Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Әфганстан-йөрәк ярасы 16.02.2023

15 нче февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 нчы елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен “Әфганстан-йөрәк ярасы” исемле информацион сәгать уздырылды. Укучыларга Әфганстан җирендә хәрби бурычын үтәп кайткан авылдашыбыз Камалиев Фәргать Шәйхулла улы турында тирән эчтәлекле мәгълүмат бирелде. Ватанга тугрылык үрнәге күрсәткән авылдашыбыз белән чиксез горурланабыз. Аларың хәрби бурычка тугрылыгы, каһарманлыгы яшь буын өчен матур өлге булып тора.
-
Казан арты һәм Әлифба музейларына экскурсия 16.02.2023

Бүген 10 нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары Казан арты һәм Әлифба музейларына экскурсия ясадылар.
-
«Муса абый— балаларның якын дусты» 15.02.2023

15 февраль - Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.
15 февраль көнне мәктәбебездә 2 нче сыйныфлар (сыйныф җитәкчесе Роза Кыяметдин кызы) һәм китапханәче Гөлназ Раниф кызы белән берлектә «Муса абый— балаларның якын дусты» исемле мәктәпкүләм әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Китап күргәзмәләре, видеофрагментлар аша балалар аның тормыш юлы, балачак, үсмер еллары, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп укыдылар, биеделәр, җырладылар.
Шулай ук 15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен дә искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.
Мәктәбебезгә Әфганстанда хезмәт иткән, Түбән Мәтәскә авылында туып-үскән, хәзергесе вакытта Арча шәһәрендә яшәүче Галиуллин Зиннур Хәлиулла улы чакырылды. Ул үзенең истәлекләре белән бүлеште, укучыларның сорауларына җавап бирде. Бәйрәм күңелләрдә матур хатирәләр калдырды.
-
“Алар мәңге үлемсез” 15.02.2023

Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой М.Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә, исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. 15 нче февраль – шагыйрьнең туган көне. Бүген Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә М.Җәлилне искә алу көне үткәрелде. Аның тормыш юлы, батырлыгы турында сөйләнде, шигырьләре укылды, аңа багышланган җырлар тыңланды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Н.Ш. 5 нче сыйныфта “Алар мәңге үлемсез” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.
-
"Афганистан - живая память" 14.02.2023

Ученики 5 класса просмотрели хроникально-документальный фильм, посвящённый Афганской войне.
-
"Афганистан - незаживающая рана" 14.02.2023

В начальных классах прошли уроки мужества, посвященные 34-ой годовщине вывода войск из Демократической Республики Афганистан
-
"Әфганстан ярасы меңнәр йөрәгендә" 14.02.2023

Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. 1979 елның 25 декабрендә Әфганстанга совет гаскәрләре кертелде. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Безнең Мөндеш авылыннан да шушы сугышта Камалиев Фәргать абый катнашкан. 1 г класс укучылары белән "Әфганстан ярасы меңнәр йөрәгендә" исемле кичә узды.
Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дуньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без - тынычлык яклы! -
"Их подвиг не забудем..." 14.02.2023

Выставка фотографий военных и послевоенных лет воинов афганцев "Их подвиг не забудем..."
-
"Бар җырымны илгә багышладым..." 13.02.2023

Муса Җәлил..... Бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты булган герой шагыйребез Муса Җәлилнең исеме бар планетабызга билгеле. Китапханәчебез Миләүшә Нургали кызы Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары белән Муса Җәлилнең тормышы, иҗатына багышланган бик эчтәлекле, кызыклы викторина уздырды. Укучыларыбыз үлемсез шагыйребезнең шигырьләрен сөйләделәр. М. Җәлил үзе исән булмаса да, аның җырлары, шигырьләре, даны яши.
-
Федор Иванович Шаляпин – национальное богатство русского народа и всех народов России 13.02.2023

В нашей школе проведены классные часы и внеклассные мероприятия, посвященные 150-летию со дня рождения Ф. И. Шаляпина.
Федор Иванович Шаляпин – национальное богатство русского народа и всех народов России.
Он стал социальным и художественным символом своей эпохи, эпохи нового времени, раскрепощения человеческих сил. Искусство великого артиста Федора Ивановича Шаляпина потрясало современников. В своем творчестве Шаляпин использовал лучшие достижения вокально-исполнительского искусства своего времени, расширил его возможности благодаря своему уникальному дарованию и поистине фантастической творческой энергии и работоспособности. Голос его был художественным феноменом, он умел передавать богатство интонаций, полутонов, оттенков, быть то юным, то старческим, передавать сложную гамму человеческих переживаний.
Федор Шаляпин внес неоценимый вклад в развитие высокого оперного искусства, созданные им сценические образы стали эталоном.








