәк ярасы... 14.02.2020

Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү максатыннан тәрбия сәгатьләре үтте. Авылыбыздан Әфган сугышында катнашкан Фазылҗанов Айрат Әхәт улы турында мәгълүмат бирелде.
Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны дә сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.
Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда...
-
Тәрбия сәгатьләрендә 14.02.2020

...1941 нче елның 22 нче июнь таңы туып килә. Иртәнге сәгать 4. Якшәмбе көн. Бөтен халык тирән йокыда. Шушы тыныч иртәне бозып, илебезнең көнбатыш чикләренә фашист танклары үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәр һәм авылларыбыз өстенә бомбалар яудыра башлады. Сугыш башланды! Сугыш…Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган! Сугыш…Меңәрләгән шәһәрләр жимерелгән, жир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.
Яндырылганның, җимерелгәннең, таланганның исәбе юк. Немецлардан соң бер исән авыл, бер исән шәһәр калмый. Меңләгән шәһәр һәм поселоклар хәрабә хәленә китерелә. 700 меңнән артык авыл көлгә әйләндерелә. Ә халкы бөтен ачысын-төчесен татый...
Бүгенге тәрбия сәгатен без Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышладык. Укучыларыбызның сугыш кырларында ятып калган бабайлары алдында баш идек, җиңү яулап, туган якларыбызга әйләнеп кайткан бабайларны барладык. “Алар илгә Җиңү алып кайтты” китабында бирелгән мәгълүмат белән, Бөек Ватан сугышы чоры турында сөйләгән китаплар белән таныштык...













