Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" 07.10.2020

Укучыларның сәламәтлекләрен ныгыту, спортка карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан мәктәбебездә "Сәламәт йөгерү" акциясе үтте. Бу проектта катшашучылар бик актив булдылар. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" девизы астында бар халыкны да сәламәт яшәү рәвешенә кушылырга чакырдылар.
-
Өлкәннәр көне декадасы дәвам итә. 02.10.2020

Өлкәннәр көне декадасы дәвам итә. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык һәм сугыштан соң хәерчелек...
Без бүген башлангыч класс укучылары белән гомере буе хезмәттә кайнаган Гыймадиева Асия апага кунакка бардык, хәлен белдек. Асия апа игътибарга, хөрмәткә лаеклы кеше. Үзенең оныкларын ярата. Алар да әбиләренең нигезенә эзне суытмый. -
Өлкәннәр көне. 01.10.2020

Октябрь ае иң җылы һәм иң матур бәйрәмнәрнең берсе булган Өлкәннәр көненнән башланып китә. Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
Мәктәбебездә бу уңайдан матур кичә оештырылды. Авылыбыз клубына әби-бабайлар җыелды. Алар өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Мәктәп укучылары әби-бабайларын җырлап, биеп, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп, скетч куеп шатландырдылар. Барлык санитар - гигиена таләпләре үтәлде. -
"Яшь талантлар" 01.10.2020

Мәктәпнең "Яшь талантлар" драма түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз татар халык әкияте "Үги кыз"ны сәхнәләштерде.
-
Уңыш искиткеч! 30.09.2020

Алтын көз үтеп бара. Бакчаларда соңгы өмәләр уздырыла. Бүген укчыларыбыз белән мәктәп бакчасында эшләдек. Кишер, чөгендер, кабак җыйдык. Уңыш искиткеч! Кыш буена җитәрлек витамин әзерләнде.
-
“Сәламәтлек – һәр кеше үзе күтәрелергә тиеш булган үр ул” 29.09.2020

Бүген без укучылар белән “Сәламәтлек – һәр кеше үзе күтәрелергә тиеш булган үр ул” дип аталган тәрбия сәгате үткәрдек. Сәламәтлекне саклау өчен кирәк булган кагыйдәләрне искә төшердек һәм Татарстан Республикасы Роспотребнадзор оешмасы “Укрепление общественного здоровья” федераль проектын тормышка ашыру максатыннан, укучыларга юллаган видеороликларны карадык. Сәламәт яшик!
-
"Агач утырту" көне 27.09.2020

"Агач утырту" көне
-
“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе 26.09.2020

“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар) дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан (Идел буе) Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТНВ телерадикомпаниясе;
Акциянең максаты татар теленә карата кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту һ.б.
Акциянең асылы — Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант.
-
Защитись от гриппа! 24.09.2020

Грипп – тяжёлая вирусная инфекция, которая сопровождается высокой смертностью, особенно у маленьких детей и пожилых людей. Грипп характеризуется коротким инкубационным периодом (1-2 дня) и быстрым циклическим течением (3-5дней). Грипп опасен тяжелыми осложнениями.
Вакцинация против гриппа является единственным научно обоснованным и экономически эффективным способом защиты населения.
-
"Минем йортым Татастан. Бер гаилэ-бер тарих" 24.09.2020

Бүген укучыларыбыз Кушлавыч авылы китапханәсенә кунакка килделәр. Аларны монда китапханәче Рәмзия апа Фәттахова "Минем йортым Татастан.Бер гаилэ-бер тарих"дип аталган чарага чакырган иде. Укучылар Татарстан тарихы, аның тарихи урыннары, табигате, табигый байлыклары, эш сөючән халкы турындагы белемнәрен ныгыттылар, бай эчтәлекле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Әңгәмәне йомгаклап, викторина үткәрелде.













