Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Чыгарылыш сыйныфлар өчен мәгълүмат/ Çığarılış sıynıflar öçen mäğlümat 25.04.2017

"Казан тимер юл транспорты техникумы" чыгарылыш сыйныф укучыларын үзләренә укырга чакыра. Әлеге техникумга 9 яки 11нче сыйныфлар базасында кабул итәләр. Шулай ук "Казан тимер юл транспорты техникумы"ның рәсми хәбәр итүенчә укып бетерүчеләр 100% эш белән тәэмин ителәләр...
"Qazan timer yul transportı texniqümı" çığarılış sıynıf uquçıların üzlärenä uqırğa çaqıra. Älege texniqümğa 9 yäki 11nçe sıynıflar bazasında qabul itälär. Şulay uq "Qazan timer yul transportı texniqümı"nıñ räsmi xäbär itüençä uqıp beterüçelär 100% eş belän tä’min itelälär...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән/ Tulıraq häm fotomizgellär belän: qushlawich.ruда.
-
"Я - гражданин России! Мин - Татарстан баласы"/ "Ya - grajdanin Rossii! Min - Tatarstan balası" 24.04.2017

Паспорт - Россия гражданы булуны дәлилләүче төп документ. Кушлавычтагы Тукаевлар музей-йорты һәм Тукай-Кырлай музейларында "Музейлар язы" акциясе кысаларында "Я - гражданин России! Мин - Татарстан баласы" дип исемләнгән паспорт тапшыру тантаналары булып узды. Бу матур чараларда безнең мәктәп укучыларыбыз да катнашты. Эчтәлекле матур программа караганнан соң паспортлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды...
Pasport - Rossiä grajdanı bulunı dälilläwçe töp doqüment. Quşlawıçtağı Tuqayıwlar muzey-yortı häm Tuqay-Qırlay muzeylarında "Muzeylar yazı" aksiäse qısalarında "Ya - grajdanin Rossii! Min - Tatarstan balası" dip isemlängän pasport tapşıru tantanaları bulıp uzdı. Bu matur çaralarda bezneñ mäktäp uquçılarıbız da qatnaştı. Eçtälekle matur programma qarağannan soñ pasportlar häm istälekle büläklär tapşırıldı...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән/ Tulıraq häm fotomizgellär belän: qushlawich.ruда.
-
"Мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында 22.04.2017

"Мәрхәмәтлелек атналыгы" ("Неделя добра") кысаларында мәктәбебездә актив эш алып барыла. Шул уңайдан өлкән сыйныф укучылары Г.Тукай һәйкәле, "Ватан-ана"обелиск яннарын көтмәгәндә явып киткән кардан тиз арада арындырдылар. Табигать үзенекен итә шул, территорияләр инде чистартылып та беткән иде, яңадан кар көртләре күренер дип уйлаган да булмады...
-
Филвордлар чишәбезме?.. 22.04.2017

Мәктәбебездә татар, рус, инглиз телләре атналыгы дәвам итә һәм кичә укучылар кызыклы филвордлар чиштеләр. Филвордлар әкият геройларына багышланган, ләкин алар гади генә түгел. Укучыларга филвордларны дөрес чишәр өчен башта мәктәптә яшеренгән әкият геройларын табарга кирәк иде. Укучылар бик кызыксынып бу биремнәрне дөрес итеп эшләп килделәр.
Тулырак: qushlawich.ru.
-
Котлыйбыз!... 21.04.2017

Хөрмәтле җитәкчебез, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе начальнигы Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефаровичны чын күңелебездән туган көне белән тәбрик итәбез!
Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, гаилә иминлеге теләп калабыз. Мактаулы эшебездә иҗади уңышлар юлдаш булсын!..
Тулырак чыганак: qushlawich.ru -
Татар, рус, инглиз телләре атналыгы кысаларында 19.04.2017

Тел атналыгы кысаларында бүген командалар өч телдә кызыклы табышмаклар чиштеләр. Табышмаклар җиңелдән бирелмәде, әмма укучылар тырыша торгач 33 табышмакка җавап таптылар. Һәр команда дөрес җаваплары өчен җыйган фишкаларны үзләре ясаган "банкларга" салып куйдылар. Ярыш дәвам итә.
Ә сез "Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли?", "Что может путешествовать по свету, оставаясь на одном месте, в одном и том же углу?" яки "What has two heads, four eyes, six legs and a tail?" кебек сорауларга җавап таба аласызмы? -
Кушлавычтагы Тукай музеенда сынчы Мәхмүт Хәкимҗанов белән очрашу 18.04.2017

Апрель җитүгә күңелләребез Тукай рухы белән тагы да җанланып китә. Бөек Тукаебызны апрель ае биргән, апрель ае алган... Шагыйрь иҗатын укучылар да, өлкәннәр дә бик хөрмәт итә. Шигырьләрен яттан сөйли. Бүген Кушлавычтагы Тукаевлар музей йортында сынчы, балта остасы Хәкимҗанов Мәхмүт Гаделҗан улының күргәзмәсе булып үтте. Мәхмүт абый тумышы белән Кушлавыч кешесе. Бүгенге көндә Әтнә районы Түбән Шашы авылында гомер итә. Ул бүгенге очрашуда укучыларыбызга балачак хәтирәләре белән уртаклашты. Үзенең агач эшенә хирыслыгын бала вакыттан килүен сөйләде...
Тулырак һәм фоторәсемнәр белән монда.
-
Татар, рус, инглиз телләре атналыгы 17.04.2017

Мәктәбебездә бу атна татар, рус, инглиз теле атналыгы диеп игълан ителде. Укучылар бүген атналыкның программасы, үткәрү тәртибе белән таныштылар, өчәр командага бүленделәр. Һәрбер көн төрледән-төрле биремнәргә, ребусларга, кроссвордларга, төрле чараларга бай булачак. Җыелган очколарын алар "фунт стерлинг берәмлегендә", үзләре ясаган банкларгатуплап барачак.
Бүгенге көн тәртибе буенча, укучылар ребус чишүдән башладылар. Аларга зурдан-зур уңышлар, җиңүләр теләп калабыз! -
VI Республикакүләм Габдулла Тукай укуларында III дәрәҗә призёр 15.04.2017

Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбе базасында Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган VI Республикакүләм Габдулла Тукай укуларының финал туры үтте. Әлеге бәйге-конференция укытучылар һәм укучылар өчен төрле юнәлешләрдә барды. Укучылар Габдулла Тукай-тәрҗемәче; Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай иҗаты; Г.Тукайны төрле елларда өйрәнүләр тарихыннан; Якташ әдибем табигатьне саклау турында яза; "Табигать-тиңсез хәзинә” (Укучылар тарафыннан иҗат ителгән хикәяләр) темалары буенча чыгыш ясадылар. Катнашучылар Республиканың күпчелек районнарыннан җыелган иде. Укытучылар өч юнәлештә эш алып барды. Алар: Мәктәптә, инновацион технологияләр кулланып, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү; Мәгърифәтчеләребез һәм аларның эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы; Укыту-тәрбия процессында туган як тарихын өйрәнү; Фәнни-гамәли конференциягә КФУ дан укытучы-профессорлар, язучылар берлегеннән күренекле шәхесләр һәм район вәкилләре килгән иде. Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән тәбрикләделәр.
Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Әюпова Рания Фирдүсовна да әлеге бәйге-конференциядә "Мәктәптә, инновацион технологияләр кулланып, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү" юнәлешендә эшен уңышлы яклап призлы III дәрәҗә дипломга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз! -
"Рок-н-рол көне!.." 13.04.2017

Бүген Бөтендөнья рок-н-рол көне. Рок-н-рол АКШта 20 нче гасырның 40 нчы-50 нче елларында барлыкка килә һәм бик тиз популярлашып китә. Шушы уңайдан мәктәптә флеш-моб үткәрдек. Озын тәнәфестә барлык укучылар да рок-н-рол биеде. Берәү дә читтә калмады: һәркем сәләтенчә үзен күрсәтте.













