Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Шашка ярышлары. 13.04.2016

Бүген башлангыч класс укучылары арасында Ата- аналар комитеты рәисе Мөхетдинов Рамил шашка ярышлары үткәрде.Ярыш бик күңелле булды.
1 урынга - 3 класс укучысы Исмәгыйлева Зөләйха;
2 урынга - 1 класс укучысы Хәсәнов Ильяр;
3 урынга - 3 класс укучысы Габдрахманова Азалия лаек булдылар.
-
«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе. 13.04.2016

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе 2016 елның 12 апрелендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Әлеге бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында һәм татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырыла.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте.
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләре 12 нче апрельдә билгеле булды. Алар арасында безнең мәктәбебездән 8 нче класс укучысы Нәҗметдинова Камилә II урынга лаек булды.(укытучысы Габдрахманова Гөлниса Вагыйзовна). Алга таба да иҗади уңышлар телибез!!!
-
Космонавтика көне. 12.04.2016

12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан Шакирова Динә Камилевна 5-11 класслар катнашында "Космоста 108 минут" темасы астында тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, төрле уеннарда катнаштылар. Соңыннан һәр класс космос турында рәсем ясап, аны яклады. Чара бик кызыклы үтте.
-
Тимурчылык эше. 11.04.2016 Укучыларыбыз шефлыкка алган әбиләргә дә булышырга вакыт табалар. 5 класс укучылары- Зарипова Рәшидә апага; 7 класс укучылары - Вәлиева Нурания апага; 10 класс укучылары - Галиева Ләлә апага булышалар. Алар әбиләрнең хәлен белеп,ишегалдындагы карларын тараттылар.

-
Өмә. 09.04.2016 Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары дәресләрдән соң мәктәпкүләм өмәгә чыктылар. Мәктәп территориясендә кар таратылды, чүпләр җыелды.

-
"Будь готов! Скажи, нет!" акциясе. 08.04.2016

Бүген мәктәбебездә "SMS - дети" хәрәкәтенең "Будь готов! Скажи, нет!" акциясе узды. Проектта катнашучылар өлкән класс укучыларына наркотиклар белән эш итүнең Закон тарафыннан тыелуы турында мәгълүмат бирделәр, РФ нең Җинаять Кодексыннан өземтәләр белән таныштырдылар, буклетлар тараттылар. Акция флешмоб белән тәмамланды.
-
"Мы готовы к ГТО!" 07.04.2016 7 апреля – всероссийский день ГТО. В нашей школе прошло мероприятие, позволившее каждому ощутить на себе все прелести активной жизни спортивного человека. Акция «Мы готовы к ГТО!» не только превратила день в спортивную игровую площадку, но и позволила школьникам больше узнать о том, что же что такое ГТО, с чем ребятам придётся столкнуться в будущем и к чему они должны быть готовы. Стоит отметить, что спортивно-интеллектуальная игра включила в себя не только состязания между учениками средней и старшей школы, но и привлекло для участия самых юных представителей школьного движения – учеников начальных классов. Их ожидает завтра та же самая программа, которая сегодня укрепляла здоровый дух в здоровых телах нас, старшеклассников. На территории школы располагалось несколько станций, каждая из которых выполняла свою функцию. Спортивный зал заставил пройти ряд физических упражнений на растяжку, прыжки в длину и подтягивания. На улице ребят дожидалась станция бега на короткие дистанции. Кабинет трудов девочек вместил в себя теоретическую составляющую проекта ГТО (знания в сфере туризма). Кабинет трудов мальчиков временно занял положение «опасной зоны», представ перед учениками стрельбищем, где многие проверили свою меткость и подружились с винтовкой. Вестибюль стал музыкальной станцией, что внесло в общую концепцию игры интересную фишку. Стоить отметить, что спорт – это действительно то, что может и должно вдохновлять человека. Накануне игры также прошёл ряд художественных конкурсов, связанных с ГТО – конкурсы рисунков и презентаций. Результаты будут подведены позже. Во время таких мероприятий всегда интересно наблюдать за ребятами. За общими стараниями, выкриками, витающей в воздухе энергией можно заметить истинное лицо каждого класса, сущность коллектива, которая, очнувшись от рутины серых будней, рвётся в бой, желая отстоять первенство в соревновании. Ещё интереснее ловить это существо в кадр, попутно выстраивая ход события на бумаге. Остаётся только напомнить: именно движение поддерживает тонус нашего тела и свободу нашего внутреннего поиска, продлевает жизнь и спасает от предэкзаменационной депрессии, (правда же, выпускники?). Любите спорт, покоряйте вершины, становитесь чемпионами в любой стезе этой многогранной жизни!

-
Флешмоб. 05.04.2016

Бүген "Язгы мәхәмәтле эшләр атналыгы" кысаларында флешмоб үткәрелде. Укучыларга әлеге чара бик ошады. Иртәнге чарадан соң һәркем күтәренке кәеф белән дәресләргә таралышты.
-
Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы. 04.04.2016

Бүгеннән "Язгы мәхәмәтле эшләр атналыгы" старт алды. Мәктәпкүләм линейкада атналык план белән таныштырылды, эшләр бүленде.
-
9 класслар БРТ эшли 02.04.2016

1нче апрель көнне 9 нчы класс укучылары БРТ эшләп карадылар. Инде имтиханга да санаулы көннәр калып бара. Укучыларыбызга ныклы тырышлык һәм уңышлар теләп калабыз!


















