Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
"Без бергә" 15.03.2022 Мәктәптә сәнгати-эстетик яктан балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗатын үстерү максатыннан “Без бергә” республикакүләм яшь талантлар фестиваль – конкурсының мәктәп туры булып узды. Укучыларның иң-иңнәре район турына тәкъдим ителде.

-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 14.03.2022 Мәктәп күләмендә 14 марттан башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды. Бүген ул бик оешкан төстә башланып китте. Иртән укучылар атналыкның планы белән таныштырылды. Мондый атналыкларда катнашу укучыларга үзләренең интеллектуаль, физик сәләтләрен күрсәтергә, төрле яклап кызыксынучанлыкларын арттырырга ярдәм итә. Балаларының акыл сәләтен, фикерләү тизлеген үстерү, дәресләрдә алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәтү максатыннан әлеге атналык кысаларында бүген “Математик викторина” үтте. Балаларга төрле кызыклы сораулар бирелде, башваткычлар чишелде, викторина сорауларына җавап эзләнде. Балалар һәр сорауга ныклап уйлап җавап бирергә тырыштылар, башваткычларны бик теләп һәм уйлап чиштеләр. Бер бала да читтә калырга тырышмады, һәр бала нәрсә дә булса эшләде. Ә атналыкның калган көннәрендә башка фәннәргә урын бирелде.

-
Телефон доверия 10.03.2022 Педогог-организатор Тимербаева Л.Р. провела с учащимися беседу о телефоне доверия.

-
Татар халык табышмаклары 09.03.2022 Телләр атналыгы дәвам итә. 1 Г классы укучылары белән "Татар халык табышмаклары" дигән темага класс сәгате уздырылды. Табышмаклар иң борынгы жанр. Без алар белән балачактан таныша башлыйбыз. Укучылар табышмакларның тарихы белән таныштылар, җаваплар эзләделәр.

-
8 нче март Халыкара хатын-кызлар көне 08.03.2022 Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан кадерле әниләрен котладылар.

-
Бәйрәм концерты 06.03.2022 6 март көнне Түбән Мәтәскә авыл клубында мәктәп укучылары бәйрәм концерты куйдылар. Хөрмәтле хатын-кызларны бәйрәм белән котлап укучыларыбыз үзләренең матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.

-
Кулланучы хокукларын яклау 05.03.2022 Түбән Мәтәскә авылы китапханәсе белән берлектә 10 класс укучылары өчен "Кулланучы хокукларын ничек якларга?" темасына дәрес-очрашу үткәрелде. Очрашуга ТР Арча районы госалкоголь оешмасының бүлек җитәкчесе Абдуллина Ләйсән Илсур кызы килгән иде. Ләйсән Илсуровна кулланучы хокукларын яклауны оештыру тарихы белән таныштырды. Бу өлкәдәге яңалыкларны сөйләде. Укучыларга кулланучы хокукын яклауда төп документ булган "Закон о защите прав потребителей" ны бүләк итте. Соңыннан викторина үткәрелде. Очрашу файдалы һәм кызыклы булды.

-
Цифрлаштыру елы 02.03.2022 2022 нче елның Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителүе уңаеннан, төрле чаралар үткәрелү дәвам итә. 6 сыйныф укучылары “Сабантуй”, “Салават күпере”, "Ялкын" журналларына күзәтү үткәрделәр һәм кәрәзле телефон ярдәмендә QR-код аша кереп, журналдагы өстәмә материалны карарга өйрәнделәр. Мондый ысул белән видео һәм рәсемнәр карап, текстлар укып булуы укучыларга кызыклы да, файдалы да булды.

-
Цифр дәресе 02.03.2022 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 «Г» класс укучылары (кл. җитәкчесе Гыйбадуллина И.Г.) бөтенрәсәй укыту проекты- “Цифр дәресе” кысаларында Яндекс дәресләр уздыра торган дәрестә катнаштылар. Аның темасы: Цифрлы сәнгать: музыка һәм IТ”. Максаты: технологияләр ярдәмендә музыка турында күбрәк белү, интеллектны үстерү. Ә иң кызыклысы- укучылар музыка иҗат итүдә үз көчләрен сынап карадылар. Дәрес уку предметларының реаль тормышта үзара бәйләнешен күрергә ярдәм итте. В Мендюшской начальной школе (2 «Г» класс, кл. рук. Гибадуллина И.Г.) прошел «Урок цифры» «Цифровое искусство: музыка и IT». На уроке ребята познакомились со специалистом IT-лаборатории и группой стажеров, задача которых — научить Робота слышать песни и узнавать их, а на основе полученных данных находить для пользователей те музыкальные композиции, которые им, скорее всего, понравятся. А самым увлеченным стал доступен бонус — понять, как искусственный интеллект генерирует музыку, и испытать свои силы в сочинении небольшой мелодии. Урок помог научиться видеть взаимосвязи учебных предметов в реальной жизни.

-
2 март-Бөтендөнья кычкырып уку көне 02.03.2022 2 март-Бөтендөнья кычкырып уку көне. Китап уку сүз байлыгын арттыра, кешеләр белән аралашырга ярдәм итә, үз-үзеңә ышанычны арттыра, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта. Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә. Шул максатны күздә тотып, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды, балалар өчен язылган китапларга күзәтү ясалды ,үзләре китапханәдән алган китапларын кычкырып укыдылар һәм хисләре белән уртаклаштылар.









