Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Кабатланмас батырлык үрнәге 15.02.2022 15 нче февраль –герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел . Әлеге датаны истә тотып Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен “Кабатланмас батырлык үрнәге” дигән темага батырлык сәгате үтте. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләү белән беррәттән, аның тормышы һәм фаҗигале язмышы да батырлык үрнәге булып торуына төшенделәр, шигырьләре аша укучылар Муса Җәлил кебек курку белмәс, үз Ватанына тугры булып калырга кирәклеген аңладылар. Җәлилнең тормышы җырга тиң, җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре, исеме дә үлемсез!

-
Алар мәңге үлемсез! 14.02.2022 Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой М.Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә, исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. 15 нче февраль – шагыйрьнең туган көне. Бүген Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә М.Җәлилне искә алу көне үткәрелде. Аның тормыш юлы, батырлыгы турында сөйләнде, шигырьләре укылды, аңа багышланган җырлар тыңланды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Н.Ш. 5 нче сыйныфта “Алар мәңге үлемсез” дигән темага әдәбият дәресе, ә 6 нчы сыйныфта М.Җәлилгә багышланган викторина үткәрде.

-
“Цифрлаштыру дөньясы” 12.02.2022

2022 нче ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы итеп игълан ителде.Шул уңайдан Казиле башлангыч мәктәбендә дә “Цифрлаштыру дөньясы”дигән квест уен оештырылды.Укучылар кәрәзле телефон кушымталарын кулланып квест биремнәрен үтәделәр.
-
Лыжня России 12.02.2022

-
Китапханәдә 11.02.2022 “Китап уку – гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша балалар дөньяны һәм үзләрен-үзләре күрәләр һәм танып беләләр” дигән педагог-новатор В.А. Сухомлинский. Чынлап та, бүгенге көндә мәктәп укучысында китап уку күнекмәсе булдыру мөһим мәсьәләләрнең берсе. Укый белү күнекмәсе укучыда өстәмә белем алырга мөмкинлек бирә. Китап укуга кызыксыну уяту кече яшьтән алып барылырга тиеш. Шушы максатны күздә тотып, 1 класс укучылары белән мәктәп китапханәсендә һәрдаим булып, балалар китаплары белән танышып киләбез. Алар хәзер укый беләләр. Өстәмә каникул вакытында укырга дип, үзләре теләгән балалар китапларын алдылар. Каникулдан килгәч, укылган китаплар буенча фикер алышачакбыз. Китап укыган баланың белем дәрәҗәсе тирән була, ул үз фикерен төгәл, аңлаешлы итеп җиткерә ала, фикер алышуларда актив катнаша, дәрестән тыш чараларда, бәйгеләрдә катнашып, уңышка ирешә ала. Димәк, мондый укучы җәмгыятьтә үз урын таба алачак.

-
Телефон доверия 10.02.2022 Заместитель директора по воспитательной работе ГаффароваД.В. провела со старшеклассниками беседу о телефоне доверия.

-
Экологическая культура 08.02.2022 В 8 классе учителем английского языка был проведён урок, посвященный глобальным проблемам человечества. Вели разговор о стихийных бедствиях и природных катаклизмах. Одна из важнейших тем данного урока - воспитание экологической культуры. Главное, чтобы учащиеся понимали важность данной проблемы и внесли свой вклад в сохранение окружающей среды.

-
8 февраль - Россиядә фәннәр көне 08.02.2022 8 февраль - Россиядә фәннәр көне. Ул РФ Президенты тарафыннан 1999 нчы елның 7 нче июнендә имзаланган 717 нче Указ белән гамәлгә кертелгән. Шул уңайдан 10 нчы сыйныфларда ачык класс сәгате үткәрелде. Алар Россиядәге галимнәр һәм аларның ачышлары белән таныштылар. Укучылар үзләре белгән мәгълүматлар белән дә уртаклаштылар. Сорауларга җавап бирделәр. Класс сәгате кызыклы һәм эчтәлекле булды.

-
Кызыклы математика 05.02.2022 Табиб таләпләре буенча мәктәп сумкасы укучының үз авырлыгының 1/10 өлешеннән артмаска тиеш. Шул максаттан бүген математика дәресендә 5 нче сыйныф укучылары үзләренең сумкалары үз авырлыкларының күпме өлешен алып торганын исәпләделәр.

-
Цифрлаштыру елы 04.02.2022 Мөндеш башлангыч мәктәбендә, 2022 нче елның Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителүе уңаеннан, төрле чаралар үткәрелү дәвам итә. Бүген 3Г сыйныф укучылары “Сабантуй”, “Салават күпере” журналларына күзәтү үткәрделәр һәм кәрәзле телефон ярдәмендә QR-код аша кереп, журналдагы өстәмә материалны карарга өйрәнделәр. Мондый ысул белән видео һәм рәсемнәр карап, текстлар укып булуы укучыларга кызыклы да, файдалы да булды









