Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Чаңгы ярышларында... 27.02.2017

Узган шимбәдә Арча шәһәре стадионында Фәнил Гәрәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары булды. Барлык мәктәпләрдән иң яхшы чаңгыда йөрүчеләр җыелган иде. Стадион укучыларның шат авазларыннан гөрләп торды. Безнең мәктәптән дә укучылар бик теләп катнашты.
-
"Ягез әле егетләр" 24.02.2017

23 нче февраль көнне мәктәбебез спортзалында "Ягез әле егетләр" дип исемләнгән мәдәни-спорт ярышлары үтте. Кушлавыч авыл клубы, китапханәсе, Тукаевларның музей-йорты коллективлары белән берлектә оештырылган әлеге чарабызга олысы, кечесе ярышырга, ял итәргә килгән иде. Яшьрәкләрдән ике команда төзелеп, эстафета, аркан тарту, волейбол, капчык киеп йөгерү кебек ярышларда көч сынаштылар, интеллектуаль ярышлар да бик күңелле килеп чыкты. Катнашучыларга, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
-
"Ватанны саклаучылар көне" 23.02.2017

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне!.. Бу бәйрәмгә инде 100 елга якын. 100 елга якын инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәме билгеләп үтелә (тулырак монда). Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау. “Армия” сүзе латинчадан “коралладырылган” диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле...
"Ватанны саклаучылар көне" белән чын күңелебездән котлыйбыз! Дөньялар имин булып, саулыкта-сәламәтлектә, бәхет-шатлыкта гына яшәргә язсын!Хөрмәт белән: qushlawich.ru
-
Халыкара туган тел көне!.. 21.02.2017

21нче февраль - Халыкара туган тел көне. Мәктәбебездә бу уңайдан бик күп чаралардан торган атналык узды. Бүген исә атналыкны йомгаклау һәм Халыкара туган тел көне буларак "Тамчы шоу" әдәби викторинасы узды. Укучылар ике командага бүленеп, үзләренең белемнәрен сынадылар, яңа белемнәр туплап үзләре өчен кызыклы фактлар белән таныштылар...
1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шул вакыттан дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә караш тәрбияләү максатыннан, 21 февраль бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый.
Кайбер фотомизгелләр белән: qushlawich.ru да.
-
Муса Җәлил исемендәге IV республикакүләм фәнни-гамәли конференциядән призлы урын белән кайттык 20.02.2017

Үткән атна ахырында Татарстан республикасы Балтач районы "Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе" базасында Муса Җәлил исемендәге IV республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Финалга үткән катнашучылар дүрт секциягә бүленеп эшләделәр. "Күңел җылым хатларда" дип аталган секциядә безнең мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучысы М.Вәлиуллин призлы, III урынга лаек булды. Фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Ф.Әюпова. Әлеге зур җиңүләре белән аларны чын күңелдән котлыйбыз!..
-
Бездә юбилей!.. 20.02.2017

Хөрмәтле хезмәттәшебез, мәктәбебезнең газ операторы Мөхетдинов Илфар Альтаф улын чын күңелебездән туган көне, 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр теләп калабыз!
Күпме булса җирдә изге теләк —
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар! -
Муса Җәлил исемендәге IV республикакүләм фәнни-гамәли конференция бара... 17.02.2017

Бүген Татарстан республикасы Балтач районы "Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе" базасында Муса Җәлил исемендәге IV республикакүләм фәнни-гамәли конференция башланып китте. Бик эчтәлекле әдәби-музыкаль кичәдә кунакларны сәламләп, эш барышы белән таныштырдылар. Катнашучыларның эшләрен бәяләргә мәгариф һәм фән министрлыгыннан, язучылар союзыннан бик күп мөхтәрәм кунаклар кайткан. Хәзергесе вакытта конференция катнашучылары секцияләргә бүленеп эшлиләр. Безнең мәктәптән 9нчы сыйныф укучысы М.Вәлиуллин да "Күңел җылым хатларда" секциясендә чыгыш ясый. Фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Ф.Әюпова. Финал турының барлык катнашучыларына да уңышлар телибез!
-
Атналыкны йомгаклап... 16.02.2017

Җир йөзендә сугыш булмасын! Шушы исем астында мәктәбебездә Әфган сугышына багышланган атналык үтте. Атналыкны йомгаклап, бүген укучыларыбыз Әфган сугышы турында видео карадылар.
15 февраль – Хәтер көне. Тарихның килер буыннарына сабак булырдай бу сәхифәсен, әфган ветераннарын, чит илләрдә башын салган каһарманнарыбызны онытырга безнең хакыбыз юк.
Чит-ят җирдә киләчәкне раслап,
Башын салды япь-яшь кыю солдат.
Халык хәтереннән һичберкем дә
Юа алмас аны, юа алмас! -
Патриот-шагыйрь Муса Җәлил... 15.02.2017

Бүген 15 февраль көнне мәктәбебездә патриот-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне билгеләнеп үтте.
Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.
Укучылар Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган "Кемнең миллионер буласы килә?" уенында катнаштылар. Уенда алар Җәлил турында белемнәрен сынаттылар һәм яңалыклар алдылар. -
Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан... 14.02.2017

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуына 28 ел вакыт үтеп киткән. Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан, безнең мәктәбебездә дә класс сәгатьләре уздырылды, презентацияләр күрсәтелде. Укучыларны Әфган сугышы, аның кызганыч нәтиҗәләре белән тирәнтен таныштырдык, анда хезмәт иткән ватандашларыбызга карата хөрмәт, горурлык хисләре уяттык.
Авыл җирлегендә оештырылып, Кушлавыч авыл клубында үткәрелгән массакүләм искә алу чарасында да укучыларыбыз актив катнашты.
Яңа гасырда җир йөзендә тынычлык урнашсын, балалар сугыш афәтен күрмәсен...













