Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлеге барышында дәвамчанлык" 23.03.2023

Белем бирү процессы өзлексезлеген тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасы һәм мәктәп арасында максатчан эш алып барыла. Әгәр дә мәктәпкә керүче балалар мәктәп белән таныш булмаса һәм аларны мәктәп бусагасы артында нәрсә көтә икәнен белмәсәләр, алардан укырга теләк тәрбияләү бик кыен булачак. Шуны истә тотып, башлангыч класслар укытучысы Хәйретдинова Венера Рөстәм кызы, Түбән Мәтәскә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балаларны мәктәпкә алып керде. Балалар мәктәп белән таныштылар, биремнәр үтәделәр, уеннар уйнадылар.
-
"Сау бул, Әлифба" 23.03.2023

Беренче хәреф, беренче сүзләр, мәктәп партасы артында уздырылган беренче мизгелләр – болар һәркем хәтерендә гомерлеккә уелып кала.
Бүген мәктәбебездә 1 нче сыйныфы укучылары өчен "Сау бул, Әлифба" бәйрәме үтте. Балалар тормышында бу бик зур вакыйга, чөнки алар –укырга, язарга өйрәнделәр. Бәйрәмдә сыйныф җитәкчеләре Суфия Илсур кызы укучыларны төрле тукталышларда туктатып, шигырьләр укытты, биремнәр чиштерде, матур жырлар башкардылар. Кунакка дип Азбука һәм Әлифба китаплары үзләре дә "килде" Бәйрәм мавыктыргыч һәм дустанә атмосферада үтте. Әлифба белән саубуллашу бәйрәме- беренчеләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы да, яңа белемнәргә юлның онытылмаслык башы да.
Бәйрәмебез котлы булсын, беренчеләр! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын сезгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңаданяңа уңышлар телибез.
-
Нәүрүз – борынгыдан килгән бәйрәм 21.03.2023

Нәүрүз – борынгыдан килгән бәйрәм. Ул 21 нче мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары шушы бәйрәмне билгеләп үтү чарасында катнаштылар. Балалар күмәк бию, җыр, уеннарда актив катнаштылар. Тәмле коймак белән чәй эчкәннән соң, шат күңел белән, өйләргә таралыштылар.
-
День воссоединения Крыма с Россией 20.03.2023

Сегодня "Разговоры о важном" были посвящены теме "День воссоединения Крыма с Россией". Цель занятия: познакомить обучающихся с датой 18 марта – Днём воссоединения Крыма с Россией, сформировать представления о единстве и целостности территории Российской Федерации, расширить представления о культурных и природных объектах полуострова Крым.
-
18 нче март-Кырымның Россия белән берләшү көне 20.03.2023

Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен “Мөһим сөйләшү сәгате”нең чираттагысы “Кырымның Россиягә берләшүе”темасына багышланган иде. Ул танып-белүгә нигезләнгән, әңгәмә формасында үтте. Максаты: укучыларны 18 нче март – Кырымның Русия белән берләшүе, бердәмлек һәм Россия Федерациясе территориясенең бөтенлеге, Кырым ярымутравының мәдәни һәм табигый объектлары белән таныштыру. Укучылар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар.
-
X Всероссийская научно-практическая конференция имени академика К.А.Валиева 18.03.2023

В марте в МБОУ "Лицей N 2 имени академика К.А.Валиева г. Мамадыш" прошла X Всероссийская научно-практическая конференция имени академика К.А.Валиева. Учащиеся нашей школы приняли участие по направлению "Русский язык и литература" и показали прекрасные результаты. Ученица 11 класса Гилязиева Гузель стала победителем (учитель Тухбатуллина Л.Х.), а ученица 9 класса Шакирова Гульфина лауреатом (учитель Шакирова Г.К.). Поздравляем с достойной победой, желаем дальнейших успехов!
-
День воссоединения Крыма и Севастополя с Россией 18.03.2023

Сегодня учитель истории Рахимзянов Ф.Ф. провел урок в 7 классе, приуроченный ко Дню воссоединения Крыма и Севастополя с Россией.
-
"Сау бул, Әлифба!" 17.03.2023

Бүген безнең Мөндеш башлангыч мәктәбендә зур бәйрәм булды. 1 нче сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллаштылар. Укучыларыбызны беренче җиңүләре белән котлыйбыз, аларга киләчәктә уңышлар телибез.
Өйрәттең укырга син,
Кадерлем - Әлифбам.
Инде китәсең миннән,
Ә мин сине онытмам. -
" Женские имена Республики Татарстан: история и современность" 17.03.2023

Учащиеся 5 класса продолжают знакомиться с участницами проекта " Женские имена Республики Татарстан: история и современность" по Арскому району. Сегодня они говорили о герое Социалистического Труда, почетном гражданине Арского района Галимовой Дании Хадизяновне.
-
Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы белән очрашу 14.03.2023

Бүгенге көн мәктәп укучысы - туган районының үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйлана торган буын. Шушы юнәлештә, районыбыз җитәкчеләре дә укучылар белән даими очрашып, аларның фикерләрен өйрәнеп, алга таба эшләү өчен, үзләренә бурычлар билгелиләр.
Бүген, 14 нче март көнне, Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы Хәкимов Д.Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең 9-11 нче сыйныф укучылары белән очрашты һәм районыбызның икътисади үсеше белән таныштырды. Илшат Габделфәрт улы районның иң зур тармагы булган авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәүдә үсеше, районның уртача хезмәт хакы, промышленность паркы турында сөйләде. Ул районның икътисади үсеш мәсьәләләренә, район халкын сөендерә торган яңа проектларга тукталды. Очрашу ахырында балалар Илшат Габделфәрт улына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм төгәл, ачык җаваплар алдылар.








