Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Предметная неделя 24.02.2022 В рамках недели языков учитель русского языка и литературы Шакирова Гузалия Камиловна провела в 6 классе интеллектуальную игру "Умники и умницы", в 8 классе - "Счастливый случай". Учащиеся были увлечены игрой, проявляли активность, быстро переключались с одного вида на другой, продемонстрировали знание предмета.

-
Туган телләр атналыгы 24.02.2022 Туган телләр атналыгы уңаеннан Нәбиуллина Гөлназ Раниф кызы 9-10 нчы сыйныфларда "Башваткыч" интеллектуаль уены уздырды. Сораулар туган телгә багышланган иде. Уен мавыктыргыч, кызыклы булды.

-
Котлыйбыз! 22.02.2022 Казан шәһәренең 103 нче мәктәбендә Татарстан Республикасы халык шагыйре Ф. Яруллин иҗатына багышланган «Мин тормышка гашыйк» исемле II республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды. Катнашучыларның фәнни эшләрен һәм чыгышларын Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре, Казан шәһәре Башкарма Комитеты мәгариф идарәсе методистлары, Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре һәм язучылар берлегеннән торган жюри бәяләде. Мәктәбәбезнең 6 нчы сыйныф укучысы Габдрахманов Инсаф “Яшь талантлар” номинациясендә призлы урын яулады. Инсафны зур җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

-
Шигырь укучылар бәйгесе 22.02.2022 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе планы нигезендә, 21 февраль–Халыкара туган тел көне уңаеннан, Арчаның 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә "Мин Татарстанны яратам" исемле шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә гомуми белем мәктәпләренең 1–8 нче сыйныф укучылары катнашты. Безнең мәктәптән 3 нче сыйныф укучысы Шәйхетдинов Кәрим 3 нче урынга, 7 нче сыйныф укучысы Җәләлиева Алинә лауреат исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!

-
"СОЛДАТКА ХАТ". 22.02.2022 Ватанны саклаучылар көне алдыннан мәктәптә «Солдатка хат " акциясе үткәрелде. Балаларга хәзер армия сафларында хезмәт итүчеләргә хатлар язарга тәкъдим ителде. Укучылары тарафыннан хатлар язылды, рәсемнәр ясалды һәм 2 хәрби часть адреслары буенча җибәрелде.

-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2022 Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә ата - аналар комитеты һәм Иске Кырлай авыл җирлеге белән берлектә Ватанны саклаучылар һәм Әфган сугышында катнашучыларны искә алу көненә багышланган итекле хоккей ярышы үтте. Ярышта укучылар һәм әтиләр командалары көч сынашты. Иганәче Зарипов Рамиль Рафиль улы җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырылды. В МБОУ "Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова" совместно с родительским комитетом и Старокырлайским сельским поселением прошли соревнования "Хоккей в валенках" , посвященные ко дню Защитника Отечества и памяти участников Афганской войны. В соревнованиях приняли участие команды учеников и отцов. При поддержки спонсора Зарипова Рамиля Рафилевича победители были награждены грамотами и медалями.

-
“Туган телем-серле тел” 21.02.2022 21 февраль - Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Туган телем-серле тел” дип аталган чара уздырылды. Укучыларда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп куеп, сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесе, милли гореф-гадәтләребезгә тукталып, “Әйтеп бетер”, “Түбәтәй, “Миңлебай”, “Тәнкә салыш” кебек җырлы-биюле уеннар уйналды. 21 февраля отмечается Международный день родного языка. В этот день Мендюшской начальной общеобразовательной школе была проведена мероприятие на тему: “Туган телем-серле тел”, в ходе которого учащейся состязались в выразительном чтении стихотворения о родном языке, играли национальные игры “Түбәтәй”, “Тәнкә салыш”, “Миңлебай”. Все эти проведенные игры способствовали развитию у учащихся интереса к изучению родного языка, воспитанию уважения, сознательного отношения к нему как явлению культуры, осознанию эстетической ценности родного языка.

-
Туган тел көне 21.02.2022 Туган тел - һәркем өчен дә газиз сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз. 21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан, “Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа” исемле әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Анда 1-11 нче сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Кичә барышында туган телебезгә багышлап шигырьләр укылды, җырлар, дәртле биюләр башкарылды. Дөньялар киң, анда илләр күп, Туган илем минем бер генә. Туган илемдә дә телләр бик күп, Туган телем минем бер генә. Родной язык – бесценный дар, которым наделен человек. В нем одухотворяется весь народ и вся его история. Язык – душа народа, это не просто крылатое выражение. С помощью языка любой народ из поколения в поколение передает свое мировоззрение, свое воспитание окружающей деятельности, ценностные ориентиры. С помощью языка мы не только общаемся, передаем свои мысли, но и выражаем образовательный, духовный и культурный уровень. 21 февраля – Международный день родного языка. В связи с этим праздником проведено внеклассное мероприятие « Җыр булып калырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа”. Учащиеся читали стихотворения на родном, русском и английском языках. Мероприятие завершено гимном татарского народа «Родной язык», написанный на слова Г.Тукая.

-
Конкурс отрядных вожатых «Замечательный вожатый - 2022» 21.02.2022 18 февраля на базе МБОУ «Арская гимназия №5» прошел муниципальный этап республиканского конкурса отрядных вожатых «Замечательный вожатый». В конкурсе достойно выступила ученица 10 класса Байрамова Зарина, и была награждена дипломом в номинации «Самый харизматичный отрядный вожатый». Поздравляем!

-
Эмоцияләр белән дус булыйк! 19.02.2022 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3г класс укучылары белән “Эмоцияләр белән дус булыйк” темасына әңгәмә үткәрелде. Укучылар үзләренә таныш булган эмоцияләр турында сөйләделәр, аларның барысы да кирәкле булуы әйтелде, укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып мисаллар күрсәтелде, тискәре эмоцияләрне уңайлыга үзгәртү юллары эзләнде. Эмоцияләрдән “чәчәк” төзү, эчке тойгыларны смайликлар ярдәмендә күрсәтү укучыларга аеруча ошады.









