Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Авыл Советлары киңәшмәсе. 19.07.2016

Бүген мәктәбебездә Арча районы авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәсе үткәрелде.
-
Балалар сабантуе. 16.07.2016 Укучыларыбыз Арча шәһәрендә үткәрелүче балалар сабантуенда катнашып кайттылар.

-
Карлыган өлгерде. 14.07.2016 Мәктәп бакчасында карлыган өлгерде. Укучылар ярыша-ярыша карлыган җыялар.

-
Үзебез тудырган матурлык! 07.07.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участогына һәркем соклана. Аллы- гөлле чәчкәләргә төренгән бакчабыз көннән- көн матурлана.
-
Мәктәп бакчасында эш кайный. 01.07.2016

Җәйге каникуллар чорында укучылар мәктәп яны тәҗрибә участогында тырышып эшлиләр.
-
Мәктәптә чыгарылыш кичәсе. 24.06.2016

Бүген мәктәбебезне тәмамлаучы 3 укучы өлгергәнлек аттестаты алдылар. Укучыларыбыз өчесе дә бик тырышлар, бердәм дәүләт имтиханнарын да уңышлы гына югары балларга тапшырдылар. Һәрберсенең алга куйган максаты бар. Алдагы көннәрендә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын! Укучыларның шатлыгын уртаклашырга әти- әниләре, укытучылары да килде. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
Выпускной бал. 23.06.2016

Бүген 11 класс укучылары әти- әниләре, класс җитәкчеләре белән Арча шәһәрендә үткәрелгән "Выпускной бал" га бардылар. Бәйрәм тантанасы укучыларга бик ошады.
-
Мәктәп ачылу тантанасы. 22.06.2016

Бүген капиталь ремонттан соң, мәктәбебез ачылу тантанасы булды. Бәйрәм тантанасына Татарстан Республикасының премьер министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев килделәр. Мәктәбебез ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде.36 еллык тарихы булган мәктәбебезнең заманча үзгәртелүенә һәр әти-әни, укытучы, укучы сөенә. Иң зур рәхмәтләребезне президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миннехановка, район җитәкчелегенә, КСМ ширкәте җитәкчесе Рафаэль Әдһәм улына, төзүчеләргә җиткерәбез, эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз.
-
Флешмоб 22.06.2016

Мәктәбебездә "СМС- дети" проектының чираттагы "Будь здоровым! Танцуй" дип исемләнгән акциясе узды. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланды. Укучылар авылдашларыбызга буклетлар тараттылар. Соңыннан флешмоб уздырылды.
-
Дару үләннәре җыяр чак. 14.06.2016 Бүген аптекаларда нинди генә төрле дару юк! Әмма буыннан-буынга күчеп килгән халык медицинасы рецептларын да отырга ярамый. Дару үләннәре шуның иң киң таралганы. Белеп кулланганда — «үлән генә» димәгез! Кайбер төрләренең яфрагы, тамыры, орлыгы дару сыйфатында кулланыла. Шуңа күрә җәй айларында аларны җыеп, киптереп кую кирәк. Җыеп куясың да кыш буе эчәсең. Сәламәт вакытта уйламыйсың да. Ә менә авырып китсәң, эзләнә башлыйсың. Дару үләннәренең һәм агач-куакларның барысы да диярлек таныш, алар йорт тирәләрендә, басу-кырларда, елга буйларында, урман-болыннарда үсә.



















