Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Соңгы кыңгырау-2017" (+фотомизгелләр) 25.05.2017

"Соңгы кыңгырау"... Әлеге моңсу да, шатлыклы да мизгелләрне һәркем үз күңелендә саклыйдыр мөгаен. Кайчак бик ашкынып көткән кебек тоелса да, чыгарылыш вакыты җитүгә ничектер моңсу да булып китә, сыйныфташлар белән узган мизгелләр күз алдыннан үтә... Шулай да алда яңа үрләр, әле имтиханнарны да үтәсе бар. Үзенә күрә тормышның яңа баскычына күчеш старты булып яңгырый бит "Соңгы кыңгырау" чыңнары...
Баш очыннан ак болытлар ага
Ак болытлар – безнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый
Алар шулай ап-ак калачак
Ак болытлар безнең балачак...Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
Татар-башкорт көрәшендә район призёрыбыз. 22.05.2017

Узган шимбәдә мәктәбебез укучылары Арча муниципаль районы күләмендә үткәрелгән спорт чараларында катнаштылар. Татар-башкорт көрәше буенча ООО "Арча" җитәкчесе Закиров А.Г. призына ярышларда катнашып 6 нчы сыйныф укучыбыз Шерматов Рәйхан 32 кг.га кадәрге авырлыкта 3 нче урын яулап бәйгенең призына лаек булды. Аңа киләсе ярышларда да уңышлар телибез!..
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
19 май-пионер оешмасының туган көне 19.05.2017

19 май пионер оешмасының туган көне. Ул СССРда 1922 нче елда оеша. Пионерлар хәрәкәте ил тарихында зур бер чорны биләп тора. Ләкин безнең илдә хәзер пионер оешмасы юк инде, ә күптән түгел генә ул бик популяр иде. Олылардан пионер оешмасы турында сорасаң, аларның йөзләре яктырып китә, күзләре нурлана. Алар үзләренең пионер бала чагы турында озак һәм бик күп сөйләргә әзер: пионер җырлары, үзләренең вожатыйлары һ.б. турында. Бу тема әле хәзер дә күпләрне кызыксындыра,чөнки сәясәтләндерелгән булса да, пионер оешмасы берничә буын үз иленең лаеклы гражданнарын тәрбияләде. Чынлыкта бу нәрсә булган? Ничек булган?..
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
"Акыл-баттл" Кырлайда... 18.05.2017

Бүген Кырлайдагы Тукай музее бинасында "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында "Акыл-баттл" интеллектуаль уены булып узды (хәтерләсәгез әлеге уен зоналап бара, Кушлавычтагы бәйге турында язган идек) Бүгенге ярышта Яңа Кырлай, Яңа Кишет, Ташкичү һәм Өчиле мәктәпләре укучылары үз белемнәрен сынадылар... Интеллектуаль уен берничә турда барды. “Тукай оныклары” (Яңа Кырлай), “Әдәбият сөючеләр” (Яңа Кишет), “Тукай якташлары” (Өчиле), “Мәрҗәни варислары” (Ташкичү) төркемнәре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты, аның әсәрләре буенча язылган музыка, рәсем сәнгате үрнәкләре буенча бик кызыклы сорауларга җаваплар таптылар, үз өлгерлекләрен күрсәттеләр. Аларга, жирәбә буенча туры килгән, Тукайның бер шигырен сәхнәләштереп тә күрсәтергә туры килде. Бәйгенең барлык турлары да аһәңле җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
Музыка остасы Солтан Шигапов белән очрашу 17.05.2017

Кичә мәктәбебезгә Казан шәһәре "Халыклар дуслык йорты" хезмәткәре, җырчы һәм төрле уен-коралларында уйнаучы оста Солтан Шигапов килде. Ул укучыларга музыка һәм музыка уен кораллары турында сөйләде. Г.Тукайның иҗатын иске төшерде һәм татар халык көйләрен, Г.Тукайның шигырьләренә язылган җырларны башкарды, төрле халык бию элементларын да күрсәтте. Музыкант Солтан ага Шигапов белән укучылар да кушылып җырладылар, биеделәр...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
Арча районы мәгариф хезмәткәрләре ярышы 16.05.2017

Кичә, 15нче май көнне Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары әгъзалары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар булып узды. Һәр мәктәп, балалар бакчасы, өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре төрле яшь төркемнәренә бүленеп, төрле дистанцияләргә йөгерү буенча үзләренең көчләрен сынадылар...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
Ачык ишекләр көне/ Açıq işeklär köne 15.05.2017

Арча районы Үрнәк бистәсендә урнашкан "Арча аграр профессиональ көллияте"ндә ачык ишекләр көне булды. Көллият бу чарага бик ныклап әзерләнгән. Килгән кунакларга, көллият укучылары тарафыннан әзерләнгән, күргәзмә, укытучыларның нинди профессияләр алып булуы турындагы чыгышлары, көллият студентлары тарафыннан әзерләнгән концерт тәкъдим ителде...
Arça rayonı Ürnäk bistäsendä urnaşqan "Arça ağrar professional’ kölliäte"ndä açıq işeklär köne buldı. Kölliät bu çarağa bik nıqlap äzerlängän. Kilgän qunaqlarğa, kölliät uquçıları tarafınnan äzerlängän, kürgäzmä, uqıtuçılarnıñ nindi professiälär alıp buluı turındağı çığışları, kölliät studentları tarafınnan äzerlängän konsert täqdim itelde.
Тулырак һәм фотомизгелләр белән/ Tulıraq häm fotomizgellär belän: qushlawich.ruда.
-
_"Халыкара гаилә көне" 15.05.2017

Бүген мәктәбебездә "Халыкара гаилә көне" уңаеннан бердәм сыйныф сәгатьләре узды. Әлеге дәресләрнең төп максаты укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру; аларга әти-әни, әби-бабай хакын хаклау кирәклеген аңлату; балачактан үзеңне бәхетле гаилә төзергә әзерләргә кирәклеген төшендерү иде. Бүгенге чарада укучыларга үзләренең гаиләләре турында сөйләү, рәсемдә күрсәтү, гаилә темасына багышланган мәкальләр әйтү кебек биремнәр бирелде...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
Кушлавыч авыл клубында экологик кичә/ Quşlawıç awıl klubında ekologik kiçä 13.05.2017

Укучыларыбыз Кушлавыч авыл клубында уздырылган "Табигать ул тиңсез хәзинә" дип исемләнгән экологик кичәдә катнаштылар. Укучыларыбыз анда сәхнәләштерелгән композиция күрсәттеләр. Әлеге чара елгалар, чишмәләребез, урманнарның чисталыгын саклау зарурлыгын ачып күрсәтүгә багышланган иде...
Bügen uquçılarıbız Quşlawıç awıl klubında uzdırılğan "Tabiğät ul tiñsez xäzinä" dip isemlängän ekologik kiçädä qatnaştılar. Uquçılarıbız anda säxnäläşterelgän kompozitsiä kürsättelär. Älege çara yılğalar, çişmälärebez, urmannarnıñ çistalığen saqlaw zarurlığın açıp kürsätügä bağışlanğan ide.
Тулырак һәм фотомизгелләр белән/ Tulıraq häm fotomizgellär belän: qushlawich.ruда.
-
Мәктәптә очрашулар/ Mäktäptä oçraşular 11.05.2017

Бүген мәктәбебездә Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының хокук бозуларны булдырмау бүлегенең әйдәп баручы белгече Нигъматуллин Нил Камбил улы, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегеннән психологлар Шаесламова Миләүшә Фирдинант кызы Һәм Минзина Алисә укучылар белән "Бәлигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны булдырмау" дигән темага ачык әңгәмә үткәрделәр.
Bügen mäktäbebezdä Arça munitsipal’ rayonı başkarma qömitetı apparatınıñ xoquq bozularnı buldırmaw bülegeneñ äydäp baruçı belgeçe Niğmatullin Nil Qämbil ulı, ğäilä häm balalarğa sotsial’ yärdäm kürsätü bülegennän psixologlar Şayıslamova Miläwşä Firdinant qızı Häm Minzina Alisä uquçılar belän "Bäliğ bulmağan balalar arasında xoquq bozularnı buldırmaw" digän temağa açıq äñgämä ütkärdelär.
Тулырак һәм фотомизгелләр белән/ Tulıraq häm fotomizgellär belän: qushlawich.ruда.













