Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Уңышлы чыгыш.
16.12.2016
14 декабрьдә Балтач районы Кенә авылында Римма Ибраһимова исемендәге “Халык зур ул, моңлы ул...” зонаара ачык фестиваль – конкурс үтте. Конкурста укучыларыбыз да катнашты. “Нәфис сүз” номинациясендә Егорова А. икенче урынны яулады. Шушы номинациядә Загидуллина И., Самигуллин Р., Романова А., Сафин И., Латыйпова Ч., Загидуллин Г. уңышлы чыгыш ясадылар. Шулай ук Әхмәтова Ә. башкаруында “Хәерле көн” җырын да жюри һәм тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.
-
Олимпиада. 15.12.2016

15 декабря 2016 года в спортивном комплексе ДСЮШ "Арча" прошла первая часть муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по физической культуре. Участники выполнили теоретические и практические задания. Ученики нашей школы успешно справились.
-
Яңа елга әзерлек эшләре . 15.12.2016

Мәктәбебездә гөрләп яңа елга әзерлек эшләре бара. Яңа елга багышлап стена газеталары чыгару – мәктәбебезнең күркәм традициясе. Һәр класс үзенең фантазиясеннән чыгып кызыклы, эчтәлекле, зәвыклы газеталар тәкъдим итә.
-
3 урын. 14.12.2016

2016 нчы елның 13 нче декабреньдә Арча муниципаль районы Сикертән төп гомуми белем мәктәбе базасында районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары үткәрелде.Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Сафиуллин И. “Хикәя остасы” юнәлешендә үзенең “Көтеп алынган көтелмәгән сәяхәт” хикәясе белән катнашып, 3 нче урынны яулады.
-
Бердәмлектә – көч.
13.12.2016
Кыш быел бик җитез булды. Агачлардан яфраклар коелып беткәнче җирне ак кар белән каплап, яфракларны кар өстендә биетте. Ноябрь аенда кар көртләре өеп куйды. Балаларга шул кирәктә. Рәхәтләнәләр кыш сыеннан: чаңгы-чана, тимераякта шуалар. Аларга карап: “Кая китте балачагым!” дип куясың. Ә безнең укучыларыбызның әти-әниләре һәм укытучылар уфтанып ятмыйлар, балалар белән бергә мәктәп каршында мәш килеп кар сыны ясыйлар. Күмәк эшләнгән эштән бик матур сыннар калкып чыга. Халык белеп әйтә: “Бердәмлеккә – көч ”.
-
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне. 12.12.2016

12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан мәктәптә тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар Конституция тарихы, Конституция төшенчәсе, балаларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Балаларның белемнәрен тикшерү өчен викторина үткәрелде.
-
Подготовка к новому году. 10.12.2016

В школе идет подготовка к новому году, дети украшают классы и делают снежные фиггуры, учат стихотворения.
-
«Твоя безопасность на железнодорожном транспорте». 10.12.2016

Железная дорога – это зона повышенной опасности, где главным травмирующим фактором был и остается наезд подвижного состава и высокое напряжение в контактном проводе.
-
Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик! 10.12.2016

9 декабрь- Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә дә шушы уңайдан төрле чаралар үткәрелде. Барлык классларда да әңгәмәләр, класс сәгатьләре , күргәзмәләр узды. Укучылар коррупция китергән зыянга үз фикерләрен белдерә алдылар.
-
Түгәрәк өстәл. 09.12.2016

8 нче декабрь көнне мәктәбебездә ПДН инспекторы Усманова Э.С., акушер-гинеколог Нуриева К.В., психолог Шафигуллина Л.Н. белән берлектә түгәрәк өстәл үткәрелде. Очрашуда 6-9 нчы класс укучылары, укытучылар катнашты. Сөйләшү киңкырлы мәсьәләләрне эченә алды һәм күп сорауларга ачыклык кертте. Хокук бозуларны кисәтү, сәламәтлекне саклау, яшүсмер үсешендәге үзенчәлекләр, авыр хәлләрдән чыгу юллары турында укучыларыбыз күп мәгълүмат алды.
















