Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
«Батырлык дәресе». 09.12.2016

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел,
Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
9 декабрь- Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан классларда “Батырлык дәресе” үткәрелде. Укучылар “Батырлык”төшенчәсенең мәгънәсен ачыкладылар, республикабызның, районыбызның геройлары белән таныштылар.Герой якташларыбыз турында мәгълүмат тупладылар. Тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр турында сөйләштеләр.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары конкурсларда катнашалар. 07.12.2016

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары олимпиада һәм конкурсларда теләп катнашалар. 4класс укучылары Уваева Д. һәм Уваев Т. “Тукай геройларының кешелеккә мөрәҗәгате” район конкурсында катнашып, үз көчләрен сыныйлар. Әйләнә-тирә мохитның чисталыгы, балаларның компьютерга бәйлелеге проблемалары аларның рәсемнәрендә чагылыш таба.
-
Акция "Количество свечек зависит от тебя". 07.12.2016

6 декабря участники проекта "СМС-дети" провели акцию "Количество свечек зависит от тебя". Каждому ученику была представлена возможность сделать свой выбор: поставить свою подпись на плакате "Я выбираю жизнь!". Кроме того им было предложено выбрать альтернативу наркотикам и другим пагубным привычкам.
Давайте жить интересно, ведь сколько удовольствия можно получать от занятий спортом, танцами, от общения друг с другом. Ведь жизнь – это то, что люди больше всего стремятся сохранить и, случается, меньше всего берегут. И давайте всегда будем помнить: количество свечек на праздничном торте – зависит только от нас! -
Эвакуация. 06.12.2016

Мәктәбебездә янгын куркынычсызлыгын кисәтү уңаеннан, эвакуация үткәрелде. Ходайда бит, сакланганны саклармын, дигән!
-
3 декабрь - Билгесез солдат көне. 03.12.2016

Бу көн очраклы рәвештә генә сайланмаган: Мәскәү астында немец фашистларын тар-мар итүнең 25 еллыгы көнендә - 1966 елның 3 декабрендә Ленинград юлының 41нче чакрымындагы туганнар каберлегендәге билгесез солдатның җәсәден тантаналы төстә Александр бакчасына күчереп җирләгәннәр. Шушы уңайдан мәктәбебездә укытучылар һәм укучылар белән берлектә Билгесез солдатларны искә алу көнен билгеләп үттек. Башта илебез иминлеге, безнең киләчәк буынның тынычлыгын саклап, һәлак булып, билгесез солдатлар каберлегенә күмелгән солдатлар турында мәгълүмәт бирелде. Соңыннан сугыш каһарманнарының якты истәлегенә авылыбыз уртасында куелган һәйкәл янына җыелдык. Анда Җиңү төсе - кызыл тасмалар белән әйләндереп алынган веноклар салдык.
-
Ачык дәрес. 02.12.2016

Математика атналыгы кысаларында 5 нче класста “Гамәлләрне башкару тәртибе” темасына укытучы Абдуллина Э.В. ачык дәрес үткәрде. Дәрес Сингапур методикасы элементларын кулланып үткәрелде. Укучылар тема буенча белемнәрен тирәнәйттеләр, төркемнәрдә эш, парларда эш күнекмәләрен камилләштерделәр.
-
Безопасный интернет. 02.12.2016

Бүген атналык кысаларында математика укытучысы Абдуллин Р.Р. интернеттагы куркынычсызлык кагыйдәләре буенча ачык дәрес үткәрде. Укучылар өйдәге интернетның ни өчен эшләмәве, антивирус программалары, телефондагы интернетның файдасы һәм куркыныч яклары турында белеп киттеләр.
-
АКЦИЯ «ВСЕМИРНЫЙ ДЕНЬ БОРЬБЫ СО СПИДОМ» 02.12.2016

1 декабря во Всемирный день борьбы со СПИДом участники отряда «Selet» провели акцию, в ходе которой были распространены листовки среди населения, также данные листовки были закреплены около жилых домов.
-
“Балалар китабы бәйрәме”. 02.12.2016

Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә.Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнәшундыймогҗизалынәрсә ул. Китапханәче Яруллина В.Х. 3 класс укучылары белән “Балалар китабы бәйрәме” дигән уен оештырды. Укучылар үзләре укыган китаплар буенча сорауларга җавап бирделәр, рәсемнәре буенча әкиятләрне таныдылар, язучылар турында мәгълүмат алдылар. Уен бик күңелле узды.
-
1 декабрь- Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. 01.12.2016

1 декабрь- Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шул унайдан мәктәбебездә 7-9 нчы класс укучылары өчен «Мин үземне сакларга әзер» темасы буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Укучылар ВИЧ инфекциясе, СПИД авыруын булдырмый калу һәм башка профилактик чаралар турында сөйләштеләр, видеороликлар карадылар, үз фикерләрен әйттеләр.
















