Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Бөек Җиңү көне белән! 09.05.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән!.. Бүген бәйрәм уңаеннан Кушлавыч мәктәбе, балалар бакчасы, Кушлавыч авыл клубы, китапханәсе, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты, җирле үзидарә җитәкчеләре, отставкадагы прапорщик Галимҗанов Габделфәт абый авылыбыздагы дан һәйкәленә венок салдык.
Хөрмәтле тыл ветераннарыбызга (сугыш ветераннарыбыз кызганычка инде мәрхүмнәр) республика, район, җирле үзидарә җитәкчелеге, Кушлавыч мәктәбе, клубларының котлау открыткаларын тапшырып, бәйрәм белән котлап хәл белештек... Илләребез имин, күкләребез тыныч булсын!.."Бөек Җиңү көне" уңаеннан үткәрелгән барлык online акцияләрнең фото-видео яңалыклары instagram челтәрендәге официаль битебездә.
-
Бәйрәм белән! 01.05.2020

Яз һәм хезмәт бәйрәме - 1 май белән! "Беренче май открыткасы" ("Первомайская открытка") акциясендә катнашабыз.
-
Тукай туган көн! 26.04.2020

Габдулла Тукайның тууына 134 ел. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан җирле үзидарә, Кушлавыч мәктәбе, балалар бакчасы, Кушлавыч авыл клубы, китапханәсе, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты җитәкчеләре аның һәйкәленә чәчәкләр салдык (тантанада барлык санитар кагыйдәләр дә үтәлде). Бәйрәм белән!..
-
Тукай атналыгы 21.04.2020

Бөек татар шагыйре, авылдашыбыз Габдулла тукайның тууына 134 ел уңаеннан мәктәбебез укучылары, укытучылар, хезмәткәрләр, әти-әниләр "Без Тукайны укыйбыз" әдәби марафонында, рәсемнәр бәйгеләрендә актив катнаша.
Видеояңалыкларны инстаграм челтәрендәге рәсми битебездә күрә аласыз.
-
Тыл ветераннары белән эш 17.04.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарының тормыш-көнкүрешен, биографияләрен барлыйбыз. Инстаграм челтәрендә алар белән таныштыруны башлап җибәрдек.
-
Бөек шагыйребез Г.Тукайның вафат булган көне... 15.04.2020

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның вафатына 107 ел...
-
Тәрбия сәгатьләрендә 14.04.2020

Дистанцион тәрбия сәгатьләрендә лл йөрү кагыйдәләрен кабатлыйбыз һәм өйрәнәбез...
-
"Космонавтика көне" 12.04.2020

"Космонавтика көне" белән! Бу көнне планетабыздан беренче кеше Юрий Гагарин җир шарын галәм киңлегеннән әйләнеп чыга...
Бу уңайдан дәрес, тәрбия сәгатьләре белән беррәттән укучыларыбыз рәсемнәр дә ясады.
ИнстаграмВидеога сылтама.
-
"Космонавтика көне" якынлаша... 10.04.2020

Якынлашып килүче "Космонавтика көне" уңаеннан дистанцион тәрбия сәгатьләре, дәресләр, бәйгеләр бара... Без тарихның бу якты мизгелләрен белергә тиеш...
ИнстаграмВидеога сылтама.
-
Г.Тукай айлыгы... 09.04.2020

Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулу уңаеннан #безТукайныукыйбыз һәм #оставайсядома акциясенә кушылабыз... Бердәм булыйк, сәламәтлегебезне саклыйк, туган телебездә аралашыйк!...
ИнстаграмВидеога сылтама.













