Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Һөнәр сайлау. Уку йортлары белән элемтә. 12.03.2020

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез.
Бүген мәктәбебезгә автономияле коммерцияле булмаган урта һөнәри белем бирү оешмасы «Арча гуманитар-техник техникумы»ннан методист Абзалова Ләйсән Альбертовна килде. Ул укучыларга белем йорты турында мәгълүмат бирде, андагы белем алу юнәлешләре, уку шартлары турында сөйләде, буклетлар таратты. -
Язгы боз куркынычы... 10.03.2020

Барыбыз да зарыгып көткән яз җитте. Көннәр җылына. Җылы кояш нурлары барыбызны да урамга дәшә. Әмма безне урамда бик күп хәвеф-хәтәрләр көтеп тора. Балаларның иминлеген саклау максатыннан, язын урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен карап үттек.
Язгы кояш нурлары тәэсирендә боз өсте дә юкара. Укучыларга язгы бозның ярылып китү куркынычы аңлатылды, боз өстенә керергә ярамаганлыгын, балык тотарга һәм су өстендә агып баручы боз кисәкләре өстендә сикереп йөрүнең куркыныч икәнлеген искә төшердек. -
8 март, бәйрәм концерты... 07.03.2020

Кушлавыч авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан матур концерт үтте. Кушлавыч мәктәбе, авыл клубы, китапханә, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты коллективлары берләшеп бик матур программа тәкъдим иттек...
Укучылар әниләргә багышлап җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Башлангыч сыйныфлар “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерделәр. Әниләребез үзләре дә тик утырмадылар, төрле уеннарда актив катнаштылар. Авыл үзешчәннәре дә матур чыгышлар тәкъдим итте. Бәйрәм бик күңелле үтте!..
-
"Юл хәрәкәтнең яшь инспекторлары" көне 06.03.2020

Бүген 6 нчы март "Юл хәрәкәтнең яшь инспекторлары" (ЮИД) көне. Әлеге уңайдан мәктәбебездә “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме" дигән уен – викторина булды. Аны яшь инспекторлар отрядында булган югары сыйныф укучылары үткәрде. Башлангыч сыйныф укучылары ла бик актив катнашты. Әлеге чарада укучылар юлда һәрвакыт сак булырга, юл билгеләрен кабатладылар, ЮИД отрядының эшчәнлеге белән таныштылар...
-
Грипп һәм ОРВИ, коронавирус. Профилактик чаралар. 05.03.2020

Бүген укучыларга салкын тию, грипп һәм короновирус инфекцияләренә каршы профилактика чаралары турында аңлатма бирелде. Түбәндәге кагыйдәләрне бөтен кешегә дә үтәү мәҗбүри. Без үз сәламәтлегебезне үзебез кайгыртырга тиеш.
Индивидуальная профилактика гриппа, ОРВИ, в том числе коронавирусной инфекции COVID-19
ПРАВИЛО 1. МОЕМ РУКИ
• Мойте руки с мылом после посещения любых общественных мест, транспорта, прикосновений к дверным ручкам, деньгам, оргтехнике, перед едой и приготовлением пищи.
• При отсутствии доступа к воде и мылу необходимо использовать дезинфицирующие средства или одноразовые влажные салфетки.
• Не прикасайтесь к лицу и глазам немытыми руками.
• Не пользуйтесь общими полотенцами.
ПРАВИЛО 2. СОБЛЮДАЕМ ГИГИЕНУ РАБОЧЕГО МЕСТА И... -
ТАССР тарихы 10 минутта 03.03.2020

Бүген ТАССРга 100, Арчага 90, Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан, укучылар белән «ТАССР тарихы 10 минутта» исемле видеоролик карадык. Фәнни – популяр форматтагы бу ролик “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы нигезендә әзерләнгән. Әлеге роликта Татарстан Республикасының оешуыннан алып бүгенгәчә булган иң мөһим вакыйгалар тасвирланган. Монда, гражданнар сугышы, ачлык, колхозлашу чоры, репрессия, сугыш һ.б. сурәтләнгән. Ул нибары 10 минутлык кына, үзе бик эчтәлекле, заманча итеп, юмор белән эшләнгән.
-
Дәрестән тыш... 28.02.2020

Бүген укучыларыбыз белән дәрестән тыш эшчәнлек вакытында “Күңелле стартлар” уздырдык. “Батырлар” (малайлар) командасына каршы “Гүзәлләр” (кызлар) командасы көч сынашты. Ярышлар балаларның шат көлүләре белән үрелеп барды. Барлык балалар да актив һәм җитез булдылар. Сикерү, йөгерү, туплар белән көч сынаштылар. Спорт уеннары барысына да күңел күтәренкелеге бирде. Эстафета җиңүчесез булмый. ”Гүзәлләр” командасына тиңнәр булмады. Афәрин, кызлар!
-
Музейда дәрес 27.02.2020

Камал театрына яңалык алып килгән щепкинчыларның берсе – Әзһәр Шакиров сәхнәдә 60 ел иҗат итә. 22 нче февральдә аңа 80 яшь тулды. Адәм баласы тормышның ачысын-төчесен күргән саен мәрхәмәтлерәк буладыр ул. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров та әнә шундый асыл ир затларының берсе.
Бүген, Кушлавычтагы Тукаевларның музей-йортында, Әзһәр Шакировның 80 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте. Кичәдә укучыларыбыз да катнашты. Музей җитәкчесе Мөхәммәтшина Ләйлә апа юбилярның кыскача биографиясе һәм иҗаты белән таныштырып үтте. Соңыннан “Каргышлы балачак” фильмыннан өзекләр карадылар. Әзһәр Шакиров бу фильмда Бибимәмдүдәнең әтисе Зиннәтулла хәзрәт ролендә. -
"Без бергә"... 26.02.2020

Бүген Арча шәһәре балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Без бергә” республика милли фестиваленең район туры узды. Анда районның 36 мәктәбе төрле номинацияләрдә бик матур чыгышлар ясадылар, күргәзмәләр әзерләп килгәннәр иде. Безнең мәктәбебездән дә 5 нче сыйныф укучыбыз, моңлы сандугачыбыз Чулпан Бикчәнтәева үзенең чыгышын тәкъдим итте...
-
Һәйкәлләр акциясе дәвам итә... 25.02.2020

Һәйкәл – әби-бабаларыбыз вакытыннан калган олы бер мирас. Ул, без дөньяга килгәнче, бик күп еллар буе җил-давылга, кар-буранга, салкынга түзгән һәм безнең илдә сугышлар барган вакытта авыл халкының авыр кыерсытуларга, авыр тормышка бирешмичә, алга атлавын күргән. Ә инде һәйкәлләрне карап, тәрбияләп тору безнең төп бурычларыбызның берсе!
Бүген без дә укучылар белән авылыбызда Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл тирәләрен кардан чистарттык. Саф һава да суладык, изге эш тә башкардык. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел дип, юкка әйтмәгәннәр. Сугышта үлеп калган авылдашларыбызны онытмыйк, укучыларда аларга карата кызыксыну, мәхәббәт тәрбиялик.













