Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
"Милли мирас" I шәһәр бәйгесе 01.03.2023

Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе, Казан шәһәре Совет районы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия үткәргән "Милли мирас" I шәһәр бәйгесенең "Уйлап табучы" номинациясендә II урын алган Зарипова Әлфинә Рамил кызын чын котлыйбыз. Алга таба да зур уңышлар юлдаш булсын.
-
"Традиционные семейные ценности" 27.02.2023

С целью воспитания у обучающихся уважения к семейным ценностям и традициям в 4 классе было проведено внеурочное занятие " Разговоры о важном" на тему "Традиционные семейные ценности".
-
“Ышаныч телефоны” 25.02.2023

Сыйныф җитәкчесе Шакирова Гүзәлия Камил кызы 9 нчы сыйныф укучылары белән “Ышаныч телефоны” дигән темага тәрбия сәгате уздырды. Алар ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы, нинди очракларда шалтыратырга икәнлеге турында сөйләштеләр.
-
"Изге гореф-гадәтләр - милли тәрбия чарасы" 22.02.2023

Буген, ягъни 22нче февраль көнне озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен "Изге гореф-гадәтләр - милли тәрбия чарасы" исемле тематик кичә уздырылды.
-
"Туган телем-серле дөнья” шигырь укучылар бәйгесе 21.02.2023

21 февраль–Халыкара туган тел көне уңаеннан, 21 нче февраль көнне Арча муниципаль районы, муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе» базасында " Туган телем-серле дөнья " исемле шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Бәйгенең максаты:укучыларны татар шигъриятенә тарту, татар халкының мәдәнияте,милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру; укучыларны иҗатка тарту. Әлеге бәйгедә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Шәрәфиева Зилә III нче урын (җитәкче: Гайнетдинова А.А), 3 нче сыйныф укучысы Гыйльметдинова Азалия II нче урын (җитәкче: Гыйбадуллина И.Г.) һәм 4 нче сыйныф укучысы Әскәрова Илсинә II нче урын, (җитәкче: Рәхмәтуллина А.Р.) яуладылар. Укучыларны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Тел –рухи дөнья көзгесе 21.02.2023

Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары өчен, 21 февраль - Халыкара Туган тел көне уңаеннан, “Тел –рухи дөнья көзгесе”исемле әдәби чара үтте. Укучылар туган тел көне бәйрәменең тарихы, халкыбызның милли уен кораллары белән таныштылар. Табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр, җырлы-биюле уенда катнаштылар, татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильм карадылар. Эчтәлекле шигырьләр, матур җырлар белән үрелеп барган бәйрәм “Туган тел“ җыры белән тәмамланды.
-
"Туган телем-иркә гөлем" 21.02.2023

Казиле башлангыч мәктәбендә халыкара туган телләр көненә багышланган "Туган телем-иркә гөлем" дигән викторина үткәрелде.
-
"Туган телем-серле дөнья" районкүләм шигырь укучылар бәйгесе 21.02.2023

Халыкара туган тел көне уңаеннан, 21 февраль көнне Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә "Туган телем-серле дөнья" дип аталган районкүләм шигырь укучылар бәйгесе булып үтте. Безнең мәктәпнең 2а сыйныфы укучысы (җитәкчесе Йосыпова Р.К.) уңышлы чыгыш ясап, 3 урынга лаек булды. Илүзәне бу җиңүе белән котлыйбыз!
-
"День защитника Отечества" 20.02.2023

В 5 классе проведено очередное внеурочное занятие "Разговоры о важном" по теме "День защитника Отечества"
-
“Каурый каләм” иҗат берләшмәсенең шагыйрәләре белән очрашу 20.02.2023

20 нче февраль көнне Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә бик матур, истәлекле очрашу булды. 5-10 нчы сыйныф укучылары янына Арча районында туып үскән, “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе әгъзалары - шагыйрәләребез Факия Шәрәфетдинова һәм Адилә Әхмәтҗанова кунакка килде. Алар үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр һәм каләм тибрәтүче укучылар өчен осталык дәресе үткәрделәр. Җылы, якты хисләр калдырган бу очрашу укучылар күңелендә озак сакланыр. Шагыйрәләргә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!








