Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Канатлы дусларыбыз" 04.04.2023

1нче апрель - Бөтендөнья кошларны саклау көне уңаеннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар "Канатлы дусларыбыз" дигән темага багышлап рәсем ясадылар. Мәктәп тирәсендәге агачларга эленгэн сыерчык ояларына күзәтү ясадылар һәм сыерчык сайравын тыңладылар.
-
День Земли 03.04.2023

Сегодня в рамках проекта " Разговоры о важном" прошёл классный час, посвящённый Дню Земли, который ежегодно отмечается в апреле. Он призван объединять людей планеты в деле защиты окружающей среды.
-
Береги свою планету – ведь другой, похожей, нету! 03.04.2023

Сегодня "Разговоры о важном" были посвящены Дню Земли, который отмечается в апреле.
-
Дәүләт имтиханнарына әзерлек дәвам итә
30.03.2023
Менә язгы каникуллар да җитте. Каникул булуга карамастан, 9 нчы, 11 нче сыйныф укучылары дәүләт имтиханнарына әзерлекләрен дәвам иттеләр. Мәктәпкә консультацияләргә йөрделәр. 28-31 нче март көннәрендә үзләренең белемнәрен тикшереп, имтихан тапшырып карадылар. Чын имтиханнарда укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
Волейбол буенча зона ярышлары 27.03.2023

27 нче март көнне Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә башлангыч профсоюз оешмаларының волейбол буенча зона ярышлары булып узды. Ярышта Наласа, Арчаның 5 нче гимназиясе, Казанбаш мәктәпләре профсоюз оешмалары актив катнашты. Ярыш бик күңелле һәм киеренке барды, чөнки уенчылар әзерләнеп килгәннәр. Киеренке ярышта Наласа урта мәктәбе - беренче, Арчаның 5 нче гимназиясе - икенче, Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе – өченче, Казанбаш мәктәбе – дүртенче урынны яуладылар. Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе дирекциясе һәм профсоюз комитеты тарафыннан һәр командага грамота тапшырылды. Зонада беренче урынны яулаган команда районда уйнаячак. Аларга уңышлар телибез.
-
Проект эшләрен яклау 24.03.2023

Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары проект эшләре якладылар. Һәр укучы билгеле бер темага бай материал туплаган. Балалар, иптәшләре алдында, әзер эшләре буенча чыгыш ясадылар. Укучыларга өстәмә сораулар бирелде, җаваплар төгәл һәм тулы булды.
-
Проект эшләрен яклау 24.03.2023

Бүген мәктәп күләмендә укучылар үзләренең эзләнү проект эшләрен тәкъдим иттеләр, укучылар үз эшләренең нәтиҗәсен күрсәттеләр, төрле проблемалы сорауларга җавап бирделәр, үз фикерләрен әйттеләр.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 24.03.2023

21 март көнне - көн белән төн тигезләшкән вакыт. Бу көнне әби-бабаларыбыз Нәүрүз бәйрәмен уздыра торган булганнар. Әлеге уңайдан, мәдәният йорты, китапханә һәм мәктәп коллективы белән бергәләп Нәүрүз бәйрәме үткәрдек: матур итеп кышны озатып, ямьле язны каршы алдык. Бәйрәмне укучылар әзерләгән концерт номерлары, күңелле хәрәкәтле уеннар бизәде. Ахырда барыбыз бергә тәмле карга боткасыннан авыз итеп, кайнар коймаклар белән чәй эчеп таралыштык.
-
Әлифба бәйрәме 23.03.2023

Казиле башлангыч мәктәбенең беренче класс укучылары Әлифба бәйрәмен дулкынланып көтеп алдылар.Бу аларның беренче җиңүләре. Укучылар зур сынауларны үттеләр,укырга,язарга өйрәнделәр. Бәйрәмнең төп кунагы -Әлифба.Балалар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, уеннар уйнадылар.Бәйрәм күңелле үтте.
-
Булачак 1 нче класс укучылары мәктәптә 23.03.2023

Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбенә булачак 1 нче класс укучылары керде. Нәниләр мәктәп һәм анда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Математик биремнәр эшләү, сөйләм телен үстерүгә юнәлдерелгән әңгәмәдә катнашу аларга аеруча кызыклы булды. “Сумканы дөрес тутыр” уены күңелле дә, файдалы да булды.








