Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
Хуш, Көз – сылу!
16.11.2016
Мул уңышны җыеп алгач, ел саен бәйрәм оештырып билгеләп узуны алар матур гадәткә керткәннәр. Бишенчедән алып тугызынчыга кадәрге сыйныфлар чарага ныклап әзерләнделәр. Һәм менә ул көн килеп тә җитте. Укучылар күңелле җырлар башкардылар, биеделәр, театральләштерелгән күренешләр күрсәттеләр. Укучылар көзге модалар тәкъдим иткәндә модельерлардан бер дә калышмадылар: үзенчәлекле, кабатланмас өс һәм аяк киемнәре, төз гәүдә, подиум буйлап тиешенчә атлап бару... Көзге балга һәркем үзе пешергән ризык, яшелчә алып килде. Алардан корылган нигъмәт тулы табындагы тәм-томнардан иптәшләре бүлештеләр, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар һәм рәхәтләнеп дискотекада “яндырдылар”.
-
Баскетбол ярышы.
15.11.2016
15 ноября 2016 года в спортивном зале школы прошли ежегодные школьные соревнования по баскетболу среди юношей и девушек 6 - 7 классов. Это традиционные соревнования в которых принимают участие учащиеся 6-9 классов. В упорной борьбе победила команда 6 класса. Поздравляем!
-
Русский медвежонок конкурсы. 15.11.2016

-
“Чишмә башы” газетасының № 10. саны белән танышалар 14.11.2016

Китап, газета - журналлар – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Вакытлы матбугат чаралары- һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Безнең мәктәп укучылары бу көннәрдә “Чишмә башы” газетасының № 10 саны белән танышалар, андагы язмаларны укыйлар, фикерләшәләр.
-
Бүген 10 ноябрь Россия Федерациясенең эчке эшләр бүлеге хезмәткәре көне. 10.11.2016

Тарих битләреннән:
Бәйрәм тарихы Россия тарихына барып тоташа. Петр 1 (1715 елда) җәмәгать тәртибен саклау йөзеннән полиция хезмәтен төзи. Грекчадан тәрҗемә иткәндә, полиция сүзе дәүләт белән идарә итү дигәнне аңлата. 1917 елгы революциядән соң ук, 10 ноябрьдә милиция төзелә, аңа да шушы ук функцияләр йөкләнә. Президент Указы белән 2011 елда полиция дигән исем кабат кайтарылды. Бәйрәм тарихы, эчке эшләр органнарының җәмгыятьтәге роле, полиция хезмәткәрләренең гражданнарның тыныч тормышын тәэмин итүгә куйган хезмәтләре турында мәктәбебез укучылары белән әңгәмәләр үткәрелде.
-
Укучылар онлайн – олимпиадаларда катнаштылар. 09.11.2016

Мәктәптә дәресләрдән соң, шулай ук өйдә дә Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары Uchi.ru сайтында математика һәм рус теле фәне буенча биремнәрне бик теләп һәм яратып башкаралар. Биремнәр бик кызык, мавыктыргыч. Ә инде иң актив укучыларыбыз конкурс һәм олимпиадаларда катнашып диплом , грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
“Юка боз куркыныч”. 08.11.2016

Көзге боз көзге калынлыгы гына булса да ышан, дисәләр дә, көчле салкыннар башланмыйча сулыкларда боз ныгымый. Кичке һәм төнге вакытта боз зур булмаган авырлыкны чыдата, ә көндезләрен кояш нурлары тәэсирендә ул көпшәкләнә, йомшаклана. Беренче боз хасил булу белән балаларның хоккей уйнау һәм шугалакта шуу теләге барлыкка килә. Бүген мәктәбебездә шушы мәсьәләгә профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Аның кысаларында “Юка боз куркыныч”, “Боз катламы булган сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркыныч туган очракта коткару чаралары” дигән темага роликлар күрсәтелде.
-
Яшь каләм тибрәтүчеләр белән очрашу. 06.11.2016

3 нче ноябрьдә «Арча хәбәрләре” газетасы журналистлары яшь каләм тибрәтүчеләр белән очрашты. Әлеге очрашуны Арча укучылар сарае оештырды. Очрашуда бүгенге татар матбугаты, аларда күтәрелә торган проблемалар, тел һәм мәдәният мәсьәләләренең куелышы, заманча мәгълүмат ресурслары һ.б. турында сүз барды. Бу очрашуда мәктәбебезнең яшь журналистлары –Тухфатуллина Д. һәм Яруллина Э. катнашты.
-
Профсоюз ярышлары. 05.11.2016

Бүген мәктәбебезнең укытучылары мылтыктан ату һәм дартс буенча профсоюз ярышларында актив катнаштылар.
-
Педагогик киңәшмә. 03.11.2016

3 нче ноябрь көнне мәктәптә “ФГОС шартларында башлангыч мәктәп һәм төп мәктәп арасында эзлекле бәйләнеш” темасына педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмәдә белем сыйфатын күтәрүнең шарты буларак укучыларны ДЙА га әзерләүдә уңышлар һәм проблемалар, I чирек йомгаклары һәм алда торган бурычлар, хокук бозу очракларын кисәтү буенча эшчәнлек мәсьәләләре каралды.
















