Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Бәхет ул – игелек эшләүдән тәм табу. 22.12.2016

22 декабрьдә, инвалидларга һәм ишетү, күрү ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затларга толерантлык мөнәсәбәтен формалаштыру, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының бала хокукларын яклау сферасында дәүләт сәясәте департаменты хаты нигезендә 2 һәм 4 класс укучылары белән “Игелеклелек дәресе” үткәрелде. Дәрес барышында укучылар документаль фильм карап, әңгәмә кордылар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышына битараф булмаска, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк дигән уртак фикергә килделәр. Классыбызның игелек “кояшын” һәм изге эшләр вазасы ясадык. Бер-беребезгә матур сүзләр язылган йөрәкләр бүләк иттек. Тирә-ягыбызда караучысыз калган өлкәннәр, инвалидлар, ятимнәр, авыр хәлләргә очраган кешеләр бар. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аларга ярдәм кулы сузу, игелек кылу—әхлакый бурычыбыз. Бер-беребезне кайгыртып яшик, бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк.
-
“Яхшылык дәресе”. 22.12.2016

22 декабрьдә, инвалидларга һәм ишетү, күрү ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затларга толерантлык мөнәсәбәтен формалаштыру, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының бала хокукларын яклау сферасында дәүләт сәясәте департаменты хаты нигезендә 3 класс укучылары белән “Яхшылык дәресе” үткәрелде.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез. 21.12.2016
Тиздән яңа ел бәйрәме килеп җитәр. Әлеге уңайдан Сәрдәбаш мәктәбендә дә эш башланды. Укучылар классларны бизәделәр.Чыршы бәйрәме өчен яңа җырлар өйрәнәләр, матур шигырьләр ятлыйлар. Әти – әниләр дә балаларына бәйрәм рухы бүләк иттеләр.Мәктәп янына матурлап сыннар ясап куйдылар.Яңа елның һәрбер көнеБәхетләр алып килсен.Һәр ишектән шатлык тулыЯңа ел җыры керсен.Син, Яңа ел, инде безгәМатурлык кына китер.Ныгысын дуслык, татулыкИман бир балаларга.Саулык-сәламәтлек китерОзак-озак елларга. -
Китапханә ул - мәктәп терәге. 21.12.2016

Китапханәсез мәктәпне күз алдына китерүе кыен. Китапханә ул - мәктәп терәге. Ә мәктәп – белем йорты. Мәктәп китапханәсе укучыларны белемле итүдә зур роль уйный. Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән китаплардан ала. Китапханәдә бик күп мәгълүмат,тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан - буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур. 21 декабрьдә Урта Курса мәктәбендә мәктәп китапханәчеләренең район семинары булды. Семинар бай эчтәлекле, кызыклы итеп оештырылган иде.
-
Кар сыннары- яңа елның бер бизәге. 20.12.2016

Җиһанда – кыш. Булган борчуларны капларга теләгәндәй, ябалактай ап-ак кар ява. Шул аклык белән бергә, күңелләрнең ишегенә яңа өметләр кагыла. Әйе, безнең һәркайсыбыз бусагада торучы Яңа елдан шатлык-куанычлар, эшләренең уң булуын көтә, яңа планнар кора. Алдагы Әтәч елы уйланылган гамәлләр, “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, - дигән әйтемгә буйсынучылар елы”, ди астрологлар. Яңа елны һәркем үзенчә көтә, аңа үзенчә әзерләнә. Берәүләр өчен ул тәмле-тәмле күчтәнәчләр алып килүче, берсеннән-берсе кызыклы күңел ачу чаралары оештырылучы Чыршы бәйрәме булса, икенчеләр өчен Кыш бабае, Кар кызы белән истәлекле. Декабрь уртасы җитүгә, бар җирдә җанлылык башлана: урамнардагы баганаларга, агачларга төрледән-төрле утлар эленә, оешма, учреждение тирәләрендә кар сыннары барлыкка килә - бу чорда һәркем ныклы эштә.Безнең мәктәбебез укучылары да Яңа елны зур түземсезлек белән көтәләр. Мәктәп яны инде күптән карлы әкият шәһәрчегенә әверелде. Анда нинди генә әкият геройлары юк! Кар сыннары үзләренең төрлелеге, үзгәлеге белән җәлеп итә. Сезне Кыш бабай белән Кар кызы каршы алыр. Әлбәттә инде, алар янына Яңа елның хуҗасы – Әтәч “кунаклаган”. Киләчәк Яңа еллар һәрбарчабызга бәхет алып килсен, аналарның, балаларның күз яше коелмасын, гаиләләр имин булсын!
-
Могҗиза бүләк ит! 19.12.2016

Бүген мәктәбебездә СМС-дети проектына йөрүче балалар “Могҗиза бүләк ит” акциясе кысаларында, авылыбызда яшәүче аз керемле, күп балалы гаиләләрне ачыкладылар. Һәм шул гаиләдә тәрбияләнүче нәни дусларыбызга “Кыш бабай бүләге” әзерләделәр. Бүләкләрне бергәләшеп өйләренә илтеп бирдек. Нәни дусларыбыз белән бергәләп фотога төштек.
-
«Лук от семи недуг»… 19.12.2016

«Лук от семи недуг»…Именно под таким лозунгом прошел сегодня у нас праздник, посвященный луку. Мероприятие прошло в форме небольшого спектакля- посиделки. Так же это был отчет кружковой работы за первое полугодие. В лице бабушки Лукерьи и деда Лука Лукича, ученики напомнили всем зрителям о полезности лука. Наверное, все захотели попробовать самое простое в приготовлении, но полезное для здоровья кушанье. Рецепт этого блюда состоит из куска ржаного хлеба, стакана молока, головки лука и щепотки соли. Дедушка и бабушка провели интересное соревнование между зрителями, тем самым, узнали их силу и кто ел больше лука в этом году. А подарками для победителей, конечно же, был лук.Ну как же, во время праздника без песни?! Артисты порадовали зрителей веселыми частушками. Ну а в завершении учитель русского языка и литературы Файзрахманова Л.Р. исполнила свои частушки. И на такой радостной ноте наш спектакль закончился. Директор школы Бадертдинов В.Х. выразил свою благодарность ученикам и учителям, подготовившим такое интересное и полезное мероприятие.
-
#счегоначинаетсяродина#юнармия#юнпатриот#12000добрыхдел#мнч2016 18.12.2016

В рамках акции "12000 добрых поступков, марафон Новогоднего Чуда по всей стране" юнармейцы нашей школы сделали много добрых дел: сделали кормушки птицам, подарили новогодние открытки ветеранам, помогли почистить снег и принесли продукты одиноким пожилым людям.
-
JuniorSkills. 17.12.2016

Кичә мәктәбебезнең укучылары Сафин И. һәм Ахметов И. укытучы Абдуллин Р.Р җитәкчелегендә Казан шәһәренең №91 нче мәктәбендә JuniorSkills чемпионатының "Прототипирование" компетенциясе буенча ярышларда катнашып кайттылар.
-
2 место. 16.12.2016

16 декабря в спортивном комплексе ДСЮШ "Арча" прошла вторая чать муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по физической культуре. Участники выполнили практические задания: баскетбол, гимнастика. Ученица нашей школы Загидуллина И. заняла достойное 2 место в своей возрастной категории. Поздравляем!
















