Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Цифрлаштыру елы 19.02.2022 2022 нче ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип билгеләнде. Шул уңайдан, бүген математика укытучысы Шаһидуллина Г. Р. 10нчы сыйныф укучылары белән "Цифрлаштыру ул нәрсә?" дип исемләнгән чара үткәрде.

-
Эмоцияләр белән ничек дуслашырга? 18.02.2022 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары белән” Эмоцияләр белән ничек дуслашырга? “ дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Максаты: укучыларга «хисләр», “тойгылар”, «хисләр күпере» кебек төшенчәләр аша үз эмоцияләрең белән дөрес идарә итәргә өйрәнү булды. Өйдә-гаиләдә әти-әниләр, өлкәннәр, кече яшьтәге туганнар, мәктәптә- укытучылар, сыйныфташлар, дуслар белән аңлашып, авырлыклар килеп туганда вакытында уртак фикергә килергә кирәклеге аңлатылды. Укучыларга аеруча.“Хисләр күпере”дигән күнегү ошады.

-
Телефон доверия 18.02.2022 В 6 классе педагог-организатор Тимербаева Л.Р. провела беседу о телефоне доверия.

-
Эмоцияләребез белән дус булыйк! 18.02.2022 1 Г классы укучылары белән "Эмоцияләребез белән дус булыйк!" дигән темага класс сәгате уздырылды. Укучылар уңай һәм тискәре эмоцияләр белән танышты. Дусларының эмоцияләрен уен барышында таныдылар. Авыр ситуацияләрдән чыгу юлын эзләделәр.

-
«Мы вместе» 18.02.2022

В целях профилактики агрессии, жестокости в школьной среде, конфликтов в межличностных отношениях учащихся в 6 классе был проведен урок «Мы вместе».
-
Тормышы җыр кебек 17.02.2022 15 февраль-Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. Шул уңайдан Хәйретдинова В.Р. 2 нче класс укучылары өчен «Муса абый— балаларның якын дусты» исемле тәрбия сәгате үткәрде. «Тормышы җыр кебек» презентациясе, «Ул-дәвернең батыр сугышчысы, ул-заманның бөек җырчысы » китап күргәзмәсе аша балалар аның тормыш юлы, балачак, үсмер еллары, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп укыдылар.

-
Муса Җәлил иҗатын өйрәнәбез 16.02.2022 15нче февраль-каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан, озынайтылган көн төркемемендә тәрбияләнүче укучылар өчен язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Муса Җәлил иҗатын өйрәнәбез" дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде .

-
Кабатланмас батырлык үрнәге 16.02.2022 Муса Җәлил - бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә. Муса һәм аның көрәштәшләренең исемен телгә алмый мөмкин түгел, чөнки аларны онытырга безнең хакыбыз юк. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да. Мәктәбебезнең һәр сыйныфында Муса Җәлил туган көнгә багышланган “Кабатланмас батырлык үрнәге” дип исемләнгән батырлык сәгатьләре уздырды.Класс җитәкчеләре укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләде. Укучылар герой-шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен, җырларын аудиоязмадан тыңлады.

-
“Үлемсез җыр” 15.02.2022 Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3Г, 4Г сыйныф укучылары Муса Җәлилнең тууына 116 ел булу уңаеннан “Үлемсез җыр” исемендәге чарада катнаштылар. Герой шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрелде. Укучылар Муса Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләрен укыдылар. “Җәлилчеләр” турында тыңлау һәм Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырларны башкару укучыларга аеруча ошады.

-
Муса Җәлил-герой шагыйрь 15.02.2022 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1Г классы укучылары белән "Муса Җәлил-герой шагыйрь" исемле класс сәгате уздырылды. Укучылар Җәлилнең катлаулы тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, шигырьләрен, җырларын искә төшерделәр. Муса Җәлилнең үлемсез батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!









