Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Сак булыгыз, ГРИПП!!! 23.09.2016

Грипп (фр. grippe — «басып алу», «яулап алу») — грипп вирусы китереп чыгарган сулау юлларының инфекция авыруы. Көчле вирус инфекция авырулары (ОРВИ) арасына керә. Бүген гриппның 2 меңгә якын төре билгеле. Гриппка каршы профиликатика чарасы буларак, көз көне вакцинация үтәргә киңәш ителә.
Грипп эпидемиясе ел саен, гадәттә, елның суык вакытында кабатлана һәм Җир шарында яшәүче халыкның 15 процентын зарарлый. Дөньяда грипп авыруы белән 500 миллион кеше авырса, шуның 2 миллионы вафат була.
Кешедә грипп тудыргыч — РНК-лы Mixovirus influenza вирусы, түбән температурага бирешми, ультрафиолет нурлар, антисептик чаралар белән тәэсир иткәндә үлә. Вирус күчкәннән соң, организмда инкубацион чор дип аталган, 12-48 сәгатькә сузылган вакыт үтә. Аннан соң температура 38-40 градуска кадәр күтәрелә, кеше туңа башлый, башы, күз алмалары, мускуллары, буыннары авырта, укшый башлый. Чирнең икенче һәм өченче тәүлегендә генә авыруда коры ютәл, томау барлыкка килә. Авырган вакытта кеше ярдәмгә мохтаҗлык кичерә: гомуми хәлсезлектән, баш авыртудан, калтыранудан җәфа чигә. Авыруның кискен чоры 3-7 көн дәвам итә.
"Салкын тию" авыруын — йөздән артык төр вирус, гриппны А, В, С вируслары китереп чыгара. Бу вируслар 1933, 1940, 1947 елларда ачыкланган. Грипп эпидемиясе ел саен, гадәттә, салкын чорда була һәм Җир шарындагы халыкның 15 процентында күзәтелә.
А гриппы эпидемиясе — 2-3 елга, В гриппы 4-6 елга бер тапкыр кабатлана. С гриппы эпидемия тудырмый, аның белән бер генә тапкыр авырырга мөмкин, кешеләр аны башкача йоктырмый. Шунлыктан, аның белән, асылда, балалар авырый.
Грипп вирусы бик тиз таралучан. Инфекция белән башка кеше ютәлләгәндә, яисә төчкергәндә зарарланырга мөмкин. Чөнки бу вакытта авыру кешедән яисә вирусны йөртүчедән авыру тудыручы, шул исәптән грипп вируслы бактерияләр тарала һәм авыру тирәсендә зарарлы зона барлыкка килә.
Организмда вирус эләккән 4-6 сәгать эчендә үрчи. Таралудан саклану өчен организм шул урынга иммунитет күзәнәкләрен юнәлтә. Лимфа төеннәрендә вируска каршы торучы тәнчекләр эшләп чыгарыла башлый, тик алар 1,5—2 атнадан соң гына көчәя.
Катлаулы булмаган грипп 5-10 көн дәвам итә, 4-5 көн температура югары тора. Өзлегү бактерия микрофлорасы активлашу белән аңлатыла. Пневмония, синусит, отит күзәтелергә мөмкин.
-
Бердәм тавыш бирү көне. 21.09.2016

Конкурсның соңгы, өченче этабы башланды. Иң күп тавыш җыйган ун шәһәр арасыннан ике җиңүчене сайлап алырга туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Россия Үзәк Банкының яңа купюралар чыгарачагы турында быелның апрель аенда билгеле булды. Яңа банкнотлар 2017 ел ахырында кулланышка керергә тиеш. Россия Үзәк банкы, яңа акчага илнең кайсы шәһәрләрен сурәтләргә кирәклеген халык үзе хәл итәчәк, дип конкурс игълан иткән иде. Казан, ике этапны уңышны үтеп, инде финалга килеп җитте. Күп калмады, әмма көрәшнең дә иң кызу өлешенә чыктык. Бүген бердәм тавыш бирү көне үткәрелде. -
Өлкәннәргә булышабыз. 20.09.2016

Һәр класс авылыбызда яшәүче ярдәмгә моһтаҗ әби - бабайларга булышып торалар.
-
Казанда ярминкәдә. 19.09.2016 Узган шимбәдә Казан шәһәрендә үткәрелгән ярминкәдә безнең мәктәп тә катнашты. Мәктәп бакчасында үстерелгән кишер, чөгендер, бәрәңгене казанлылар бик теләп алдылар.

-
Юнармия. 17.09.2016

16 сентября в районном парке Победы состоялась торжественное мероприятие ,посвященное к принятию юношей образовательных учреждений в Юнармию. Первым делом они приняли клятву.В мероприятии присутствовал начальник МУ "Управление образования" Давлетбаев З.М. и управляющий военного комиссариата Бурганов А.А.Вниманию юнармейцев были предложены показательные выступления по рукопашному бою учащихся кадетского класса. Юнармейцы возложили цветы мемориалу в честь погибших земляков в годы Великой Отечественной войны.
-
"Елмаю бүләк ит!" 17.09.2016

Бүген "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы балалар "Елмаюың белән бүлеш!" акциясе үткәрделәр. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап буклетлар, смайликлар өләштеләр.
-
Укучының мәдәни көндәлеге. 16.09.2016

Бүген китапханәче Вахитова Г.М. башлангыч сыйныф укучылары өчен "Бердәм мәдәни дәрес" үткәрде. 28 башлангыч сыйныф укучысына мәдәни көндәлек тапшырылды. Дәрестә укучыларга көндәлек белән эшләү тәртибе аҗлатылды. Дәрестән тыш буш вакытларында укучылар әти- әниләре, класс җитәкчеләре белән берлектә музейларга, театрларга, китапханәләргә йөриячәкләр.
-
Язучылар белән очрашу. 15.09.2016

Бүген мәктәбебезгә Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Шагыйрь, профессор, ТР атказанган фән эшлеклесе Рифат Җамал очрашуга кайттылар. Кунакларыбыз белән үткәрелгән чара бик эчтәлекле булды. Укучылар үзебезнең авылдан чыккан язучылар: Гүзәл Әдһәм, Рөстәм Галиуллин, Гөлчирә Назметдинованың әсәрләрен оста итеп сөйләп, сәхнәләштереп күрсәттеләр.(кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Габдрахманова Г.В., Шагисламова Г.Р. оештырды) Язучылар балаларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Спортивный Татарстан. 15.09.2016

Мәктәбебез укучылары спортны аеруча ярата, якын күрә. Бүген "Көзге мәрхәмәтле эшләр атналыгы" кысаларында спорт уеннары һәм флешмобта укучылар бик теләп катнашты.
-
Ата- аналар җыелышы. 14.09.2016

Бүген мәктәпкүләм ата- аналар җыелышы үткәрелде.
Көн тәртибендә:
1.2015-2016 нчы уку елына нәтиҗә. Мостафин Д.Ф. чыгышы
2.Яңа уку елында ике тапкыр ашату мәсьәләсе хәл итү.
3.Класс җыелышлары.


















